Татар талантлы кызын югалтты

Татар талантлы кызын югалтты

Соңгы ике елның авырлыгын үз җилкәсендә татымаган кеше юктыр. Сугыш чорымыни, корбаннар санын хисаплап бетереп булмый. Менә тагын бер кайгылы хәбәр. Коллегам, дустым Зимфира Гыйльметдинова китеп барды. Ул озак еллар «Сәхнә» журналында, филармониянең матбугат хезмәтендә эшләде, хәзер мэриядә иде. Ул булган җирдә һәрчак тәртип булды. Татар халкы, милләтебез өчен җан атып, шуны максат итеп яшәде.

Мин аның белән бик күп еллар элек таныштым. 90нчы елларда авыллар буйлап гастрольләрдә дә йөрергә насыйп булды. Мин конферансье, ул җырчы. Яраталар иде аны, сәхнәдән җибәрмиләр иде. Аннан соң татар журналистлары клубын корып йөрдек, шул татар журналистларының үз бәйрәмнәрен, кичәләрен оештыра идек. Зимфира һәрчак безнең «генератор» булды. Яшьлек бит, баскан җирдә ут уйната торган чаклар. Татарлык, татар журналистикасының халәте өчен борчылабыз, татар журналистикасының дәрәҗәсен күтәрү турында сөйләшәбез...

Сәхнәдән Зимфира тулаем журналистикага күчте, Туфан абый Миңнуллиннар белән бергә затлы «Сәхнә» журналын чыгардылар. Журналдан филармониягә китте. Инде быел Казан башкарма комитетының милли эшләр бүлеге җитәкчесе буларак эшкә керешкән иде. Зимфира булган җирдә һәрчак затлылык, татарлык аңкый иде. Кызганыч бүген иде, дип кенә сөйләргә калды. Рәхимсез ковид Зимфираны да безнең арадан алып китте. Аңа әле 54 кенә иде бит.

Хәтеремдә, ул минем кызларымның туйларын алып барган иде. Искиткеч бәйрәм бүләк иткән иде безгә.

Зимфира безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Кызганыч, милләтем тагын бер фидакарь кызын югалтты. Зимфира Гыйльметдинованың туганнарының, якыннарының, дусларының авыр кайгысын уртаклашам.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии