- 21.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №50 (21 декабрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
«Илфат абый, кичә кич телевизордан «Время» тапшыруын карап утырам, Путинның телекүпер аша халык белән аралашканын күрсәтәләр. Менә чират Владивостокка җитте, бер ир кеше Путинга сорау бирә: «Иптәш премьер, безнең губернаторның (ул аның исем- фамилиясен атап әйтте) башбаштаклыгы, бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртуы безне тәмам туйдырды, бюджет акчаларын теләсә кая сарыф итә һ.б. Без сездән бер чара күрүегезне сорыйбыз», – диде. Мин уйлап куйдым: кара нинди кыю кеше, йөзен күрсәтергә дә курыкмый, ничек микрофонга үтеп керә алган шундый шикаять белән?! Путин блокнотына нәрсәдер язды да, мин моны исәпкә алачакмын, диде.
Шунда минем башка бер уй килде: Владивостокта «Бердәм Русия» күпме тавыш җыйды икән? Интернетка кереп карадым, анда Владивостоктагы биш районның дүртесендә КПРФ җиңгән, берсендә генә «БР». Шунда гына аңладым бу телекүпернең бер уен икәнен, нәрсә генә уйлап чыгармыйлар бит ә? Губернаторны «халык соравы буенча» алып аталар икән бит, сайлауда тавыш җыйдырта алмаганы өчен түгел! Ә теге сорау бирүче бәндә махсус әзерләп куелган, бүтәнчә булса, камераларга аны якын да китермәсләр иде. Хәер, анысын Сез үзегез дә бик яхшы аңлыйсыз инде. Мин мондый икейөзле уеннарны киноларда гына була дип белә идем».
Бу «Безнең гәҗит»нең интернет сәхифәсендә актив язышучы бер укучыбызның миңа язган хаты. Аны кыскартмый файдаланырга булдым. Күрәсезме, театрны халык та аңлый.
МИН МӘСКӘҮДӘ ИДЕМ, ӘММА ПУТИН БЕЛӘН ОЧРАШМАДЫМ
Әлеге укучыбыздан аермалы буларак, мин турыдан туры элемтәне дә, ул көндәге «Время» программасын да күрмәдем. Мәскәүдә командировкада идем. Моны ишеткәч, Путин белән очрашуга бардыңмы әллә, дип сорап куялар. Бардым?! Сез демократия уенына ышанасызмы? Анда эләгү өчен ай-һай репутацияңнең үтә шәплеге кирәк. Кем әйтмешли, я не в том списке… Дөрес, Путинны күрдем, дөресрәге, машинасының койрыгын.
Көндез буш вакытым калды да, автобуска утырып, Мәскәү буйлап экскурсиягә чыктым. Шунда хөкүмәт линиясенең бушатылганын күрдем. Каршы як полоса чиста. Без дә бер-берсенә тагылышкан машиналар әсирлегендә калдык. Менә бераздан бушатылган киң юлдан кортеж җилдереп үтеп китте. Тизлекләре, мөгаен, 150–200 км/сәгать булгандыр. Машиналар 3 рәттә, уртада – премьер машинасы (хәер, аның кайда икәнен белеп тә булмый иде, чөнки машиналар бертөрле). Ничә машина икәнен санарга да өлгермәдек. Ә бу вакытта тапшыру башланырга, ягъни 12 тулырга 7 минут калган иде. Өлгергәндер, халык көтеп тормагандыр Премьерны дип беләм. Алардан соң урам җиңел сулап куйды һәм машиналар юлга кузгалды…
Мин телевидениедә эшләгәндә дә, аннан соң да хәбәрдар булдым. Бу турыдан туры элемтәләрнең кайберләрен әзерләштем дә. Чөнки элемтәнең Казаннан да ялганганы булды. Сорау бирергә тиешле кандидатларны, аларның сорауларын кат-кат тикшерүләр, камера каршына үтә ышанычлы кешеләрне генә бастырулар… Иң гаҗәбе, бу хәлләрне бар да белә. Ә театр эшен дәвам итә. Хәер, бәлкем хәзер вәзгыять үзгәргәндер, сораулар сайлап алынмыйдыр… Әмма миллионлаган сорау арасыннан аларны лотерея тәртибендә тартып чыгармыйлардыр, хуш.
КЕМ КЕМГӘ САТЫЛГАН?
Инде быелгы халык белән аралашуның эчтәлегенә килик. Булачак Президент халык белән 4 сәгать ярым аралашты. Тормышның бар ягына да кагылырга тырышты сыман. Һәм, бу очрашудан соңгы сәяси тотрыксызлык, урам чыгышларына карата аның реакциясен тоемларга була иде: оппозиция вәкилләре премьерның саруын кайната. Җитди, кырыс булып калачак һәм алдагы Президент сайлауларында да җиңәчәгенә инанган, бу сайлауларның да чиста үткәнен тагын бер кат ассызыклады ул. Ә вак-төяк хәрәмләшүләрне судларда хәл итәргә кирәк, диде. Ә мәйданга чыгучыларның күпчелегенә түләгәннәр икән, аныңча. Бу нисбәттән, газетабызның узган санындагы «Сайлаулардан соң тормыш бармы?» дип исемләнгән язма астындагы форумда калдырган тагын бер укучыбызның фикерен файдаланам: «Мескен 15 мең студент йокы капчыкларында (!) ВДНХ павильонында яшәде, бетонидәндә. «Будущее за нами» дип язганнар павильон диварына. (Фотолар «Эхо Москвы» сайтында эленгән иде)» – дип яза ул. Сүз Мәскәүдә протест акцияләрендә катнашучылар турында түгел, «Бердәм Русия»не һәм сайлауларның чисталыгын яклап оештырылган митингларда катнашу өчен читтән махсус китерелгәннәр турында.
СПИДКА КАРШЫ «АКЦИЯ»…
Һәм тагын бер истә кала торган хәбәр. Путин Мәскәүдә Сазлык мәйданына протест акциясенә чыккан халыкны спидка каршы чыгыш ясаучылар дип белгән икән. Чөнки катнашучыларга бәйләнгән ак тасмаларны презервативлар дип уйлаган. Менә бу ичмасам, юмор, фантазия мөмкинлеге. Мондый ассоциация тагын кемдә туды икән?! Хәер, Владимир Владимрович бәдрәфтә манчырга, һәм тагын кайберәүләрнең җан әгъзасын сөннәткә генә утыртып калмыйча, төбеннән үк кисеп алырга да вәгъдә иткән иде. Шуңа аптырарлык булмады белдерүнең монысы да. Шушындый фразалар белән истә кала да бит инде ул очрашулар, чыгышлар. Тик, никтер, минем үземә Сазлык мәйданына, тагын илебезнең 90лап шәһәрендә протест акциясенә чыккан халыкны хурлау булып ишетелде бу фраза. Әле кайчан гына мондый пикет-митингларга 200-300 кеше чыга, күп дигәндә, 2-3 мең кеше катнаша иде. Ә хәзер бер мәйданга 50 мең җыела… Бу уйланырга мәҗбүр итә торган күрсәткеч. Менә 24нче декабрьдә халык тагын мәйданнарга килер, тагын тозлы-борычлы сүзләр, чакырулар яңгырар. Премьер мондый юморы белән тагын ялгышты.
Бүген халыкның ачуы кабарудан куркам. Минем үземә тынычлык, тотрыклылык кирәк. Урамда погромнар, чуалышлар булуын теләмим. Монетизация сабагы онытылмасын иде. Ул чагында да аз гына калды кискен хәрәкәтләргә. Соңгы вәзгыять халыкның көтүдәге хайван түгеллеген күрсәтте. Аны чыбыркы белән куып кертеп бикләп булмый инде. Тынычлык булсын өчен хакимиятнең дә халыкны хөрмәт итүе, шул халык өчен яши башлавы кирәк. Кәнәфиләрне хәрәмләшүле сайлаулар, коррупция ярдәмендә генә саклап калып булмый.
МӘЙДАННАРГА ПРЕЗЕРВАТИВЛАР КҮТӘРЕП
Бөтенрусия фикер белешү үзәге (ВЦИОМ) үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, тандемның абруе кими. Әгәр якындагы якшәмбедә Русиядә Президент сайлаулары үтсә, Путинны халыкның бары тик 42%ы гына сайлар иде, дип хәбәр итә «Эхо Москвы» радиосы. Бу инде реаль җиңүнең беренче турда ук буласына өметне киметә. Дөрес, сайлауларга кадәр әле 3 ай. Сайлауларны оештыручыларның да, анда катнашучыларның да, кандидатларның да, шулай ук оппозициянең дә уйларга, хәзерләнергә вакытлары бар. Моңарчы эшләгән сайлау механизмы, һичшиксез, Путинның беренче турда ук сайлануын тәэмин итәчәк. Әмма моның белән бергә урамдагы протест акцияләре дә көчәер. Әлбәттә, Кремль, үзләренең политтехнологларын әлеге протест акцияләрендә катнашучылар арасына кертеп, аны икенче юнәлешкә борып, ялкынны сүндерү чарасын күрмәсә. Чөнки тыюлар, шулай ук презерватив тагып чыкканнар, акчага сатылганнар, дип хурлаулар нәтиҗә бирмәс. Алда яңа митинглар. Һәм Яңа ел… 10 көнлек бәйрәм. Махмырдан интегеп, айный алмаучы халык бәлки әле 4нче декабрь сайлауларын, хәрәмләшүләрне онытыр, чын лидерны сайлауларны яңа сулыш белән каршылар. Кремль, аның политтехнологы Сурков тырышлыгы белән, әлбәттә. Ә хәзергә оппозиция 24нче декабрьдәге протест акцияләренә әзерләнә. Һәм менә Путинның уйлап әйтелмәгән репликасы оппозициягә яңа идея бирде. Интернет гөжли. Анда киңәшләшәләр, мәйданнарга кабартылган презервативлар да күтәреп чыгачаклар, дигән хәбәрләр бар. Һәм әлбәттә, ул «шар»ларга тагын исемнәр, шигарьләр язылачак. Халык ни язарга икән дип бәхәсләшә…
ЙОМГАК СҮЗЕ: Төньяк Корея халкы лидеры, соңгы тираннарның берсе үлде. Бу илдән хәбәрләр табу кыен. Ким Чен Ир үлеме уңаеннан бөтен ил елый. Халык мәйданнарда шаша. Шушы бердәнбер сюжет интернетны әйләнә. Ябык, арык гәүдәле халык башын ташка бәрә-бәрә елый. Бәхетсезләр иле…
Сөенеп куйдым, бездә алай түгел ич инде хәзер. Сталин чорлары тарихта калды. Әмма Төньяк Корея безнең якын дустыбыз. Иң беренче булып кайгы уртаклаштык. Ә менә Чехиядә демократия урнаштырган, коммунистлар тарафыннан эзәрлекләнгән беренче Президент, демократВацлав Гавел үлемен күрмәмешкә салыштык. Бөтендөнья кайгы уртаклашты, ә без…
Безне аңлавы кыен шул. Газетабызның киләсе санында мин үземнең гомеремдә нинди фиркаләр туу, тудыру, һәм алыштыру шаһиты булганым турында сөйләмәкче булам. «Бердәм Русия» дә бик озак эзләнде бүгенге хәленә ирешү өчен. Һәм аның тарафдарлары әллә ничә партбилет алыштырды… Монысы соңгы билет микән?
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
«Театр» да, «драматург»лар да эшли ,
Комментарии