Ни белдек? Ни кызыксындыра?

Ни белдек? Ни кызыксындыра?

Русия Президенты Путин чираттагы тапкыр зур матбугат конференциясен үткәрде. Ул бу юлы турыдан туры элемтә белән берләштерелде: сораулар халыктан да, журналистлардан да кабул ителде. Һәм вакыты 4 сәгатьтән аз гына узып китте. Анда 67 сорау күтәрелде. Арада гадәттәгечә, ил башлыгының вакытын чүп-чарга түгел, мәгънәлерәк темаларга сарыф итәргә иде дигәннәре дә, җитди дип санарга мөмкин булганнары да булды. Мин мәсәлән, Украинадагы махсус хәрби операциянең перспективалары, кайчан төгәлләнү ихтималы турында ишетергә теләгән идем. Дөрес Президент кайбер серләрне ачты, әйтик әлеге низагта 617 мең кеше катнаша, дип белдерде. Моңарчы бу мәгълүмат әйтелми иде. Бүген яңа мобилизация булмагае дип өркүчеләр дә бар. Путин, өлешчә мобилизациягә 300мең солдат чакырылды, хәзер аларның 224 меңе фронт сызыгында, быел яңадан 486 мең ирекле контрактчылар тупланды. Шулай булгач өстәмә мобилизациянең кирәге юк, диде. 
Ә инде иминлек Украинаны тулысынча коралсызландыргач киләчәк, дип белдерде ул. Ләкин өлешчә мобилизацияләнгәннәр кайчан өйләренә кайта дигән сорау яңгырамады. Аларның туган өйләренә кайту ихтималы бары тик нәкъ менә иминлек урнаштырылгач кына мөмкин икәнлеген аңларга булгандыр әлеге сорауга тәфсилле аңлатма булмавыннан чыгып.
Президент икътисадый темаларга да җәелеп сөйләде. Мин үзем моңарчы ишеткән, тыңлаган мондый форматтагы президент сүзеннән әллә-ни зур аерма күрмәдем, берничә яңа вәгъдәне санамаганда. Әйтик, 2030нчы елга меңләп гражданлык очкычлары корылачак. Бу чит илләрдән бәйлелектән котылырга ярдәм итәчәк. Торак коммуналь түләүләрне банклар пенсионерлардан комиссиясез кабул итәчәк... Һәм әлбәттә медицина темасы, мәсәлән кызамыкка, бума ютәлгә вакцина темасына (ул бүген юк дәрәҗәсендә), йомырка кыйммәтләнүгә дә президент җавапсыз кала алмады. 
Ә менә хөкем ителүләрнең күп булу темасы читтә калды. Аеруча сәяси хөкемнәр, бигрәк тә журналистлар, галимнәр белән бәйле эшләр турында сүз булмады. Бары тик икътисадый җинаятьләр темасына аз гына кагылу булды. 
Минемчә, тулаем алганда бүгенге вәзгыять шартларыннан чыгып бәяләгәндә, Владимир Путинның чираттагы матбугат конференциясе тынычлык хөкем сөрүен дәлилләргә тырышкан бер чара кебек булды. Кискен сораулар да, кискен гаепләүләр дә ишетелмәде. Чит илләргә, Русиягә дустанә булмаган илләр адресына да андый кискенлек яңгырамады. Бу Русиядә үзенә күрә үзенчәлекле тотрыклылык, түземлек, вәзгыять белән килешү барлыкка килгәнен аңлату булды кебек. Һәм әлеге тотрыклылыкны соңгы вакытта кубарылган күкәй проблемасы кебек шау-шулар гына җимерә алмас.
Шулай да бүген Русиядә фикер белдерү, бүгенге хакимияткә тәнкыйть ирештерү торган саен кыенлаша бара. Үз сүзе булганнар хөкем ителә. Күпчелеге журналистлар, галимнәр, язучылар... Әле генә күренекле язучы Борис Акунин (чын исеме Григорий Чхартишвили) хәтта ят агент баскычын да үтми, террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелде. Язучы 2014нче елдан бирле чит илдә яши. Ләкин аның Украинага ярдәм итәргә нияте булу ихтималына шикләнү (әле шик кенә!) ачыклангач, Росфинмониторинг тарафыннан шушы карар кабул ителгән. Әлеге язучының Русиядә 20 млн тиражлы китаплары басылган, ул Русия тарихының үз вариантын язган. 
Бүген Росфинмониторинг игълан иткән террорчы-экстремистлар исемлегендә 13747 физик зат, 547 оешма тора. Бу исемлеккә эләккәннән соң фигурантның барлык исәп-хисаплары блоклана. Ул үзе өчен һәм башка керемнәре булмаса – туганнары өчен айга нибары 10ар мең сум салдыра ала. Димәк Акунин Русиядә чыккан китаплары өчен керемнән мәхрүм ителә. Инде моны Русиядә кырыс кануннар күсәге шәхесләрнең популярлыгына, дәрәҗәсенә карамый кизәнә ала, дип аңларга кирәк. Акунин китапларында да Украинадагы хәлләр турында бөтенләй язмады, аның ярдәме турында фактлар да юк, юкса.
Алай да мин еш телгә алсам да, Русиядә иң куркыныч һөнәр ияләре журналист түгел бугай. «Чикләрне танымаучы репортерлар» халыкара оешмасы Русиядәге хәлләрне артык күңелсез дип бәяләми. Ә дөнья күләмендә алганда журналист булу куркыта. 
Дөньяда бүген 521 журналист төрмәдә утыра, диелә «Чикләрне танымаучы репортерлар» (RSF) оешмасының еллык хисабында. Иң күбе – Кытайда (121), Мьянмада (68) һәм Беларуста (39) кеше төрмәдә. RSF исәпләүләренә караганда, Русиядә тикшерү изоляторларында һәм төрмәләрдә 28 журналист тотыла.
Хисапта әйтелүенчә, ел башыннан 2023нче елда үз вазифаларын башкарган вакытта дөнья күләмендә 45 журналист һәлак булган, бу 2002нче елдан бирле иң түбән күрсәткеч, ә узган елга караганда 16 кешегә кимрәк – 2002нче елда 33 журналист үтерелде. 
Соңгы елгы үлемнәргә килгәндә, аларның күпчелеге (23 кеше) хәрби низаглар барган җирләрдә: 17се – Газзә сызыгында, Израил һәм Ливанда. 
Украинада ике ел барган хәрби операциядә барлыгы 11 журналист, аларның икесе 2023нче елда һәлак булган.
Соңгы 20 елда иң күп журналист 2012 һәм 2013 елларда үлгән – 144 һәм 143 кеше. Бу чорда Сүрия һәм Гыйракта иң авыр сугышлар барды.
2024нче ел башына бөтен дөньяда 84 журналист хәбәрсез югалган дип санала. 2023нче елда исемлеккә тагын җиде кеше өстәлгән.
Русиядә журналистлар арасында иминлек күзәтелсә дә, җиңел һөнәр дияргә нигез юк. Кануннар кырыслана, фикер белдерү кыенлаша. Ят агент, террорчы исемлеге зурая, әгәр тамга куярга өлгермәсәң, сиңа да җинаять эше кузгалтылырга мөмкин. 70 еллык юбилеен билгеләп үткән «Азатлык» радиосы* журналисты Алсу Кормаш бүген изоляторда утыра. Ул Русия армиясе турында «фейклар» тарату һәм шпионлыкта гаепләнә. 
Әле күптән түгел көч структуралары күренекле журналист, «Сираҗи сүзе» газетасы мөхәррире Искәндәр Сираҗиның да өендә тентү үткәрде. Беренчел мәгълүматларга караганда, шул ук Алсу Кормаш белән элемтәдә шикләнелә, диелгән иде тентү карарында. 
Аңлашылганча, бүгенге законнар яссылыгында аңлы һәм зирәк булырга гына кала.
Сүз уңаеннан әйтим, газеталарыбызга язылу өчен санаулы көннәр калды. Өлгермәүчеләр тагын берничә көннән аны киләсе елның февраленнән генә алдыра торган итеп яздыра алачак.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
* Юстиция министрлыгы тарафыннан Ят агент исемлегенә кертелгән һәм эшчәнлеге Русиядә томаланган

Комментарии