Минтимер Шәймиев язмышы аша тарих турында

Минтимер Шәймиев язмышы аша тарих турында

Казан Кремлендә Татарстанның беренче президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышланган китап тәкъдим ителде. «Яшь гвардия» нәшрияты тарафыннан «Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә» сериясеннән шундый 35 китап дөнья күргән инде. Бу энциклопедиянең геройлары Владимир Путиннан башлап, Рауль Кастро, Лео Бокерия, Нурсолтан Назарбаев кебек заманыбызның күренекле шәхесләре булган. Минтимер Шәймиев Татарстаннан беренче түгел, Татарстаннан Ибраһим Нуруллинның Тукай турындагы китабы дөнья күргән булган.

М.Шәймиевка багышланган 600 битле китап 8 мең данәдә чыккан, инде Мәскәүдә күренекле шәхесләр катнашында тәкъдим ителгән. Ә бу юлы Казанда Кремльнең кунаклар кабул итә торган залында галимнәр, сәясәтчеләр, җитәкчеләр, журналистлар, мәгълүмат чаралары җитәкчеләре. Әлеге китап белән танышу мәҗлесендә миңа да катнашырга насыйп булды. Дөрес, әле китапны укып чыгарга мөмкинлегем булмады. Минтимер Шәймиев имзасы белән тамгаланган китапны шул кичәдә генә кулыма алдым. Бүген шул җыенда чыгыш ясаган, һәм китап белән танышырга өлгергән кешеләр фикеренә таянып кына нидер язарга батырчылык итәм.

Китапны өстән-өстән генә карап чыгып та, һәм фикер алышучыларны тыңлап та, чынлап та, бик кызыклы китап дөнья күргән дигән уй килде башыма. Китап турында фикерләр каршылыклы булмаса да, бер төрле генә түгел иде. Һәркем үз карашын белдерде. Бу аңлашыла да, үткән чорга бүген бер төрле генә бәя бирү мөмкин түгел. Китапның герое турында ул чорның шаһитлары сөйли. Әлбәттә, аларның да фикерләре субъектив булырга мөмкин. Шул исәптән минеке дә. Әмма шунысы анык, әлеге китап, һәм аның герое, Татарстан Республикасының беренче Президенты эшчәнлеге аша – узган тарихыбызны, җәмгыятебезнең ниләр кичерүен күзалларга мөмкин. Мин ышанам: бу китап миңа да яшьлегемне, үткән тормышымны хәтеремдә яңартырга булышыр. Чөнки 1984нче елда, уйламаганда, журналистлык эшчәнлегенә күчтем. Һәм аңарчы булган утрак тормышым, сәяси карашларым челпәрәмә килде. Үзем дә аңламастан, чын мәгънәсендә, революцион үзгәрешләр чорында, сәяси вакыйгаларның үзәгендә кайнарга тотындым. Китапта бәян ителгән чор, вакыйгалар минем күз алдында үтте бит. Мин шул чорның тере шаһиты.

Хәтеремдә Суверенитет декларациясен кабул итү. Һәркайда бәхәс-митинглар. Урам тулы халык, үзәк мәйданнарда гына түгел, ишегалларында, урам тыкрыкларда митинглар гөрли. Мин эшләгән телевидение бинасын каска, бронежилетлар кигән ОМОН егетләре чорнатып алып саклый. Син шул кораллы 2 рәткә тезелгән солдатлар арасыннан пропускыңны күрсәтеп эчкә үтәсең. Ул чакта экраннардан әйткән безнең дә һәр сүзебез мөһим булды. Урам дары мичкәсе белән бер: аз гына шырпы сызып җибәрү дә куркыныч нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин иде. Без моны аңлый идек. Җитмәсә, мари урманнары безгә кертергә мөмкин булган хәрбиләр белән тулы, дигән хәбәрләр дә йөри… Вакыйгаларның катлаулы икәнен дәлилләп, телевидениедәге икенче каттагы кабинетыма кемдер таш аткан. Ул тәрәзәне ватып өстәлемдәге кәгазьләрне каплап торган пыяланы челпәрәмә китергән. Ярый әле урында булмаганмын… Менә шундый катлаулы чорда, кемнең ничектер, минем бар ышанычым үзебезнең республика җитәкчелегенең аек акыл белән эш итә алуына иде. Минтимер Шәймиев моны эшли алды. Татарстан икенче Чечня булмый калды.

ГКЧП, башка хәлиткеч вакыйгалар… Телевидениедә сәяси тапшырулар буенча баш редактор буларак, ялгышмаска ничек башым җитте икән, дип бүген дә аптырыйм. Без без инде, ә менә республика башлыкларына ничек булды икән?! Алар бит үткен кылыч өстеннән баруларын аңлап эш иттеләр.

Менә шундый тарихны ерып чыккан шәхес турында бу китап.

Китап белән танышу мәҗлесендә үз чыгышында Минтимер Шәймиев бу китапны сез дә языштыгыз, дип мөрәҗәгать итте журналистларга. Шулай шул. Минем уйлавымча, Совет чорында уйларга күнекмәгән журналистика, 90нчы елларда бөтенләй башка форматта эшли башлады. Ил башлыгына журналистлар белән аралашу җиңел булмагандыр. Әмма Минтимер Шәймиевның бер сүзе хәтеремдә – хакимияттә эшләгәндә иң авыры үзеңне җиңү, журналистларның иреген тану, дигәне бар иде. Ул чорда ирекле журналистика Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә формалашты. Башка төбәкләрдән коллегалар белән аралашканда, алар безгә көнләшеп карый иде. Республика башлыгына теләсә-нинди сорау бирергә мөмкин булды. Бервакыт матбугат сәркатибе кисәтеп куйды, теманы кискен чикләде. Ә миңа, «Атна» аналитик сәяси программасы авторына, ул тема кызык түгел иде, үз соравымны бирдем. Шунда сәркатип кисәтү ясады, әмма Минтимер Шәрипович аны туктатып, кискен шелтә белдерде һәм соравыма тәфсилле җавап ирештерде. Бу күп кенә депутатларның, сәясәтчеләрнең минем белән кыенсыныбрак аралашуы, минем сорауларымнан куркуы чоры иде. Мине бутама инде, дип әңгәмә корудан баш тарткан депутатлар әле дә депутат.

Бүген сүз иреге юк, диючеләргә, сорау бирәм: кайсы сүзегез тыелды. Мин әлегәчә эшлим икән, димәк, сүз иреге бар. Теш кайраучылар, яратмаучылар булыр, әмма тыю мөмкин түгел. Менә шушы ирек Минтимер Шәймиев вакытында формалашты. Һәрхәлдә мин үзем, зур тиражлы газеталарның берсе булган газета редакторы буларак әйтәм: ниндидер чикләүләр, басым тоймыйм. Гәрчә, мине кайбер даирәләрдә оппозиционер, оппортунист, дип бәяләргә тырышсалар да. Үземне оппозиционер итеп тоймыйм. Хәер коррупциягә, булдыксыз түрәләргә оппозиицонер икәнемне таныйм.

Җыенда китапны татарчага тәрҗемә итү тәкъдиме дә яңгырады. Килешәм. Ул һәр мәктәп китапханәсендә булырга тиеш. Истәлекле вакыйгаларга бәйле мәҗлесләрдә ул бәхәс клублары оештыруда менә дигән ярдәмлек-дәреслек булыр иде.

Китап ерак булмаган тарихыбыз турында. Ул республикабызның беренче президенты аша тасвирлана. Ләкин бүгенге вәзгыять тә җиңел түгел. Әйтик, үзәк белән үзара вәкаләтләрне чикләү турындагы декларациянең вакыты чыга. Ул инде шактый деформацияләнде. Иманым камил, әгәр шушы декларацияне кабул итүне оештыра алган беренче президентыбыз бүген дә сәяси аренада булмаса, ул инде бөтенләй юкка чыгарылган булыр иде. Димәк, әле алга таба да Минтимер Шәймиевның төпле, ныклы сүзе кирәк булачак. Татарстанның бүгенге Президентына да шактый тырышлык куярга туры киләчәк. Әгәр Минтимер Шәймиев булмаса, җитәкчелекне аннан кабул итеп алган шәкерте Рөстәм Миннеханов булмаса, без Президент атамасын саклап кала алган булыр идекме?! Минем Президенты булган, бай, көчле, үз сүзен әйтә алган лидер республикада яшисем килә. Әлегә туган илем шундый. Ә бу китап шул дәрәҗәгә җиткән республиканың үсеш юлы турында. Һәркемгә укырга киңәш итәм. Ә бәлкем, авторлар рөхсәте белән, китаптагы кайбер кызыклы өлешләрне «Безнең гәҗит» укучыларына да тәкъдим итә алырбыз. Китапның авторлары Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның киңәшчесе Нурсөя Шәйдуллина да, авторларның икенчесе Игорь Цыбульский да бу нияткә каршы килмәс, дип уйлыйм.

P.S. Очрашуда Минтимер Шәймиев журналистларның сорауларына җаваплар да бирде. Шул ук вакытта бүгенге вәзгыятькә үз бәясен дә белдерде. Әйтик, кинорежиссер Никита Михалковның Екатеринбурдагы Ельцин үзәген тәнкыйтьләве турында: «Ельцинны гадиләштерергә ярамый. Кем ул вакытта фирка билетын өстәлгә куеп, «болай яшәргә ярамый» дип әйтә алыр иде?» диде ул. Борис Ельцинның шәхесе шул кадәр зур масштаблы, аны аңлап бетермәүләре дә бар, диде дәүләт киңәшчесе.

Китапның беренче данәсен Сәкинә ханымга бүләк иткәнен дә әйтте. Ул китапны ошаткан.

Аннан соң үзенең «сатусы» күтәрелүен дә шатланып хәбәр итте. Баксаң, ул хәзер гади бабай гына түгел икән. Туруны туган. Әле бу нисбәттән планнар зур дип тә өстәп куйды. Димәк, гыйнварда булачак юбилейга Шәймиевлар гаиләсе тагын да ишәеп килә.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Минтимер Шәймиев язмышы аша тарих турында, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии