Фаҗига дәвамлы түгелме?

Хәтер көнен билгеләп үткәнгә икенче атна узып бара. Һаман уйланам. Нәрсә соң ул ХӘТЕР? Хәтерен җуйган кешеләрнең фаҗигасе турында сөйләүче күпме вакыйганы беләм, күпме әдәби әсәрләр иҗат ителгән. Бу хакта күз яшьләрсез тыңлау, сөйләү мөмкин түгел. Монда бер кеше фаҗигасе, ә тулы бер халыкларның хәтерен җуя баруы нинди фаҗига?! Сүзем татарга ишарә. Аның хәтере инде бүген үк әлли-хөлли. 1552 елда ни булган, ник шулай килеп чыккан? Белмибез. Һәм бу белмәү, заманында Сталин тарафыннан план-гамәлгә куелган эш – илдә бер генә калдыру тегермәненә ташкын итеп су коя… юк икән, проблемалар да юк ич.

Быелгы Хәтер көнен мәйданда алып барырга ризалаштым. Левитан тавышы белән күңелләрне яулаган танылган тележурналист Фирдүс Гыймалетдиновны да үгетләдек. Минем исә бер шарт бар иде: мәйданда “Азатлык” дип кычкырмыйбыз. Чөнки туйдырды. Мине туйдырса, башка милләт кешесен куркыта да әле ул. Ләкин барып чыкмады. Мин инде микрофонга чыгып “Әйдәгез, “Азатлык”ны “Бердәмлек”кә алыштырыйк, безгә башта бердәмлек кирәк, шуның аша гына азатлыкка ирешеп була”, – дип мөрәҗәгать итеп тә карадым. Юк, бердәмлек мөһим түгел булып чыкты мәйдан өчен. Микрофон алдына чыгарга омтылганнарны да көч-хәл белән генә тыеп торырга туры килде. Бар да чыгып сүз алмакчы, үзләренчә бик супер мөһим сүз әйтәбез, дип уйлауларыдыр инде. Мәйдан өстенә сибеләсе агрессияне баштан безгә ишетергә туры килде. Арада Фирдүс белән мине милли хәрәкәт эшенә таяк тыгучы, азатлык алуга комачаулаучы, дип кабул итүчеләр дә булмады түгел, чөнки микрофонны бирмәдек бит…

Митинг беткәч, Фирдүстән сорап куйдым: “Я ничек?”

тыныч узды. милли хәрәкәте лидерларсыз калуын күрсәтте. Ялкынлы сүз сөйләрлек тә, яңалык әйтерлек тә кеше юк, – диде ул.

Хак сүзләр. Ышандырырлык фикер белдерүче күренми. Мәйданга чыгып “Азатлык” дип кычкырып, агрессия таратып кына хәтер кайтамы, азатлык киләме? Иң беренче чиратта, үзаңны үстерүгә тотынырга вакыт җиткәндер безгә. Шушы чор тарихын өйрәнергә. ханлыгының ни өчен ишелүен матур төсләргә буямый өйрәнергә, ничек бар шулай кабул итеп, сабак алырга?

Шөкер, быел башлангыч оеткы салынды. 1552 ел татар фаҗигасе сәбәпләре һәм нәтиҗәсе турында галимнәр, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре фикерләште. Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Үзебез” яңа буын хәрәкәте оештырган семинар шәхсән үзем өчен бик кызыклы булды. Тарихыбызга бәйле шактый яңалык ишеттем. Мондый семинар, конференцияләр берәү генә булмасын иде. Казан бит камалышта 41 көн торган. Ник Хәтер айлыгы ясамаска?! Башка шәһәрләрдә, авылларда, һәр мәктәптә оештырыргадыр дискуссияләрне. Галимнәребез “гастрольләргә” йөри алмаса, материалларын интернет аша таратып, алар нигезендә урындагы тарихчылар белән бергәләп сөйләшүләр үткәрергә була. Моңа әллә ни зур чыгымнар кирәк түгел. Галимнәребез дә бик рәхәтләнеп риза булыр. Бары тик шушы хәтер эше өчен янган энтузиастлар гына кирәк.

Әлбәттә, мин мәйдандагы Хәтер көненә каршы түгел. Ләкин үзгәртергә вакыт җиткәндер. Болай дәвам итсә, тагын 5-10 елдан мәйданга 5-10 кеше чыгар… Кызганыч, әлегә моны аңлаучы юк. Пикет, митингтан гайре гамәлләр барын күрергә теләмәгән көчләребез бар. Ә бүгенгедәй Хәтер көне белән, анда микрофоннан һаман да бер үк эчтәлектәге “долой” тибындагы лозунглар кычкырып хәтеребез уянмас.

Формалар төрле булырга мөмкин. Әйтик, Хәтер көнен сәнгать фестивале итеп үткәрергә. Кайберәүләр иронияләштергәнчә, бу дискотека түгел. Мөнәҗәт, шигырь, татар халык җырлары… Акыллы сценарий… Өлкән җырчы, шагыйрьләребез катнашкан зур гамәл. Шунда кыска гына ялкынлы сүзләр дә сөйләнә, халык та җәлеп ителә. Халкыбыз гел елап кына утырмаган бит. Хәсрәтне моң белән баскан…

Үзаң, милли горурлык әнә шундый җыеннар аша җиңелрәк уятылыр иде. Ә бүгенгә һәркайда битарафлык, таркаулык. Матбугат та, хәтта татар теллесе дә, Хәтер көне турында кыска, хиссез хәбәрләр белән генә чикләнә. Рәтле фикерләр ишетелмәсме дип, нигездә татар журналистлары аралаша торган урын “Матбугат.ру” интернет сәхифәсендә дә киңәш сорадым. Тик анда җылы өйләрендә интернет аша милли хәрәкәтне сүгеп, булдыра алганча эшләргә тырышканнарны пычратып утырудан гайре сүз ишетмәдем диярлек. Әле бөтенләй абсурд фикерләр ишетелде. “Әгәр, Илфат белән Фирдүс алып барганын белсәк, аларны күрергә килгән булыр идек…” Андый тамаша күрергә күнеккән кешеләрне, юбилеема чакырырга вәгъдә иттем итүен, чөнки Хәтер көненә кеше хәтер барларга чыгарга тиеш, дип белә идем… Ләкин мондый аудиторияне дә читкә куярга ярамый. Өстә әйткән сәнгать белән бәйле фестиваль андыйларны да җылы өйләреннән тартып чыгарыр, шунда, бәлкем, 1552 ел фаҗигасе турында ишетеп, күңелләре боздан арыныр иде…

Ел саен күзәтәм: урамнан колонна белән атлап, Сөембикә манарасы янында дога кылганнан соң, митингта ялкынлы нотык тотучыларның кайсысы Кол Шәриф мәчетенә өйлә намазына керә? Монда инде болай да сирәк сафлар бөтенләй “ябыга”… Кол Шәриф бабаларыбыз урамда “долой” дип кычкыруга караганда догага мохтаҗрактыр, югыйсә…

Акыллы халыклар тарихындагы фаҗигале чорларны барлап, геноцидлык гамәлләрен танып, берьюлы ике куянны тота. Берсе Хәтер яңарту булса, икенчесе – милли горурлык тәрбияләнә… Шуны аңларлык башыбыз эшләми әле. Әйдәгез, уйлашыйк бу хакта! Уятыйк уянмаганнарны! Пәрәвезләнгән миләребезне чистартыйк.

Хәтер көнен үткәрү формалары турында бәлкем укучыларыбыз да эшлекле тәкъдимнәр җиткерер. Киләсе елларда истә тотар, гамәлгә куяр өчен…

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии