Авылымда ут төртүче бар

Авылымда ут төртүче бар

Карак – берне, ә ут барын да ялмап ала. Моңа мин бу атнада авылыма ялга кайткач инандым. 15нче сентябрьдә кич күрше егете Зөлфәт белән мәдәният йортына (ул аның директоры) төшеп менгәч, күрше урамда яшәүче абыемның хәлен белергә барып килергә булдык. Чөнки салкын тиеп авырып тора иде. Аның инде ятып торганын белгәч, кире кайтып барганда, Тау башы урамында (рәсми исеме Тукай) сәер болыт күреп алдым һәм шул урамга менеп төшәргә булдык. Килеп җиткәндә, салам эскертенең бер башында гына иде ургылып чыккан төтен, ә ялкын кечкенә генә күренә. Мин исә бар көчемә кычкырырга, халык җыярга тотындым. Тамагым әле дә авыртып тора. Йорт хуҗасы Марс Яруллин атылып чыкты. Ишетеп килгән кешеләр белән ялкынны сүндерергә тотындык. Ә мин 112гә шалтыратам. Ни хикмәт, телефонны алучы юк, озын сигналлар гына. Хәтерләсәгез, шушы хезмәткә шалтырата алмавы аркасында Кама буенда бер балыкчыны кыйнап үтергәннәр иде бит. Шул исемә төште. Кыскасы, көч-хәл белән кемдер хәбәр биреп, янгын сүндерүчеләрне көтә башладык. Ә алар 6 км ераклыктагы күрше авылда гына. Тик янгын берничә минут эчендә гөлт итеп тоташ кабынды. Мөгаен, ут төртүче керосин ише әйбер дә сипкәндер. Авылда су Марсларга бик акрын ага икән. Күршеләргә керү дә урынсыз, алар краннарын ачса, монда бөтенләй туктый. Су эскерткә якын гына торган сарайларны саклау өчен дә җитми. Мин шуны аңлап, тагын 112 хезмәтен җыям. Ниһаять ялгандым. Хәбәр алынды, машиналар китте, диделәр.

Менә янгын сүндерүчеләр дә күренде, 40 минутлап вакыт үткәч. 1 машина. Янгын сүндерүчеләр эскертнең артына чыгып, суны өйгә таба сиптерә башладылар. Нишлисез, өйне яндырасыз бит хәзер дигәч кенә, урап кереп, ике арадан басуга таба сиптерделәр. Шулай иртәнгә кадәр ут белән көрәшергә туры килде. Күрше авыллардан янгын сүндерү машиналары килеп ярдәм итмәсә, ялкын өйләрне рәттән ялмап аласы иде. Ярый әле җиле юк, көн яңгырлы булды.

Шушы янгын нәтиҗәсендә шул ачыкланды: авылымның янгын сүндерү машинасы ватык икән. «Вамин-Мәрҗәни» ширкәтенә ул кирәкми. Болай да таралам дип торган техника, мәсәлән комбайннар кырда янып китсә, нишлиләр икән?! Янгын сүндерү машиналары су ала алмый, башня янында кран эшләми… Кыскасы, авыл янгынга әзер түгел.

Инде Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан бүлеге интернет сәхифәсендә ни дип яздылар икән, дип кереп карасам… ярый утырып тора идем, юкса, егылып китәр идем. Баксаң, янгын сүндерүчеләр уңган-булган икән. 20 минут эчендә утны юк иткәннәр. 21 сәгать 48 минутта хәбәр алынды. 22 сәгать 12 минутта сүндерә башладык, 22 сәгать 32 минутта сүндердек, диелгән анда. Әлеге вакыйганың тере шаһиты журналист катнашканын да уйламаганнар, әйбәт алдаганнар. Авылдашларым миннән сорый, бу ни инде, ник шундый хисап тотканнар, диләр. Әлеге рәсми хисапта бер генә факт дөрес: янгын сүндерүдә 4 техника, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 1 машина һәм 3 кеше катнашты. Ә инде 6 кеше җәлеп ителде, дигәне ни икән?! Шунда җан фәрман чабып, булышып йөргән авылдашларым кайда?!

Әлеге ризасызлыгымны МЧСның рәсми интернет сәхифәсендәге рәсми хәбәр астына да язып җибәрдем. Тик ул чыгарылмады. Янгын сүндерүчеләр мактаганны гына ярата күрәсең…

Мин бу язмамны министрлык җитәкчелегенә юллыйм һәм аннан җавап көтәм.

Инде янгынның каян чыгуына килгәндә, авылымда 90нчы елларда бер шаукым булып алды. Берүк вакытта берничә янгын булган чаклар истә. Берничә кешенең абзар тулы маллары янды. Соңгы янгынның кайчан булганын да хәтерләмәгән авыл (безнең агач мәчетебез Аллаһ йорты вазыйфасын үтәмәсә дә, үзе ишелгәнче торды. Кечкенә чакта күрше авылларда янгын булганда, безнең авылны шушы мәчет манарасы саклый дигәннәре исемдә) көн-төн йокламады, чиратлап каравыл торды. Инде тынычланган идек, менә тагын бер хәшәрәте үз эшенә керешкән. Хәзер авыл халкы куркып төн үткәрә, сөйләшергә курка. Бу мәкаләм белән мин дә ул җинаятьчене котыртмасам ярый инде, минем дә йортым бар бит авылымда.

Хәзер бу эшне полиция тикшерә, күрсәтмәләремне бирдем. Чөнки янгынны беренче булып Зөлфәт белән мин күрдем бит. Шуның өчен Яруллиннар гаиләсе безгә рәхмәт укый. Ә Арча полициясе хезмәткәрләренә сүзем бар: әгәр шушы эшне башкарган җинаятьчене тапсагыз, ул тикшерүчегә миннән бүләк булачак.

Шимбә көнне авылдашларымны җыеп мәчетебездә намазлар укып, Корбан ашы мәҗлесе үткәрдек. Авылыбыз белән Аллаһыдан иминлек сорадык. Аллага шөкер, моңарчы гаетләргә генә җыела торган халык, җомга намазларына йөри башлады. 1 ай элек Сөләнгер урамындагы Пылау бәйрәмендә, куркып кына, иртәгә җомгага җыелабыз, дигән идем, икенче көнне күршеләребез Сибгатуллиннар гына булыр инде дигән шикләрем урынсыз булды. Җомга саен 10лап кеше җыелабыз. Авылыбыз өстендә Азан яңгырый. Нинди шатлык!!! Шул шатлыклы, мул тормышыбызда имин генә булсак иде инде!

Берочтан атап чалынган Корбан ашын шулай җәмәгать белән уздырырга булышкан Рая белән Ясирә апаларга, Роза һәм Гөлнадия, Илсур абыйга зур рәхмәтемне белдерәм.

Аллаһыдан бәла-казалардан аралавын сорап,

Илфат Фәйзрахманов

Авылымда ут төртүче бар, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии