«Беткә үч итеп тун ягабыз»

«Беткә үч итеп тун ягабыз»

Газетабызның бу саны гаять куркыныч һәм кыен шартларда әзерләнде. Редакция эшләгән бина селкенеп тора, тавыш, шау-шу… Шулай да хезмәткәрләребез түзде, өй ишелә, дип куркып тормадылар, берәү дә эш урынын калдырып китмәде. Ә үзем инде менә берничә көн беркая бармый – куна-төнә өй саклыйм.

Редакциябез вакытлыча Казандагы шәхси бакча йортыма урнашкан иде. Чөнки редакциянең офислар арендаларга матди мөмкинлекләре юк. Менә шулай барын да санарга туры килә. Тагын берничә айдан барлык шартлары да булган урынга күчә алырбыз, дип өметләнәм. Ә хәзергә шул иске бакча йортында түзәргә туры килә. Моңарчы бар да әйбәт иде, тик…

Күршедәге кишәрлектә берәү гаять зур чокырлар казып, 2 катлы өй биеклегендә подвал булдырып, өске якта 3 катлы олуг бина торгызды. Бу йортны төзегәндә бар бистә халкы зыян күрде, аеруча минем өем җимерелү хәленә җитте. Менә шул 900 квадрат метрлы бина канунсыз булып чыккан. Бинаны сүтәргә дигән суд карарын берничә ел элек үк инде хуҗасына тоттырганнар. Әмма бинада төзүчеләр яшәде, акрын гына эшли тордылар. 2 атна элек электр чыбыкларын өзеп киттеләр, ә менә узган җомгада суд приставлары, ОМОН һәм куәтле техника пәйдә булды. Хуҗага иң кирәкле әйберләрен алырга берничә сәгать кенә вакыт бирелде дә, күп санлы журналистлар, халык каршында эшкә дә керештеләр. Мин эшнең шул якка авышканын белә идем инде. Бинаны салдыручы, аны торак йорт дип аңлатырга тырышса да, судта ышанмаганнар. Чөнки йорт бар булмышы белән сәүдә, яисә офислар үзәген хәтерләтә. Эчтән урам күренә торган караңгы пыялалар, биек түшәм, баганалар… моның торак йорт була алуын инкарь итә. Ә бу урыннарда бары тик торак йортлар гына корырга рөхсәт итәләр, анысын да махсус нормаларын үтәп, алдан хакимият, тиешле структуралар белән килештереп кенә мөмкин. Һәм йорт 2 каттан да биек булырга тиеш түгел. Ә суд бу йортны 5 катлы дип тапкан. Чөнки подвалы бик тирән. Хәзер менә шул иләмсез олы йортны сүтәләр. Куәтле техникалар дөбер-шатыр эшләп, без утырган бакчабызның иске йорты да какшый бара. Әгәр бу киләсе җәй эшләнсә, мин сөенер генә идем, иске өйне миңа да сүтәргә туры киләчәк, чөнки ул хәзер ремонтларлык түгел инде.

Бинаны сүтүчеләрнең техника куркынычсызлыгын үтәмәүләре бер хәл, янәшәдәге йортларга да зыян килергә мөмкин, дип курыкмаулары мине аптыратты. Хәтта башларына каска да кимәгән эшчеләр, минем дәгъвама көлделәр генә: «Мин эчтә булам, беркая чыкмыйм, стена минем өйгә ауса, мин шунда аста калам», – дидем шимбә көнне иртән, бернигә карамый ду килеп эшләүчеләрне кисәтеп. «Васыять яздыңмы?» дип сорады шунда берсе. Тычканга үлем, мәчегә көлке, икән боларга… Каты гына җавап бирергә туры килде: «Яздым, сине төрмәгә утыртсыннар дип яздым», – дидем.

Никадәр халыкка ярдәм итә алган, күп еллар эшләгән журналист булсам да, аптырап калдым бу галәмәткә. Ярдәмгә журналистлар чакырырга туры килде. «Бизнес онлайн» интернет газетасы кабат язып чыкты бу хакта. Мин эшләүне тыйгач, шәһәр хакимияте вәкилләре килгәч кенә миннән гафу үтенделәр, һәм саграк эшли башладылар. Монысы өчен рәхмәт хакимияткә.

Ярар, канунсыз, дип табуга, мин аптырамыйм. Суд карары булгач, аны үтәргә дә кирәк, бит инде… Мине икенче нәрсә аптырата: бүген һәрьяклап каралык кына эзләнгән Советлар Союзы чорында мондый хәл булыр идеме? Юктыр. Минем уйлавымча, мондый канунсызлык килеп чыкканда, хуҗасына штраф салыныр, аны хөкемгә тартырлар, төзелеш өчен тапкан малының чыгышын тикшерерләр һәм бинаны конфискацияләрләр, һәм аны халык өчен файдалы берәр корылма итеп үзгәртерләр иде. Нәрсә, бездә больницалар, поликлиникалар, балалар бакчалары хәттин ашканмы? Юк, бездә сүтәргә, ватарга, юкка чыгарырга гына кирәк. Ничә дистәләгән миллион сумлык бина чүплеккә ташланды, күпме төзелеш материаллары исраф булды.

«Без беткә үч итеп тун ягарга» өйрәнеп җиттек тәмам. Чит илләргә үч итеп, азык-төлекне яндырабыз, чүплеккә күмәбез. Шул ук вакытта русиялеләрнең яртысы очын-очка ялгап яши. Пенсионерлар ул юк ителгән ризыкларны төшләрендә дә күрми. Әнием исән булса, йөрәге тотып егылыр иде.

Мин ишле гаиләдә үстем. Әтиебез иртә вафат булды. Бездә иң куркыныч эш – ипине кадерсезләү иде. Сынык калдырырга ярамый. Ашарлык кына ал. Хәзер дә аунап яткан икмәк кисәген күрсәм, сискәнеп китәм. Кырыйга, кошлар күрә торган җиргә күтәреп йөрим. Динебездә дә исрафлык тыелган. Ул гөнаһ санала. Димәк, без бар илебез белән гөнаһ кылабыз, исрафның ни икәнен аңламыйбыз. Әйтерсең, байлык эчендә балда-майда йөзәбез. Менә шуларны уйлыйм да, куркып куям: Русия беркайчан да мантый алмас, әгәр исрафның ни икәнен аңламаса.

Ә бу вакытта акча җитми. Әйтик, больницаларны финанслау 39 процентка, поликлиникалар чыгымнары 1,7 тапкырга киселәчәк. Санитар-эпидемиологик эшләргә билгеләнгән акча 16 процентка киметелә. Аның каравы армия бюджеты арта бара. Пропаганда чараларына миллиардлар сарыф ителә. Әлбәттә, очын-очка ялгап яшәгән әбиләр, барына да түзәрбез, сугыш кына булмасын, дип яшәсен өчен пропагандасы кирәк. Шулай ук Украинадагы сугышка, Сүриягә дә акча жәл түгел…

СӘЕР ЮЛДАШЫМ

Узган атнада авылымнан килгәндә юлда машинама бер егет утырды. Инде язганым бар: машинам буш булса, юлда кеше калдырмыйм. Акча да алмыйм. Бер рәхмәт, мең бәладән коткара бит, шундый девиз белән яшим. Юлдаш белән юл да «кыскара» – үзеңә генә күңелсез. Журналистка аралашу гаять кирәкле эш. Бу егет белән дә аралашып киттек.

– Укыйсыңмы, эшлисеңме, – дип сүз башладым.

– Мин Кадыровта эшлим, – ди бу.

Дөрес ишетмәгәнмендер, чукрак, дип уйламасын өчен кабатлап сорарга кыймадым. Юлдашым үзе әйтте, минем игътибарсыз калганыма аптырады бугай. Чечняда боевикларга каршы сугыша икән бу – блокпостта тора. Хәзер отпускыга кайткан. Донбасста да сугышып алган. Чечня җибәргән.

– Әти-әниең бармы? Алар борчыладыр бит, – дим һаман ишеткәннәремә ышанырга теләмичә.

– Борчылалар инде анысы. Әни минем психик авыру, язын-көзен авырып ала. Ә әти айнымый эчә. Абый суга батып үлде. Ул чакта мин кечкенә идем әле. Аны үтерделәр бугай, артыннан йөрерлек кеше булмады. Әни авыру, әти эчкече, мин кечкенә. Хәзер соң инде.

– Акчаны әйбәт түлиләрдер, – дим.

– Ярыйсы.

– Озак йөрмә инде, кайт, яхшы эш белән шөгыльләнмисең… Пенсиягә чыкканчы булырга теләмисеңдер ич?

– Юк, түзеп булмас. Анда кеше деградацияләнә. Мин монда торыр урын юнәтерлек кенә акча эшлим дә, кайтам. Йөргән кызым да моннан. Торыр урын булса, миңа күп кирәкми. Акча колы түгелмен. Ашарлык, киенерлек булса, җитә. 15–20 мең сумга да ризамын. Тынычлык кирәк.

Бу егетне Арчада төшереп калдырдым. Сөйләшү әдәбенә караганда, тәрбиясез түгел, иман чаткылары күренә үзендә. Бүгенге ялган патриотизм, пропаганда менә шушындый асыл егетләребезне адаштыра да инде. Берәүләр менә шулай ялланып тәртип урнаштыра, икенчеләр саташып, террорчы, кеше үтерүче бандит булып китә. Татарстан егетләренең хәтта Русиядә тыелган Сүриядәге Игил террорчылары арасында да сугышулары турында хәбәрләр бар. Алар кире кайтса… куркыныч булып китә.

Әллә нишләде бу дөнья, мал кадере бетте, адәм затының хөрмәте калмады. Бу шул исрафлыкның әҗере түгел микән, дип уйлап куям. Аллаһы Тәгалә матур тормышны кадерсезләгәнне күреп, сынауларны махсус бирми микән?! Кая китте элеккеге иминлек, тынычлык, киләчәккә якты өметләр белән яшәгән чорлар, яшьлек еллары?! Минем әнием ягыннан әбием Ташкентта бик бай кешедә кияүдә булып, әниемне 11 айлык вакытта урлап качып кайткан. «Кеше михнәткә түзә, рәхәткә түзә алмый ул. Менә мин дә читексез калын келәмгә дә басмый идем. Монда хәерчелеккә кайттым», – дия торган булган.

Дөньясы болганып бетте. Явыз Иван патшага һәйкәл торгыздылар. Урыслар үзләре үк каршы булса да, куймый торырга суд карары булса да. Һәм моны Хәтер көне алдыннан махсус эшләделәр кебек. Әби патшага, Петр 1гә һәйкәлләр куялар. Хәтта Татарстанда урнаштырмакчылар. Явызлыкны ил белән тану була түгелме бу. Орелда узган атнада ачылган һәйкәл уңаеннан Казан берни дәшмәде. Телсез калдык, юкса, иң беренче Казан протест белдерергә тиеш иде. Явыз Иванның явызлыгын, кем-кем – татар онытырга тиеш түгел.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии