Җиңелгән фетнә...

Җиңелгән фетнә...

1991нче елгы август фетнәсе, путчка быел 30 ел. Гадәттән тыш вазгыять комитеты ГКЧП Советлар Берлеге президенты Михаил Горбачевны хакимияттән читләштереп, аның вәкаләтләрен үзенә алу омтылышы ясады. Йөзләрчә мең кеше катнашында каршылык чаралары башланды. Өч көн дәвам иткән каршылыктан соң фетнәчеләр җиңелде.

Бүген русиялеләрнең 43 проценты 1991нче елның августында булган хәлләрне ил өчен фаҗигале вакыт дип бәяли. Моны «Левада үзәге» («ят агент оешма») сораштырулары күрсәтә. Бу 1994нче елдан алып барылган күзәтүләр дәверендә иң зур күрсәткеч.

Мондый караш бигрәк тә 40-55 яшьлекләр арасында популяр (50%). Респондентларның 40 проценты 1991нче елның августындагы вакыйгаларны хакимият өчен көрәш дип саный. Тагын 10 проценты «КПСС хакимиятен юк итүче демократик инкыйлаб җиңүе» дип уйлый.

Шул ук вакытта 1991нче елгы фетнә турында сораштыруда катнашкан русиялеләрнең дүрттән бер өлеше берни дә белми. Аларның күпчелеге (65%) – 24 яшькәчә яшьләр.

Ул көннәрне Борис Ельцин да, демократлар да, ГКЧП да хаклы булмаган дигән фикер алга чыга һәм ныгый. 2018нче елда шулай дип респондентларның 53 проценты әйткән булса, быел – өчтән ике өлеше. ГКЧП хаклы иде дип күбрәк 55 яшьтән өлкәнрәкләр саный (15%), Ельцин һәм демократлар дип – 18-24 яшьлекләр (21%).

Мин үзем бу көннәрне бик анык хәтерлим. Телевидениедә яңалыклар редакциясендә эшләп йөрим. Һәм шушы хәл. Хикәятемнең геройлары исемнәрен әйтеп тормыйм, алар үзләрен танырлар.

Сәер хәлләр 19нчы августка каршы төндә үк башланды. Телевизорда бары тик Аккош балеты күрсәтелә. Иртән эшкә ни булды дигән сорау белән килдем инде мин. Шунда җитәкчем чабулап йөри, мин күптән түгел генә партбилетымны тапшырып, компартиядән чыккан идем, бюроларга чакырып кызартырга тырышып караулар булды. Ә мин мондый үткәне булган партиядә булырга теләмим, дип нык тордым. Шул чакта бер җитәкчем: «Илфат, менә синең балаларың үсеп килә, сиңа алар алдында кызарырга туры килмәсме соң? Әти, син партиядә булдыңмыни, дип сорасалар» – ди кабинетына чакыртып. Мин исә салкын гына: «Балаларым, бәлкем, минем бу адымым белән горурланырлар», – дидем. Башка үгетләүләр, янаулар булмады, әмма ГКЧП көнендә барын да искә төшерделәр: кисәтү алдым, янәсе барысы да исәптә, КГБ барын да күзәтеп торды, барысы өчен дә җавап тотасы, хәтта партиядән ни рәвешле чыккан өчен дә... диделәр.

ГКЧП җиңгән булса, бүген тормышлар башкача булыр, СССР да сакланып калган булыр иде, диючеләр бар. Бәлкем... Тик ГКЧП җиңгән булса, репрессияләр башланыр, Сталин лагерьлары торгызылыр иде дип тә уйлап куям.

ГКЧП яңа союз килешүен өзде, СССР дип аталган куәтле держава да таркалды, яшәүдән туктады. ГКЧП Татарстан өчен үтә зыянга булды. Чөнки яңа Союз килешүендә Татарстан 16нчы союздаш статуслы республика буларак имза куясы иде. Кызганыч, Горбачев илен сатты, гомер ахырынача үзенең иминлеге, дәүләт каравында булуы, дәүләт тәэминатында тору бәрабәренә президент буларак биргән антына хыянәт итте. Горбачев кем соң ул, дигән сорауга бүген җавап биреп тормыйм, бу хакта газетабызның алдагы саннарында тәфсилле язма тәкъдим ителер. Союзны яклап тавыш биргән бөтенхалык референдумы нәтиҗәләренә төкереп, Беларус урманында салып утырганда бер селтәнүдә СССР дигән илне таркатып аткан 3 президент та (Б.Ельцин, Л.Кравчук, С.Шушкевич) яхшы җитәкчеләр булды дип санамыйм. Гомумән, урыс иле ил башлыклары белән беркайчан да уңмады. Горбачев хәбәрдарлык алып килеп, анархия оештырды. Ельцин демократия дип олигархларны үстерде. Ә Путин демократияне үзенчә аңлатты, аның демократиясен берничә ел элек, идарә ителә торган демократия дип тә акларга тырыштылар әле. Ләкин чын мәгънәсендә сүз иреге дә, чын демократиянең дә урыс илендә булганы юк. Киресенчә, коррупционерларга чәчәк атарга мөмкинлек бирә торган, аерым затлар мәнфәгатенә эшли торган демократия булдырылды. Ә халык һаман да шул үзенең ярык тагарагы янында торып калды. Миллиардерлар барлыкка килде. Һәм бу миллиардерлар югары технологияләр булдыручылар да түгел, завод-фабрикалар корып товар җитештерүчеләр дә түгел, икмәк үстерүчеләр дә түгел, Аллаһы Тәгалә биргән табигый байлыклар өстендә утыручылар булып чыкты. Ә бу бәхетлеләр властька якын адәмнәр, дуслар, туганнар.

Горбачев алып биргән хәбәрдарлыкны халык дөрес аңламады, власть аны дөрес мәгънәдә эшләп, анализлап күрсәтеп бирмәде. Ул тоташ сүгенүгә, порнография таралуга, наркомания үсешенә, бандитларның «разборкаларын» тикшерә торган телеканаллар булдыруга кайтып калды. Балалар арасында чибәрлек конкурслары киң җәелдерелде, педофилия чәчәк атты. Күктән төшкән байлыкларына чыдаша алмаган түрәләр, авыз суларын корытып шул балаларга карап жюриларда утырды. Кыскасы, еллар буе җыелган нәҗесле плотина җимерелде һәм бар дөньяны шул нәҗес басты.

Хәтеремдә, ГКЧП җиңелгәннән соң безнең телевидениедә дә җыелыш үтте, иртән башланган җыелыш көч-хәл белән төнге 11дә генә таралды. Чәй эчәргә генә чыгып керешле, ә трибунага чират. Кем ни эшләгән, ни әйткән... «Албастыларны эзләү» дип исемләнгән мондый «разборка»лар бөтен илне чолгап алды.

ГКЧП идарә иткән барлы-юклы 3 көн эчендә гыйбрәт алырлык хәлләр минем күз алдымда булды. Ниһаять тәртип булачак, безнекеләр килә, дип шатланырга өлгергән, миңа янаган кешеләр бүген «Бердәм Русия» фиркасе әгъзалары. Алар инде компартия билетларын шунда ук юкка чыгардылар. Аннан әллә ничаклы партиягә керделәр. Бу партияләрнең исемнәре алышынды, әмма җисеме юк: ул гел хакимият яклы булды.

Мин 60 яшемне тутырдым быел. Брежнев белән коммунизм «төзергә» өлгердем. Аннан бер-бер артлы көчкә басып торган Устинов, Андропов, Черненко бабайларны күрдем. Анекдотлар сөйләшеп көлешә идек үзләре турында. Аннан һәркөн баш төзәтергә яраткан Ельцин белән яшәдек. Инде менә Путин белән 20 ел гомер кичерәм. Соңгысы мине вакытында пенсиягә чыгарам, дип вәгъдә итеп ышандырып килде дә, алдады, мин 63 яшемдә генә лаеклы ялга китәчәкмен.

Әйе, вәгъдәләр, өметләр күп булды. Әмма акландылармы алар?! Менә әле ул вәгъдәләрнең мулдан сибелә торган чагы. Сайлаулар алдыннан шул вәгъдәләрне тыңлап хыялланып ала торган чак. Некрасовның данлыклы фразасы гел тел төбендә тора: Русиядә кемгә яшәргә җиңел соң? Җавап миндә бар: һәрхәлдә гади халыкка түгел. Гомер бакый шулай булган.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии