Путин хатымны укымады

Путин хатымны укымады

Русия Президенты Владимир Путинга мин дә язган идем хат. Әллә элеккечә: «Хат башы – яз каршы!» дип куярга онытканым өченме – җавап алмадым. Матур итеп яздым үзе. Ватаныбызның чын патриоты дип бәяләргә тырыштым үземне. Бу хакта гыйнвар санында ук язасы идем дә, сыймады, кызганыч прокуратура белән бәйләнешеп киттек бит. Уйлап куйдым, әллә Путинга хат язуым ярамадымы икән?! Алай дисәң, хатымда экстремизм сүзенә ишарәләүче бер генә чәч бөртегем дә селкенмәде. Ярар, нишләтәсең, система үзгәрешенә яраклаша алмыймдыр, комачау итәмдер. Ләкин алга таба акыллырак булырмын, үземне яклау мәсьәләсендә дә. 

Ә «яз каршы» дип искәртергә онытылган хатым почта турында иде. Күреп торабыз, тагын берничә елдан Русия почтасыз калырга мөмкин. 

Хатымның күчермәсен алып калмаганмын, ә Путинга хат каналында ул озак тормады. Гел торадыр, Путин вакыты булган саен кишәрлекләп-кишәрлекләп ул хатларны укыйдыр, кирәкле һәм тиешле күрсәтмәләрен бирәдер, дип уйладым. Инде менә Путинга язганча түгел, исемдә калганча һәм тагын да тулыландырып язам хатымны.

– Авыр сугыш елларында да почта эшләгән. Ә бүген? Инде дистә еллар почтаның таркалганын, анда аек акыллы менеджмент булмавын, почтадагы реформаларның төпсез, уйланылмаган булуын кырыйдан гына күзәтеп торабыз. Почтада эшләргә кеше юк. 5 – 7 мең сумга кем эшләсен. Анда уртача хезмәт хакы 32 мең сум, дип әйтү дөреслеккә туры килми. Ул кыскартулар, эш сәгатьләрен киметү, күрсәткечләр белән матурланган статистика гына. Авылларда гына түгел, районнары белән почта бүлекчәләре ябыла. Шәһәрләрдә дә зур бүлекчәләрдә 1 – 2 хезмәткәр эшли. Минем абонемент тартмам урнашкан Казандагы 66нчы бүлектә, мәсәлән, 1 хезмәткәр ачып яба почтаны. Анысын да читтән, каяндыр китереп эшләтәләр. Әлегә чаклы газеталар гына югала иде, хәзер хатлар да иясенә тапшырылмый. Укучыларыбыз, адресат юк, яисә алмадылар, дип хатларын кире китерәләр һәм яңадан сатып алабыз, дип зарлана. Ә мин атнага 2 – 3 тапкыр почта бүлекчәсенә керәм. Бер тәрәзәгә өелешкән халыкны күрәм, почта тартмасын ачам, анда берни юк. Тәрәзәгә барып сорасаң, алып чыгып бирәләр булганны, ләкин мин абонемент тартмасы өчен аерым түлим, анда куярга иренәләр, дип тагын чират та торыйммыни?! 

Почтадагы хәлләр турында инде бер ун еллаптыр төрле дәрәҗәдәге мөнбәрләрдән ачынып, сыкрап сөйлим. Кызганыч, кайчак, бу минем шәхси зарым гына кебек тоела. Хәтта вакытлы матбугат буенча коллегаларымның да аптырап әйткәннәре бар: ни үзгәрә инде син сөйләгәннән? Мин генә сөйләгәннән үзгәрмәс, менә син дә сөйләсәң, таләп итсәң, ул да, тегеләр дә таләп итсә үзгәрер. Күзәтеп торыйкмыни, халык матбугатсыз, почтасыз калсынмыни?! 

Путинга почтаның бүгенге бизнесы турында да яздым. Почта бүлекчәләренең күбесе авылларда тишек-тошыклы биналарда. Анда эшләүчеләр бишмәтләр, киез итекләр киеп утыра һәм... гәҗит, почта әсбаплары түгел, токмач, ярма... ни генә сатмый. Бәяләрен карыйм, ул кибеттә арзанрак. Почтадагы товарның сыйфаты да шикләндерә өстәвенә. Бу бизнесмы? Бу почтаның матди хәлен яхшыртачакмы? Почтальон пенсия өләшкәндә, әби-бабайлар яхшысынмыйча гына, кирәкмәсә дә алып кала инде бу әйберләрне. Үз кызлары бит, авылдашлары, жәллиләр... 

Төрле дәрәҗәдәге җыелышларга чакырулар булса да, йөрмәскә тырышам хәзер. Почта турындагысы булса, бигрәк тә. Җыелышларны капка төбендәге гәпләшүгә тиңли башладым. Сөйләшәбез дә таралышабыз. Чыгыш ясаучылар, матур сөйләдемме, дип комплиментлар да ишетсә, башлары күккә тия. Андый комплиментларны мин бик еш ишетә идем. Чынлап та рәхәт булып китә, залны авызыңа каратып тота алгач, халык сине кайчан туктый инде, дип түгел, йотлыгып тыңлагач, ничек рәхәт булмасын инде?! Аннан соң берничә гәҗиттән интервью дә алалар әле... Һәм... мунча миченә пар бөркелде, ишек ачылды, мунча суынды. Икенче мунчаны көтәсе генә кала. Икенчесендә дә, өченчесендә... шул рәвешле калганнарында да шулай пар чыгарасы. Көннәрдән беркөнне, почтаның тәмам беткәнлеге искә төшәр, инде мондый хезмәтнең тарихта гына калганы тәгаенләнер. Халык гәҗит журналларны әллә кайлардагы юлсыз авылларда да вакытында алып укый иде, шул почта аша бер-берсенә кәгазь хатлар язышалар иде, дип сөйләрләр... Кызганыч, шуңа таба барабыз ахры. 

Путинга хатны мин болай чәчеп, җәелеп китеп язмадым анысы. Бу юлы вакытым таррак, кыска яза алмыйм, чөнки газетабызны нәшрият көтеп тора, соңара... 

Яшьлегемнән бер истәлек хәтеремдә. Армиягә Чаллыдан китсәм дә, ватанны саклаганда Брежневка әйләнгән шәһәргә кайтмадым, туган ягыма Арчага урнашырга мәҗбүр булдым. Фатирда бер урыс әбисендә тордым. Ялгызы гына игезәк бер кыз белән бер малай үстергән. Шәфкать туташы булып эшләгән. Тормыш шартлары бик кыен. Ул ике баласын күтәргән дә, Мәскәүгә, беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешковага киткән. Анда үтеп керә алган. Кайтышына инде торак әзерләп куйганнар. Тиешле кешеләренә барып җитә алсаң, проблемаңны хәл ит аласың, димәк. Менә хәзер дә Путин ишетеп алса, бар да хәл ителә. Урындагы түрәләр хәл итәргә тиешле әнә шундый шәхси вак мәсьәләләр, турыдан туры элемтә вакытында Путин ишеткәч, минут эчендә хәл ителде. Һәм бу чишелеш турында журналистлар узыша-узыша прогресс дип сөйләделәр. Донбасс кешесе дә, СВОда һәлак булган ир хатыны да шунда ук пенсияле булды... Һәм тагын шундый бик күп гади генә тоелган мәсьәләләр хәл ителде бу элемтә вакытында. Гади генә дидем, ләкин ул беренче карашка гына. Бүгенге бюрократик системага җайлашкан стена-ишекләрне үтәргә гади кешегә, гади соравын хәл итәргә, ай һай түземлек кирәк. Димәк, чүп кенә тоелган проблемаларны да ил башлыгына җиткереп кенә шулай тиз хәл итеп була торган илдә бар да тәртиптәме соң? Ник гаепле чукрак-сукыр чиновниклар җавапка тартылмый?! Дөрес, тол калган ханымга пенсия билгеләүдә ваемсызлык күрсәткән түрәләргә җинаять эше ачылды, дигән хәбәр булды. Ләкин мондый очраклар, чиновникларның башбаштаклыгы һәр төбәктә, һәр шәһәрдә, һәр салада җитәрлек. Димәк, системага реформалар кирәк, түрә йомшак канәфиендә рәхәтлек татып кына утырырга тиеш түгел, халыкның хезмәтчесе икәнлеген белеп торырга тиеш.

Сүз башым почта турында иде бит, ягъни Путинга хатым турында. 1,6 миллионнан артык мөрәҗәгать кабул ителгән анда, шуның берсе минеке. Һәр мөрәҗәгать тикшерелә, мөрәҗәгать итүчегә элемтәгә чыгачаклар, дип тә әйттеләр. Ләкин җавап алмадым. Димәк, почта темасы бүгенге Русия өчен мөһим түгел. 

Ә безгә эшләргә кирәк. Шушындый катлаулы ситуациядә дә эшне параличландырмаска. Газеталар килмәде, дип зарланучыларга почтадан таләпчәнрәк тонда сорарга. Җибәрмәделәр, дигән сүз ялган. Китермәсәләр, китерә торган бүлекчәдән соратып алырга тиешләр. Газета һәр айның беренче пәнҗешәмбесендә укучыларына таратыла. Бу катгый график. Ул бәйрәм яллары туры килгәндә генә авышырга мөмкин. Кызганыч, редакция дә кайчак очына чыга алмый югалган гәҗитләрнең, мондый очракта җай булса, илтеп бирү, яисә бандероль белән җибәрү мөмкинлеген карыйбыз. Әлбәттә, бу болай да авыр финанс хәлле редакция өчен матди яктан кыйммәткә чыга. Әле вакытны да ала... 

Инде тагын да зур проблема – хатларның югалуы. Почтага салганчы, хатыгызны фотога төшереп, ватсап (тыелган Мэта ширкәтенә карый), МАХ яисә интернет-почта аша да җибәрсәгез, ышанычлырак булыр иде. Үзегез булдыра алмасагыз, күршегездән, балаларыгыздан ярдәм сорагыз. Тик фотоларны тикшерегез, сезнең текст танырлыкмы, укып буламы? Авыл, кеше исемнәрен ачыграк, пичәтле хәрефләр белән язсагыз иде. Юкса, без таный алмыйча, ялгышып, үпкәләү очраклары да бар. 

Менә шундый хәлгә калдык җәмәгать... Хат язышу да бик кыен... 

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии