Җиңелмәс армия һәм бәдрәфсез Русия

Җиңелмәс армия һәм бәдрәфсез Русия

Советлар Союзының иң зур казанышларының берсе – Космонавтика көнен чираттагы тапкыр билгеләп үттек. Дөрес, ул элекке кебек югары пафослы түгел инде, анда-санда язылган мәкаләләр, күрсәтелгән фильмнарны исәпкә алмаганда, 12нче апрель – кешенең беренче булып галәмгә очуы көне икәнен белмәүчеләр дә җитәрлектер. Гомумән, бүгенге космонавтика кичәгесеннән куәтлерәк микән?! Техник мөмкинлекләрне узып коррупция үсеш алган вакытта бу гаҗәп түгел. Генераль Прокурор Юрий Чайка да «Ростех» белән «Роскосмос»та 1,6 миллиард сум акчаның югалуы турында хәбәр итә. Элекке елларда да акча белән намуслы эш итү буенча аерылып тормады безне галәм белән тоташтыручылар. Болай дәвам итсә, Юрий Гагариннарны искә алып, шул тарихта калган геройларыбыз аркылы горурланып илдә патриотлык хисләре тәрбияләргә калмагаек.

Космонавтика көне уңаеннан Владимир Путин «Энергомаш» фәнни-җитештерү берләшмәсендә булды һәм бер бик кызыклы белдерүне тагын кабатлады: Русия профессиональ армиягә күчәчәк. Бу белдерүгә ышансак, ир-егетләргә хәрби бурыч үтәү бурычы мәҗбүри булмаячак. Дөрес, бу көнне китергән таңның тиз генә атачагына ышаныч юк дәрәҗәсендә. Армия реформасы өчен бик зур акчалар кирәк, ә ул бүген юк. Булыр микән?! Урлашканнан соң бик аз кала бит…

Хәер, бүгенге армия өчен дә аз акча сарыф ителми. Ил бюджетында иң саллы өлешне саклану министрлыгы бүлеп ала. Ләкин нәтиҗәсе нинди? Мин үзем 1982–84нче елларда ук хәрби бурычымны үтәдем. Институттан соң, бармый калырга мөмкинлек булса да, үзем теләп киттем. Армия мәктәбен һәр ир-егет үтәргә тиеш янәсе… Ләкин армиягә баргач, бу мәктәпнең ахмаклык икәнен бик тиз аңладым. Ул чагында да дедовщина, мәгънәсез приказлар белән яши иде инде армия. Бүген дә шулайдыр дип беләм. Армия мәктәбе кешегә берни бирми, бары тик ахмаклык, һәм аның белән килешергә мәҗбүр ителү буенча чыныгу мәктәбе генә ул. Коррупциягә кереп баткан, үзеңнән югарырак чиннарның җүләр приказларын, дөресме-юкмы – «баш өсте» дип үтәргә әзер торган солдат тәрбияләгән армия ватаныбызны саклый, яклый аламы? Белмим, әйтик, Бөек Ватан сугышы 78 ел элек түгел, бүген булса… Алла сакласын! Бүген рух та, карашлар да башка. Патриотизм дип масайсак та, ул бармы? Көчлеме? Мин бу сорауга анык җавап бирә алмыйм. Без бүген тиеш, тиеш. 18 яшенә кадәр төн йокыларын калдырып борчылып үстергән улыбызны армиягә озатырга тиешбез, салымнарны түләргә, яңадан яңа салымнар уйлап чыгарган, яңа түләүләр иҗат иткән хакимиятне хөрмәт итәргә яратырга тиеш… юкса, закон минем яклы түгел, хөрмәт күрсәтмәсәм, яратмасам, каршылык күрсәтсәм, мине җәза көтә.

Шулай булгач, патриотизмның никадәр дәрәҗәдә булуын үлчәп буламы? Бүген Русиядә һәр өченче кеше гаиләсендәге кешеләргә яз-көз аяк киемнәре сатып ала алмый. Русиялеләрнең 35,4 проценты андый мөмкинлеккә ия түгел. Бүген һәр бишенче русияле үзәк канализациягә тоташмаган шартларда көн күрә. 16,8 процент чокыр казып, юынтык суларын шунда түгә. Ә һәр уналтынчы русияле бәдрәфкә урамга йөри.

Хакимият Росстатның мондый күрсәткечләреннән канәгать булмыйча, аңлатма сорады. Росстат моннан соң илнең чәчәк атуын гына теркәп барачак.

Ләкин дөреслекне яшереп буламы? «Коммерсант» газетасы белдергәнчә, русиялеләрнең 40 проценты тормышларыннан канәгать түгел. Күпчелек керемнәренең азлыгыннан, медицина һәм белем алу өчен түләү мөмкинлеге булмаудан зарлана. Бары тик 14,3 процент халык тормышыннан канәгать, 20,2 проценты – риза, үз хәлләрен бик авыр дип билгеләүчеләр 13,2 процент, уртачадан түбәнрәк диючеләр 25,2 процент булган.

«Газета.Ru» хәбәренә караганда, Русиядә үлүчеләр саны үсә. Узган ел ул 32 төбәктә арткан. Илдә кеше саны 100 меңгә кимегән.

Бүген кеше һәрнәрсәдә экономияләргә тиеш. Табыннары тиешле продуктлар белән тулы гаиләләрнең саны да кими барадыр. Кибетләрдә арзанлы продуктлар эзләп йөрүчеләр миңа еш очрый, аларны сыйфат кызыксындырмый, бары тик бәясе…

Чынлап та минем кышын фатир өчен коммуналь түләүләрем 12 мең сумнан арта. Шуңа телефоннар, интернет, телевидение дә өстәлә. Көнкүреш техникасы ватылса, кая барасы? Тукланасы, кием-салым аласы бар… Фатирым әллә нинди кәттә, дип уйламагыз, стандарт. Ярый да ачтан үтермәслек кенә булса да эшең булса… Көн саен диярлек танышларым, кая да булса урнаштыруны сорыйлар. Бүген дә бер классташым, шофер булып урнашыр идем, дип шалтыратты. Безнең әле 63кә кадәр, пенсиягә тагын 5 ел эшлисе бар, үлмәсәк. Классташларымның шактые юк бит инде.

Үз эшеңне булдырыр идең, ай-һай киртәләрне ерып чыга алырсыңмы? Авылдашларым арасында ит-сөт җитештерүчеләр, бакчаларында ни дә булса үстереп сатарга тырышучылар бар. Чиста ризык. Тик кайда сатасың? Безгә үзебезнекен, үзебездә җитештерелгән сыйфатлы әйберне сату түгел, Кытайдан, Төркиядән китерелгән сыйфатсыз, зыянлы әйберләрне сату отышлырак. Кытай белән Төркия ашата-киендерә, ә үзебез? Без шул кием-салымны гына булса да тегә алмыйбызмы? Бүген анда-санда сарык үрчетүчеләр бар әле. Тик тиресен ташлыйлар… Ә туннарны Төркиядән сатып алабыз.

Эх, дим дә, безгә халыкның хәлен тагын да мөшкелләткән пенсия реформасы, чүп реформасы, яңа түләүләр, яңа салымнар реформасы түгел, җитештерүне җайга сала торган реформа, эшмәкәрлекне үстерә торган шартлар тудырырга кирәк иде.

Социаль яклау вәгъдәләре, милли проектлар бар. Ләкин алар шул ук халыкның үз акчасы бит. Чүп реформасы, яңа салымнар, акцизлар, түләүләр, бәяләр хисабына халыкның кесәсеннән җыела торган акча ул. Бүгенге бюджетны промышленность түгел, Аллаһ тарафыннан бушка бүләк ителгән табигый байлыклар һәм халыкның үз кесәсе тулыландыра шул. Кайчанга кадәр шулай дәвам итәр?!

Исәнлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии