Бәяләр чыгымлый, «тышау» бармы?

Бәяләр чыгымлый, «тышау» бармы?

Русия җитәкчелеге чираттагы тапкыр бәяләрнең артуына борчылуын белдерде. «Советлар Союзында, бар да бар, ләкин барысына да җитми иде. Ул чакта дефицит булганга җитмәде. Ә хәзер кешенең бүгенге базардагы продуктларны сатып алырга акчасы җитми, продуктларның кыйммәтләнүенә пандемия сәбәп түгел», – диде ул, моны эчке бәяләрне дөньяныкына тәңгәлләштерү, экспорт мөмкинлекләрен файдалану, дип бәяләде.

Бездә Путин әйткәч, бар дөнья кузгала. Хөкүмәт, хокук оешмалары мәш килә. Хәтерләсәгез, Путинның бер сүзе җитте, Конституция дә искә алынмады, мәктәпләребездә татар телен укыту җинаятькә тиңләнде. Инде менә бар да тәртипкә салынды, татар теле белән балаларыбызның башлары катмый…

Бу юлы да хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин бәяләрне карар белән дә ныгытты. Мәсәлән, 2021нче елның беренче кварталы төгәлләнгәнче көнбагыш маена һәм шикәр комына бәяләр артмаячак. Шулай ук көндәлек кирәкле продуктлар он, ярмаларга да бәя артмаска тиеш.

Мин сүз башында «чираттагы тапкыр» дигән сүзне юкка гына телгә алмадым. Брежнев чорында үстем, Горбачев килгәч, чынлап торып эшли башладым… Аннан Ельцин, инде менә Путин белән 20 ел яшим. Һәм үз гомеремдә җитәкчеләрнең бәяләргә борчылуын бер генә тапкыр ишетмәдем. Әйбәт бит инде, борчылгач. Шулай борчылабыз, ашыгыч чаралар күрелгән сыман була да, бераздан онытыла. Бу хәл бензин бәяләре белән ничә тапкыр булды инде. Чәй-шикәр тирәсендә дә булгалап тора. Монысы да, шуңа күрәме, минем үземне аптыратмады да, сөендермәде дә. Хөкүмәт вәгъдә итә бит – 2021нче елның беренче кварталында да арзанлы писүк белән чәй эчәчәкбез бит әле. Ә аннан соң…

Хәер, хөкүмәткә җитештерүчеләрне, сатучыларны килештереп әллә ни тир түгәсе булмас, елның елында кышкы чорда шикәр комына ихтыяҗ кими. Аның бәясе болай да төшә торган иде. Ул гадәттә, җәйге айларда, җиләк-җимеш бакчаларында эш кайнаганда кыйммәтләнә. Ә монда җайлы гына эш күрсәтеп калып була. Менә Путин әйтте, Мишустин колакка элде һәм үтәде, нәтиҗәдә русиялеләр бәяләр монстрларыннан коткарылды…

Тик… Безнең редакция тәрәзәләре каршында гына чүп баклары. Элеккеге елларда тәрәзә каршында бомжлар яшәсә, соңгы елларда алар каядыр юкка чыгып беттеләр. Аның каравы көн саен берүк кешеләрне очратам, эшкә йөргән кебек без ташлаган чүп бакларында казыналар. Ташландык, сукбай кыяфәтлеләр дә түгелләр. Пакетларына нидер аралап тутыралар, нидер кабымлап та карыйлар. Әле вирус белән авырып, өйгә дә кайтмый редакциядә яшәп алдым, беркая да чыкмый дөньяны тәрәзәдән күзәттем. Көнгә 5-6 ревизия генә ясалмыйдыр чүп савытларына. Ара-тирә очраган исерекләрне исәпкә алмыйм, минем тәрәзә төбендә кемдер оныткан, тәрәзәләре коелып беткән машинада кунып-төнеп ятучылары да бар. Чүп актаручыларның артуы соңгы елларда күзәтелә.

…Бервакыт кибеттә бер әби янәшәмдә бик озаклап эремчек карап торды да, авыр сулап миңа эндәште:

– Улым, бик ашыйсым килә, шушы эремчек өчен генә түли алмыйсыңмы?

– Куегыз әби, каймагын да алыйк, – дип татарча эндәшкәч йөзе яктырып китте карчыкның. Әле җиләк-җимеш тә өстәп, бер пакет кулына тоттырдым. Сорашмадым, ничек, ни хәлдән шулай. Бәлкем балалары да бардыр, бәлкем, үзе мәгънәсез хөрәсәндер, ә бәлки исерек улы белән җәфа чигәдер, яисә дөм ятимдер… Алган пенсиясен фатирга түләгәч, ни генә кала бит. Минем фатирыма, мәсәлән, кышын 12-13 мең түләү килә. Әле интернет, телефон, телевизор… Шуңа күрә бу әбидән, минем тәрәзә каршындагы чүплектә казынучылардан кызыксынырга түгел, сорауларымны хөкүмәт, ил башлыкларына юлларга кирәк. Ник? Нигә һаман артка тәгәрибез? Аллаһы Тәгалә биргән мул байлык өстендә утырып та, хәерчелек чигендә, чүплектә казынучыларны күзәтеп яшибез. Аның каравы миллиардерлар арта. Кемдер байый, кемдер бөлә. Әти-әниләребезнең бөкреләрен чыгарып, кан түгеп төзелгән тормышны, СССРдан калган байлыкны һаман ашап үзләштереп бетерә алмыйбыз. Казна буш. Җитештерүдән керми. Бу пандемия чикләүләре бераз булышты казнага, штрафлар хисабына. Яңа салымнар, түләүле хезмәтләр үрчи… Барына да түләргә. Әнә мисал: шәһәрдә машина санын киметү өчен түләүле парковкалар булдырылды. Машина кимемәде, ә казнага яңа җыемнар барлыкка килде… Түләргә, түләргә…

Росстат мәгълүматларына караганда, 2019нчы елның ахырыннан быелның 7нче декабренә кадәр шикәр 72,7 (!), көнбагыш мае 25,9, бодай оны 12,7, арыш ипие 7,4, күмәч 7 процентка кыйммәтләнгән. Бу кыйммәтләнү башка продуктларда да күренә. Җитәкчеләр телгә алмаган карабодай ярмасы, мәсәлән, 40,6 процентка кыйммәтләнгән. Тик бер сорау: ник моңарчы күрмәгәннәр моны?

Бәяләрне билгеләүнең механизмы көйләнмәгән Русиядә. Бүген, мәсәлән, сөтне җитештерүгә караганда, аны эшкәртү һәм сату отышлырак. Ел дәвамында фермадан чыкмаган крестьян тиенгә җибәрә сөтен, ә җитештерүче, аннан да бигрәк сатучы 200әр процентлы өстәмә коэффициент куеп байый. Моны үзебезнең «Безнең гәҗит» мисалында санап күрсәткәнем бар. Әйтик, бүген газетабызның бер данәсен киоскларда сатучылар бездән 10-11 сумга ала. Сезгә 35–50 сумга сата. Редакциянең 10 сумында редакция коллективы эшчәнлеге, нәшрият чыгымнары, салымнар… киоскта тик сатып утыручы өлеше – 25 – 40 сум. Әле сатылмый калган газетаны киредән НДСлар кушып, кыйммәтрәк хакка редакциягә кире саталар. Оттырышсыз табышлы бизнес. Сәүдә челтәрләре дә шулай, базарга үз басымнары белән эш итә. Сатылмый калган, срогы чыккан продуктларны җитештерүчегә кире тапшыра. Чимал җитештерүче, эшкәртүче һәм сатучы арасындагы бәяләр, өлешләр коэффициентын көйләми торып, базардагы бәяләр әнә шулай күбеккә корылган булачак.

Торак-коммуналь түләүләрен тикшерә башласаң да, анда бик күп саннар күпертелгән. Инде пенсионер нишләсен, чүп савытын эзләргә, актарынырга мәҗбүр ул. Хрущевкада яшәүче әбиең 10 – 15 мең сум пенсиясенең, ким дигәндә, 5–6 мең сумын фатирына түли. Ашарына, даруларына күпме кала?

Шуннан чыгып, мин бәяләрне ниһаять көйләячәкләр дип, бу юлы да аһ итмим. Бу пиар, һәм чираттагысы. Әле соңгысы булмас. Киләсе елда сайлаулар буласы бит. Ә пиар кирәк. Хәерчелек арта, пандемия башлыча вак бизнес, гади халык кесәсенә китереп сукты.

«Иҗтимагый фикер» фонды үткәргән халык сораштыруларыннан күренгәнчә, халыкның 33 проценты ярлы яши, бу бит һәр өченче кеше, дигән сүз! 12 процент сораштырылучы соңгы 10 елда хәерчеләнгәнен белдергән. Русиялеләр хәерчелекнең сәбәбен түбән хезмәт хакында, кыйммәтчелек, эш урыннарын югалтуда күрә.

Моңа кадәр Путин ТАСС хәбәрчесенә 17 мең сум алучыларны урта класска керткән иде, аныңча кереме минималь хезмәт хакыннан (11280 сум) бер ярым тапкырга артык булса, кеше бай яши. Долларга күчергәндә ул 240 доллар чамасы. Ә Америкада эшсезлек пособиесе уртача 238 доллар, кайбер штатларда 2 мең доллардан да артып китә. Димәк, Американың эшсезе безнең 70 процент дип тынычландырган урта класска караганда яхшырак яши. Ә бәяләрнең бездә дә дөнья бәяләренә тиңләшүен беләбез инде.

Кыскасы, бар да әйбәт. Тик шунысы, бездә иң ышанычлы һәм тотрыклы нәрсә ул бензинның кыйммәтләнүе. Халыкара базарда нефть кыйммәтләнә, бензин хакы арта, нефть очсызлана – бензин һаман кыйммәтләнә. Бензинга тагылып продуктлар да, башкасы да кыйммәтләнә. Бу Русиянең үз үзенчәлеге. Инде менә узган гасырның 80нче елыннан бирле шулай. Ил башлыклары алышынды, вәзгыять шул ук.

Ихтирам белән,

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии