Иминлек телик...

Иминлек телик...

Бүген кем генә тынычлап йоклый ала икән. Мин дә бик борчылам. Украинадагы «махсус операция»нең озакка сузылуын, һәр тарафтан каршылыклы хәбәрләр, яла ягышу, һәм ахыр килеп кибетләребездәге киштәләрне күреп-ишетеп ничек инде борчылмыйсың.

«Махсус операция»не бик тиз җиңеп чыккан булыр идек, әгәр бар дөнья безгә каршы күтәрелмәсә. Хәтта тимер читлеккә бикләнеп, кеше хокукларының ни икәнен дә белмәгән, халкының ач ялангач булуына карамастан, дөньяны атом бомбасы белән өркетеп яшәгән Төньяк Корея да мондый санкцияләрне кичми.

Кибет киштәләреннән шикәр комы юкка чыкты. Ярмалар юк. Бәяләр 2 тапкыр күтәрелде.

Мин кичә аптекага кердем. Калкансыман бизем хасталы, шуңа гомер буе дару эчәргә тиешле. Көн саен. Әгәр тукталсам, эшләр хөртигә китә. Әле бер-ике айга даруым бар. Ул беткәч нишләргә? Дару Алманиядә җитештерелә. Бу киң таралган авыру, миллионнар минем язмышлы. Катлаулырак язмышлылар никадәр? Нишләргә? Кемгә зарланырга?

Кеше бүген кесәсен ешрак капшарга мәҗбүр. Әнә «Коммерсант» газетасы экспертлар фикеренә таянып, Татарстанда яшәүчеләрнең дә алдагы айларда реаль керемнәре 10 – 15 процентка кимер, дип белдерә. Бу исә 2021нче елда ирешелгән уңышларны тулысынча юкка чыгара ала. Мәсәлән, Татарстанстат, узган ел халыкның реаль кереме 4%ка үсте, дип сөендергән иде бит. Әлбәттә, рәсми статистикага һәрвакытта да зур ышаныч белән карамыйбыз, әмма бүген, чынлап та, пандемиягә дә карамастан, начар булмаганын аңлыйбыз ул чорның. «Коммерсант» хезмәт хакларының да 2014нче елгы күрсәткечләргә җитә алуын язган. Белгәнегезчә, 14нче елдан бездә алга китеш булмады диярлек. Хөкүмәттәгеләр тарафыннан кризис төбенең һаман тирәнгәрәк күчерелә баруын гына теркәп тордык. Ел саен бу чиктер, дип уйлап, аның чик булмаганын аңлый идек.

Инде менә «махсус операция» сәбәпле кертелгән санкцияләр һәркемнең кесәсенә сугачак. Рәсми мәгълүматларга караганда, 4нче мартка ук еллык инфляция 10 проценттан арткан. Росстат мәгълүматына ышансаң, ай башына җиңел машиналар бәяләре 17,1 процентка, телевизорларга – 15, тузан суырткычларга – 14,5, смартфоннарга исә 9,6 процентка күтәрелгән. Азык-төлек бәяләре дә 10 процентка кыйммәтләнгән.

Өстәвенә армия корбаннары булу да күңелгә шом сала.

Чит ил фирмалары белән бәйле оешмалар Русиядән китә, анда эшләүче меңнәрчә кеше эшсез кала.

Менә шундый шартларда да, кеше иртәгәге тормышы турында уйламый: Украина фашистларын ничек дөмектерү турында ярсый. Кибетләрдә үзебезнең кишерләребез кыйммәтләнүдә дә, халыкның күпчелеге Байденны сүгә. Социаль челтәрләрне ачсаң, хәтта һәлак булган егетләр турындагы хәбәрләр астына да, аналарны юату сүзләре сирәк языла, «дөреслек безнең якта», «без җиңәрбез» рухы таратыла. Инде башкача фикер йөртүче килеп чыкса, аңа ташланалар: янәсе, «8 ел элек кайда булдың?», «Русия Украинаны нацизмнан коткара», «Русиягә санкцияләр «непочем», импортны алыштыруны тизләтәбез»... Әнә шулай низаг Украина җирендә генә түгел, үзара да.

Тагын да зур күпчелек бөтенләй дәшәргә курка. Ризасызлык протестлары тупас бастырыла чөнки. Телевидение-радио көн-төн аңлату эшләре алып бара. Менә шушы халыкны «агарту эшләре» алып баручы «патриотлар»ның үз хәлләре дә мөшкел. Халыкны «агартучылар» зур хезмәт хаклары ала, ә үзләренең чын тормышлары экраннар аша эт итеп сүккән дошман илләрдә. Анда виллалары, яхталары, шунда яшиләр, дәваланалар, балалары, оныклары шунда яши, белем ала. Шулай ук олигархлар да тормыш-көнкүрешләрен менә шул дошман илләрдә үткәрә, Русиядән табыш кына алалар. Аларның да бүген чит илләрдәге мөлкәтләренә арест салына. (Бу хакта тәфсилле язма 6нчы биттә). «8 ел элек кайда булдың» соравы тарафдарларын шушы «патриотларның» байлыкка ничек ирешүләре дә, чит илләрдәге мөлкәтләре дә борчымый, украинадагы фашистлар борчый. Алар «Хәрби операция» белән ризалашмаучыларны, тынычлык таләп итүчеләрне эт итеп сүгә. Гәрчә бүген ризасызлыгыңны белдерер чара да калмады диярлек. Урамга чыгарга ярамый, Инстаграм томаланды. Бәйсез мәгълүмат чаралары калмады, диярлек.

Менә шундый шартларда да үз сүзен җиткерергә талпынучылар җитәрлек. Гәрчә инде тоткарланучылар меңнәр белән саналса да. 14нче мартта 1 каналның «Время» программасы барганда алып баручы Екатерина Андреева артында плакат тоткан бер кыз пәйда булды. Плакат эчтәлеген Роскомнадзор һәм «Җинаять кодексы» газетабызда кабатлауны тыя. Әлеге адымга чыккан кыз – программа редакторы Марина Овсянникова социаль челтәрләрдә махсус белдерүен дә таратты, ялган сөйләп туйдым, дип белдерде ул. Ул шунда ук тоткарланган. Әлеге язма әзерләнгән вакытта бу кызның кайда икәнлеге мәгълүм түгел иде, адвокатлар таба алмый. Минем уйлавымча, аны Русия армиясенең дәрәҗәсен төшерү буенча яңа кабул ителгән матдә буенча хөкем итәрләр. Анда гаепләнүчегә 15 елга чаклы иректән мәхрүм итү яный. Турыдан туры эфир мәсьәләсе бик четерекле дә. Экстремистлык, иң йомшак дигәндә, хулиганлык, дип бәяләнеп хөкем ителүе дә бар.

Мин бу баланы акламыйм да, гаепләмим дә. Ул шулай федераль каналга бәреп кереп, минемчә, үз язмышын бозды. Ризасызлыгыңны нәтиҗәсе күренми торган ысуллар белән белдерү – ул үзеңне һәлак итү генә. Кызганыч әлбәттә. Әмма мине Екатерина Андрееваның бу инцидентта үзен ничек тотуын аңлатуы гаҗәпләндерде, ул гына түгел...

Андреева йога белән шөгыльләнүен әйтә, һәм аңа менә шул тәҗрибәсе ярдәм иткән дә: «үзенә кыя кебек басып тор» дип команда биргән. Харап «кыю» адым... Миндә сорау туа, режиссерлары да кыя кебек басып торганнармы, алар да йога белән шөгыльләнәме? Югыйсә, 22 ел телевидениедәге эшчәнлегем, күбесенчә турыдан туры эфирда эшләгәнем (әле бүгенгедәй мөмкинлекләр дә юк иде) тәҗрибәсеннән чыгып әйтәм, эфирда төрле хәлләр була. Әмма анда кыя кебек басып торырга ярамый, секунд эчендә карар кабул итеп, ситуацияне төзәтәсе. Ул бик җаваплы эш. Дикторны штурвал артындагы пилот белән юкка гына чагыштырмыйлар. Минем тормышымда да төрле хәлләр булды: кунакларның үзләрен адекват тотмаган чаклары да, аппаратуралар ватылу, мебель ишелү дә. Мин бу низагны карадым да, «Время» программасында һөнәри яктан җитлекмәгән кешеләр эшли икән дип таптым, шул исәптә Е.Андреева да. Аның җөмлә артыннан җөмлә тезеп тыкылдавын болай да кабул итә алмый идем, экраннан караганда, эмоциональ яктан бик үк тыныч булмаган кешегә охшата идем.

Сүземнең ахырында, Аллаһыдан тынычлык, иминек сорыйм. Ниһаять аек акыл җиңеп, низаг хәрби телдә түгел, килешүләр телендә өстәл артында хәл ителсен иде.

Ил-йортларыбызга иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии