Суга батучының проблемасы үзендә...

Суга батучының проблемасы үзендә...

Менә тагын бер елны башлап җибәрдек. Нинди булыр ул? Теләк-өметләребез акланырмы? Иминлек, хөрлеккә ирешербезме? Сораулар, сораулар... Әлегә елларның һаман да авырая, ә тормышларның катлаулана баруын гына күрәбез. Бүген инде ансат кына машина да сатып ала алмыйбыз, фатирлы булу да хыялга күчә бара. Болай дәвам итсә, машина, торак базары туктап ук калмагае. Чөнки ипотекаларның да янына килерлек түгел. Дәүләт статистикасы күрсәткечләренең, телевизорда күрсәтелгән тормышның икенче дөнья икәненә торган саен ныграк төшенәбез. Әлеге газетабызның 14нче битендә 2025нче елның төп икътисадый яңалыклары бәян ителде. Бәяләр үсеше дә күрсәтелде. Күргәнегезчә, дәүләт мәгълүмат чаралары сөйләп торган инфляция күрсәткечләрен алар күпкә узып китә. Хәер, моның өчен кибетләрдә һәм АЗС таблолары каршында үз кесәңне капшап карау да җитә. Бүген инде 10, хәтта 100 сумлыклар акча түгел. Мең сумлык та вак акча кебек кенә калды. Пенсияләрнең һәм бәяләрнең артуын күзәтсәң, пенсия бигрәк мескен кыяфәттә кала бара. Ә хезмәт хакларын арттыру мәсьәләсе бөтенләй проблемалы. Эш бирүчеләр һәр тиенне саный. Таныш-белешләрем арасында да, хезмәт хаклары турында сүз катарга ярамый, без башкача булдыра алмыйбыз, төшемлерәк эш эзләргә генә тәкъдим итә алабыз, дип йөзгә бәреп әйтәләр, дип зарланучылар бар. Шушы шартларда уртача хезмәт хакы 90 мең сумга якын дип санап чыгарганнар иде ел ахырында. Мин «ТНВ» телеканалында «Таяну ноктасы» тапшыруында катнашып бу нисбәттән телетамашачыларга да мөрәҗәгать иткән идем, кайсыгыз 90 мең сум ала, кул күтәрегез, дидем. «Безнең гәҗит»не укучылар арасында да 90 мең сум хезмәт хакы алучы бармы икән?! Безнең халыкта «кеше ышанмастайны чын булса да әйтеп торма» дигән гыйбарә бар. 90 мең сумлык хезмәт хакы мин бик еш кабатлый торган мәзәк-мәсьәләгә дә туры килми торгандыр әле. Әйтик, ун баланың тугызы кәбестә ашый, ә берсе ит... Ә уртача алганда бар да голубцы ашый булып чыга. 
Хәер, бездә икътисадны ал да гөл итеп күрсәтү өчен аны «дөрес» итеп санарга кирәклеген аңладылар инде. Шул санау тәртибенә карап халыкны «баетырга» да була бит. Менә бу 90 мең сумлык хезмәт хакы да бар салымнар белән бергә санала икән. Ә салымнар әйбәт салына: тәгаенләнгән хезмәт хакының яртысы диярлек салымнарга китә. Әле шул салымнардан соң да, кесәгә кергән акчадан да кибетләребездә өстәмә салым калдырабыз. Өстәвенә, кем әйтмешли, һава өчен дә түлиселәребез күп. Шәһәр урамнарында бушлай туктап торыр урын калмады, хәзер инде юлларыннан үтү өчен дә түләү кертү турында сүз бара. 
Яшибез дә түзәбез дә әле. Тик бәяләр генә түгел, иминлеге дә какшый бит. Кайчандыр угрылардан фатирларыбызны, машиналарыбызны җиде кат йозак артына яшереп саклый идек. Хәзер йозак артына качып калып булмый. Телефоннан гына «чишендерәләр» (Тәфсилле язма 26нчы биттә дә). Мошенниклар шалтыратмаган берәр кеше калдымы икән инде? Минем танышларыма да шалтыраталар, алданучылар да бар, язып, сөйләп, кисәтеп торуларга карамастан. Минем үземә дә даими шалтыраталар: «орган»нардан да, «банк»лардан да. Банклар димәктән, ни өчендер Сбербанк, Альфабанк исеменнән шалтыратучылар күп. Бу инде безнең персональ мәгълүматларыбыз ышанычлы сейфларда түгел ахыры, дигән шикле уйларга этәрә. Гомумән закон бозуларга каршы көрәшүче даирәләрдә мошенникларның казанышларга ирешүләренә ярдәм итмиләрме икән, дигән ялгыш фикер дә туа. Ни өчен икәнен соңрак телгә алырмын. 
Миңа телефон операторлары булып та шалтыраталар. Янәсе, мин күптәннән шушы оператор аша сөйләшәм, хәзер килешүне яңартасы икән. 
– Алга таба да элемтәдә калырга телисезме? – дип сорыйлар телефонның теге ягында. 
– Моңарчы сөйләшкәнмен икән, нигә соң капыл гына туды бу сорау, – дим мин дә инде кем икәнлекләрен чамалаган хәлдә.
– Менә шуңа күрә шалтыратабыз да бит инде.
– Мошенник әфәнде, миңа шалтыратырга кирәкми, – дим. 
Теге якта психланалар, мин сездән мәгълүматлар сорамыйм, сез чамалап сөйләшегез, һ.б. янаулар. Ә мин аның саен котыртам. Психланып телефонны өзәләр... 
Гомумән, мондый шикле шалтыратулар булганда сөйләшмәвең хәерле, чөнки өлкән кешене алдау, башын бутау кыен түгел. Тавышыгызны яздырып алып, якыннарыгызга сезнең тавыш, хәтта йөзегез белән дә, бәлагә эләктем, дип мөрәҗәгать итә алалар. Элек телефон мошенниклары, башлыча, төрмәчеләр иде. Ә хәзер аларга Украина ягыннан да өстәлделәр. Русиядә халык арасында хаос, паника тудыру өчен Украинада махсус кибертехнология үзәкләре булдырып, анда Русиягә санкция игълан иткән илләрнең иң акыллы IT-белгечләре эшли бугай. Моның максаты бер, паника тудыру һәм русиялеләрнең акчасын урлау. Шушы мошенниклар кушуы буенча русиялеләр тарафыннан җинаятьләр дә кылына.
Телефон мошенниклары көн саен 20 млн (!) кешегә шалтырата, бу елга 7,5 млрд шалтырату дигән сүз. 2024нче елда алар 250 млрд сум зыян китергән, дип белдерде Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Станислав Кузнецов.
Русиялеләр ышанучан бит, бигрәк тә зур урыннардан, хәтта «генераллар» шалтыратса... Инде тавышлары да, хәтта йөзе дә охшатып ясалган «якыннарыгызны» ишеткәч, җебеп үк төшәләр. Тик юкка, беренчедән генераллар сезгә шалтыратмый, кирәк булса алар, урындагы гади полицейскиларга гына йөкли бурычны, икенчедән якыннарыгыз белән берничә минут эчендә генә берни дә булмас. Телефонны өзеп шалтыратыгыз, үзегез генә белгән сораулар бирегез. Иң яхшысы татарча сөйләшегез. Мошенниклар әле татарча тиз генә өйрәнә алмас. 
Хәзер поликлиникалардан табибка яздырабыз дип шалтыратулар күп. Чиратка яздык, беркетергә телефонга килгән кодны әйтегез, дип сорыйлар. Һәм кеше үзенең Дәүләт Хезмәте порталындагы шәхси кабинеты яисә банк кушымтасы, картасы паролен әйтеп, зур бәлаләргә юлыга. Иминият һәм башка хезмәтләр исеменнән дә алданулар күп теркәлә. 
Телефон аша алданулар шул кадәр киң колач алды ки, өстә аңа тиешле хезмәтләр күз йоммыймы икән, дигән шигем барлыгын да әйткән идем. Чынлап та шулай уйларга нигез бар. Күптән түгел бер танышымны «поликлиника»га язганнар. Аңышмый кодны да әйтеп ташлаган бу. Абайлап тиз генә МФЦга барган. Әмма анда аны тыңлап та тормаганнар. Ул арада Украинадагы бер адәм инде шушы танышым исеменнән эш йөртә алырлык бар хокукларга ия ышанычнамә рәсмиләштереп өлгергән. Үзенең мошенниклар корбаны булу ихтималын кисәтү өчен аңа ике көн төрле оешмаларның ишеген шакырга туры килгән. Һәркайда битарафлык, бу сезнең проблемагыз, дигән илтифатсызлык белән очрашкан ул. Әнә шуннан чыгып безнекеләр дә тегеләр белән бергә түгелме икән, дигән шик туды да инде миндә. Болай уйларга җирлек тә бар. Мин 2024нче ел ахырында бүгенге системаның тәмам череп таркалу ихтималын үз күзләрем белән күрдем. Ел ахырында авырып киттем һәм бүгенге больницаларның, анда эшләүчеләрнең нинди икәнлеген күреп шаккаттым. Моннан ун элек дәваланып чыккан дәваханәне танымадым, дөресрәге Гиппократ антын эчкән анда эшләүче табибларны... 
Язмыш тагын икенче сюрприз әзерләп куйган булып чыкты. Мин авыр операцияләр кичеп чыкканда, ишегалдында калган машинамны төнлә бер исереге бәреп киткән. 4 машина җимерелгән, шуның берсе минеке. Инде ике атна үтеп бара, җинаятьче табылды, дисезме? Юк, эзләүче дә юк. Бу хакта тәфсилләп сөйләргә әле иртәрәк. Анысы хакында киләсе санда.
Шуны гына әйтәм, тулаем аңладым: бүген илебездә суга батучының суга батуы аның үз проблемасы.
P.S. 22 яшьлек газетабыз яңа форматта икенче елын ваклый башлады. Почталар эшчәнлеге дә ишелеп барган бу чорда бергә була алуыбыз үзе бер бәхет тә, батырлык та. Алга таба да бергә булырбыз, дип өметләнәм. 
Яңа еллар бәхет, шатлыклардан гына торса иде. Ил-көннәребез тыныч, имин булсын! «Безнең гәҗит» аң-мәгърифәт таратыр, гаделлекне эзләр, мошенниклардан алданмау гыйлемен җиткереп торыр. «Безнең гәҗит»челәр алданмас, югалып калмас, дип өметләнәм.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии