Без ялганчы түгел…

Без ялганчы түгел…

Бүген журналистка үз вазыйфасы – мәгълүмат тарату эше белән генә шөгыльнергә туры килми, ул бүген юрист та, яклаучы да… һәм сүгелүче дә. Сүземне шулай башларга мәҗбүр иткән сәбәп – бер укучыбызның редакциягә шалтыратуы.

Газетабызның узган 10нчы гыйнвар санында басылган журналист тикшерүе – «Инвестор хуҗалыгыбызны бетерә» дигән язмага карата иде телефон аша әңгәмә. Үзен Арчадан дип таныштыручы безне бер яклы гына эш итүдә, дөреслекне күрергә теләмәүдә гаепләде. Һәм бу гаепләүләр, кызганыч, гомуми сүздә генә. Әйтик, без Биектау районындагы Мәмдәл авылындагы инвестор Фиркать Вахитовка медаль бирергә тиешле икән. Тик ни өчен икәнен генә аңлатып бирә алмады әңгәмәдәшем. Аныңча, бу инвестор авылны саклап калган. Пай җирләре өчен түләмәве гаеп түгел, әнә теләгән кеше салам алсын, янәсе. Кызганычка каршы, салымнарны үзең түләп, кемдер аннан бушлай файдалану дөрес булып чыгадыр, ахыры. Салам алсын, дигәнгә, ул бүген күпләргә кирәк түгел инде. Шул ук инвесторлар халыкны мал асрамаска өйрәтеп бетерде. Мең мәшәкатьләр белән асрап та, аны сата алмыйсың, әле кыйммәткәрәк кенә чыга.

Инвесторлар арасында да үрнәк итеп куярлыклары җитәрлек. Мәсәлән, минем туган авылым мисалы. Арча районындагы Түбән Оры авылыннан «Вамин» «амин» ясагач, таралып беткәч, җимерек фермаларны, лейкоз авырулы сыерларны, ташландык басу-кырларны күрше Әтнә районыннан «Таң» хуҗалыгы үз кулына алды. Бүген авылымны танырлык түгел. Сыерлар көр, фермалар төзек, ап-ак. Беркөнне махсус барып килдем, заманында көн-төн үкергән сыерлар бүген тавыш-тынсыз күшәп ята. Лейкозлы сыерлар бетте. Ындыр табагына күз салсаң да, күңел сөенә. Тик авылымда эшләүче кешеләр генә калмады. Өлкәннәр пенсиядә, яшьләр «Вамин»нан качып читкә китеп беттеләр. Таджикстаннан килгән кешеләр сыер сава. Инде эшләргә кеше булмаганлыктан «Таң» ширкәте дә авылны ташлап китеп бармасын, дип куркам.

Телефоннан менә шуларны мисал итеп китердем, безне дөрес язмауда гаепләүче абзыйга. «Вамин» буенча да ялгышам булып чыктым бит. Ул безнең авылыбызның күпме кредитларын каплаган… Тик ул аны үз кесәсеннән түгел, дәүләт акчасы белән каплады. Миллиардлаган кредитларын ничә тапкыр гафу иттеләр. Авылдашларым үләксәдән ясалган колбаса, сасыган сыр, майлар белән хезмәт хакы хисабына «тукланды», ә бәясе кибеттәгегә караганда кыйммәтрәк иде. Алмаучыларга капкадан атып китәләр иде, күпме кешедә күрдем шулай сасып ятканын. Акчасын тотып кына калалар. Тик бу җинаять өчен җавап бирүче булмады. Бу ризыкларны ташлыйлар иде, чөнки эт тә ашамый иде аларны. Үләксәләрне ит комбинатларына илтү гаҗәп хәл түгел иде авылымда, тик кеше боларны фаш итәргә курыкты. Безнең яшисебез бар, дип миңа дәшмәскә ялыналар иде. Минем авылымнан киткәнем дә юк, андагы тормыш күз алдымда. Шуңа күрә кемнеңдер туганы, якыны булганлыктан гына сез хаклы була алмыйсыз, хөрмәтле укучыбыз. Безгә дәгъва белән мөрәҗәгать итәсез икән, дәлилле сөйләшү булса иде аралашуыбыз. Юкса, безнең дә, үзегезнең дә кыйммәтле вакытыгызны юкка исраф итү генә була ул сөйләшүләр.

Аннан исемегезне сез кем дип тә әйтә аласыз, ә менә телефоныгыз һәм сөйләшүләр язып алына.

Һәркайсыбызга исәнлек, иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Без ялганчы түгел..., 2.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии