«Түзегез» дәвам итә

«Түзегез» дәвам итә

Депутатларның халык мәнфәгатен «кайгыртып» яшәүләренә һәрдаим инанып торабыз. Менә чираттагы тапкыр инандык: ДәүДумада хакимият фиркасе вәкиле, «Бердәм Русия» фракциясе рәисе урынбасары, хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Андрей Исаев дүшәмбе көнне, Русиядә пенсионерларның пенсия размерын күтәрергә ярамый, дип белдерде. Баксаң, ул илне 1990нчы еллар «капкынына» эләктерергә мөмкин икән, чөнки пенсионерларның баюы инфляциянең үсүенә китерәчәк. Депутат фикеренчә, пенсияләрне арттыру дәүләтнең реаль икътисади халәтенә таянырга тиеш.

Аңа кадәр Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында Владимр Путин тәкъдиме белән 2022нче елга пенсияләрне индексацияләү буенча яңа тәкъдимнәр әзерләнгәне хәбәр ителгән иде. Хәер, 2018нче елда инфляциядән югарырак дәрәҗәдә индексацияләү тиешлеге турында махсус канун да булдырылды. Шул рәвешле 2024нче елга уртача пенсия күләме 20 мең сум чиген узарга тиешле. Кызганыч, сүз белән гамәл арасында бәйләнеш кенә бик күренми. Инде менә депутат та кисәтә.

Мин «Бердәм Русия»ле депутатын шулай аңладым: пенсионер бүген ач торырга өйрәнгән инде, аның акчасын арттырып җибәрсәң, маемлап китмәгәе. Тик шунысы гаҗәпләндерә, ник соң депутатлар үзләре маемламый?! Үз акчаларын гел индексацияләп торалар. Алар пенсионерлар акчасы кебек берничә йөз сумга гына артмый, калҗалап кына арта... Димәк, пенсионерларның хәлен яхшыртырга акча юк, депутатларның, олигархларның үзләрен кайгыртасы бар: Алла сакласын, тормышлары начараеп китсә. Ә пенсионер инде күнеккән, моннан соң да түзәр ул. Хәер, депутат сүзенә колак салмадылар әлегә: Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков киләсе елда пенсияләрнең 7,7 процентка индексацияләнәчәген хәбәр итте. Ләкин бу санның реаль инфляция дәрәҗәсеннән ким булачагы көн кебек ачык булса да, пенсионерлар кайгыртылмый дип әйтеп булмый бит. Ара-тирә Путин да юмартланып китеп, аерым категория кешеләргә өстәмә акча өләшә. Бюджет акчасы булса да, аны рәсми телдә дә, рәсми булмаган телдә дә Путин акчасы дип атыйлар. Бу әлбәттә Путинның рейтингын тиешле югарылыкта тотарга ярдәм итү чарасы икәнен сәясәтчеләр күптән аңлады.

Менә «Гадел Русия» фиркасе лидеры Сергей Миронов пенсионерларга 13нче пенсия булдыру тәкъдимен Дума карамагына кертмәкче. 13нче хезмәт хакы үрнәгендә пенсионерларга да өстәмә 13нче ай пенсиясен өләштермәкче. Дөрес, экспертлар моның чынга ашачагына бик ышанып бетми, әлеге дә баягы – чама юк бит: бюджет тишек. Анда чыгымнар болай да җитәрлек.

Киләчәктә, минем уйлавымча, хакимият пенсияләрне реаль инфляция күләмендә индексацияләү мәсьәләсе буташсын өчен бер тапкыр гына бирелә торган акчалар өләшү алымын системалы кулланылышка кертергә мөмкин. Сентябрьдә өләшенгән Путин акчасы кебек ул пенсионерларның моң-зарын юарга булыша ала.

Быел Русиядә рәсми инфляция 8,1 процент дәрәҗәсендә тәгаенләнде. Мондый үсеш 2016нчы елдан бирле күзәтелмәгән иде. Киләсе ел офыгында да икътисадый хәлнең яхшыруына өмет чаткылары әллә-ни күренми. Дәүләт әле социаль мәгънәгә ия аерым товарларга бәяләрне көйләп тора. Ул да инфляция дәрәҗәсен бераз гына булса да авызлыклый иде. Хәзер моның уңышсыз алым булуын дәлилләргә тырышучы экспертлар арта. Үзәк банкта да пенсионерларны адреслы яклау яхшырак дип искәртәләр. Ләкин адреслы яклауның ниндилеген без инде тормыш тәҗрибәләрендә күргәләдек. Өметләрнең сөендермәвенә халыкара вәзгыятьнең дә тотрыксызлыгы, санкцияләр дә дәлил була ала. Бүген Русия – Украина мөнәсәбәтләрендә яңа борылыш хасил булды. Хәтта сугыш исе килә, дип әйтәсе килә башлады. Ә бу Русиянең халыкара абруен күтәрә торган күренеш дип әйтеп булмый. Изоляция, төрле чикләүләр дәвам итәчәк, тагын да кырысландырылачак, дигән сүз.

Экс-премьер-министр Дмитрий Медведевның «Денег нет, вы тут держитесь!» сүзе гел актуаль...

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии