Патриотизмга чикләр юк, ә акылга бармы?

Патриотизмга чикләр юк, ә акылга бармы?

Русиядә тагын бер бәйрәм барлыкка килергә мөмкин. Мәдәният министрлыгы патриотлык көнен календарьда кызыл итеп билгеләргә каршы түгел. Узган көздә игълан ителгән тәкъдим бу атнада әнә шулай мәдәният министрлыгы тарафыннан тагын искә төшерелде.

Хәтерләсәгез, аны былтыр Русиянең «Аванти» бизнес-патриотизм үсеше буенча эшмәкәрләр ассоциациясе президенты, беренче тапкыр депутат булган Рахман Янсуков ДәүДумага тәкъдим итте. Бәйрәм көне итеп 6нчы август кулай булыр, дип тәгаенләнде. Чөнки бу көндә 2014нче елда Русия Президенты указы нигезендә Көнбатышның санкцияләрен без дә җавапладык: эмбарго кертелде. Моны илебезнең иң баш патриоты, мотоциклчыларның «Төнге бүреләр» клубы җитәкчесе, Хирург кушаматлы Александр Залдостан та яклап чыкты, аны үзләре үк чын патриотлар бәйрәме итәргә булышырга вәгъдә итте. Патриотлык дигәннән, тик ни өчендер бу чын патриотларның чит ил матайларында җилдерүләрен мин аңлап бетерә алмыйм үзе.

АЯККА БАСАР ӨЧЕН ЧИТ ИЛНЕКЕН АШАМАСКА КИРӘК

Яңа бәйрәм тәкъдиме авторлары фикеренчә, мондый көн бик мөһим безнең өчен. Янәсе, бизнес җәмәгатьчелек һәм Русия гражданнары икътисадый блокада уңаеннан берләштеләр. Рахман Янсуков билгеләгәнчә, импортны алыштыру бурычын Русия җиңеп чыга алды һәм шулай итеп илебез икътисади яктан мөстәкыйльлеккә ирешә алачагын исбатлады. Дөрес, Президент Путин сүзчесе Д.Песковның аңлатмасыннан соң «патриотлык»ка дәшү энтузиазмы, ягъни бу көнне календарьда кызыл дата итү нияте бераз тоныкланып калды. Чөнки Дмитрий Песков мондый көн булдыруга сәерсенгәнен аңлатып өлгерде.

Эмбарго кертелгәннән соң чит илдән кертелгән йөзәрләгән мең тонна продуктлар яндырылды, җир астына күмелде инде. Татарстанда да бу эштән читтә калмадылар. Апастагы бер кибеттән табып алынган венгр казларын демонстратив рәвештә юк иттеләр. 3 түшкә казны куәтле экскаватор минут эчендә юк итте. 3 түшкәнең берсен берәрсе чәлдермәгәе дипме, моны хокук сакчылары карап торып эшләтте…

ЧУТСЫЗ БӘЙРӘМНӘР

Бәйрәм үзе начар түгел инде ул. Әнә әле Яңа ел каникулларыннан да чираттагы тапкыр йончып көчкә котылдык. Алда 23нче февраль, аннан 8нче март. Май бәйрәмнәре җитә. Тагын, тагын… Рәхәтләнеп ял ит, бәйрәм ит. Чуты югалган бәйрәмнәр. Әнә 4нче ноябрьне бәйрәм итәбез, аның нинди бәйрәм икәнен кайсыбыз тиз генә аңлатып бирә ала? Яшермим, мин дә аның турында ничә тапкыр язсам да, хәзер генә төгәл аңлатып бирә алмыйм. Конституцияләребез көннәре нинди бәйрәмнәр икән тагын, шуңа өстәп тагын аерым патриотлык көнен дә булдырсак… бу көн белән гражданнарыбыз шунда ук патриотларга әверелерме?

Тукта нәни генә тест: бу урында туктап, Русия аләмендә төсләрнең нинди тәртиптә булуын исегезгә төшерегез. Иманым камил, күпләребез төртелеп калгандыр. Алайса, Русия гимнын кемнәр белә? Әмма бу илдә патриотлык юк, дияргә урын бирми. Иң элек илебез гражданнары яшәгән Русия «Ватан» дигән бөек исемгә лаек булырга тиеш. Чит ил ризыгын ашамый гына патриот булып булса иде ул…

БӘЙРӘМ СЦЕНАРИЕСЕ (уенын-чынын кушып, төш күрәм)

Инде 6нчы август та бәйрәм итеп игълан ителсә, нишләргә? Мин инде үземә планлаштырып куйдым: чын патриот булырга, ягъни өйдә бар ризыкларның «тумышын» ачыкларга. Чит илнеке булса, илтеп тапшырыр өчен бер үзәк булдырырга, анда бер экскаватор яллап, бар җыелган азык-төлекне юк итәргә. Әлбәттә, бар да минем кебек аңлы булып бетә алмас… Андыйларны мин кылган гамәлләрне үтәргә мәҗбүр итәргә. Полициянең генә көче җитмәс, әлбәттә, чит ил матайларына утырып патриотизм таратучы Хирург Залдостан кебек аңлы кешеләрне туплап, ирекле халык дружиналарын оештырып, гаиләләргә рейдлар оештырырга, чит ил продуктлары булса, суыткычлары белән (анысы да импортный булырга мөмкин бит) конфискацияләргә. Аннан кер юу машиналарын, тузан суырткычларны, гомумән, нинди көнкүреш техникасы бар, барын да чыгарып түгәргә. «Импортный»лар русияле өендә калырга тиеш түгел. Юкса, нинди патриот була инде ул җә?! Менә шушы бәйрәм сценариен пропагандалый да алсам, мине, һичшиксез, депутат итәчәкләр…

МОНДЫЙ БӘЙРӘМНЕ, ДАЕШЬ, АЙ САЕН!!!

Инде бәйрәмнең көне буенча тәкъдимнәрем бар. Нигә аны нәкъ 6нчы августта итәргә? Әйтик, чит илдән кергәне өчен генә русиялегә ашарга ярамаган азык-төлекне тонналап таптаткан берәр көнне билгеләргәдер. Шәп указны шәп үтибез ич. Менә дигән патриотлар… Әйтик, Татарстанның Апас авылында теге Венгриядән адашып кереп качып калган мескен 3 каз түшкәсен прокуратура күзәтчелегендә изгән көнне. Татарстанның интернет тарафларында чираттагы тапкыр адәм мәсхәрәсенә калган көнен, бәлки, шулай ук мәңгеләштерергәдер. Гомумән, патриотлык көнен һәр ай саен булдырсаң да зыян итмәс… Балалары чит илдә яшәп, укып, үзләре дә дошман илләрдә фазендалар тотучы чын патриот түрәләр дә минем тәкъдимемә каршы килмәсләр.

Тик президент сүзчесе Дмитрий Песковны гына аңлап бетермәдем әле. Патриотлык көнен уңышлы гына 6нчы августка зур энтузиазм белән билгеләп ятканда, патриотизм турындагы изге ниятне кычкырып әйтүчеләр тукталыбрак калдылар. Юкса, патриотлык турында сөйләп, әнә шундый тәкъдимнәр белән шау куптару үзе үк дәү кешеләр алдында синең чын патриот икәнеңне күрсәтә торган фал. Иң мөһиме – әйтү, шулай итеп тавышыңны ишеттерү, ягъни эшләү түгел ич безнең илдә. Песков үзе дә патриот ул. Кызы Франциядә белем алса да.

ЯЛ ИКЪТИСАДНЫ КИМЕРӘ

Һәр бәйрәм Русия икътисадына зыянлы. Узган 2016нчы елда 249 эш көне булган. 117 ял, шулардан 14е бәйрәм. Шулай итеп халык елның өчтән берен ял итеп үткәрә. Икътисадчылар, 1 эш көнен ялга авыштыру илгә тәүлегенә 70–130 миллиард сумга, ә елга 1 триллион сумнан артыкка төшә, дип аңлата. Бу эчке тулаем җитештерүнең 2 проценты дигән сүз. Бәйрәмнәрдә предприятиеләр ишегенә йозак эленә. Гыйнвар, май айларында җитештерү күләме узган ай белән чагыштырганда шактый кими.

КӨНЕ БУЛЫР, ПАТРИОТЫ БУЛЫРМЫ?

Русияне аек акыл белән бик еш кына аңлап булмый шул. 6нчы август белән патриотлык тәрбияләргә теләгән патриотлар санкцияләрнең, эмбарголарның мәңгелек түгеллеген белә торгандыр. Аннан соң нишләргә?

Хәер, депутатларыбыз нишләсен инде, эт чапканда бет чаба, дигәндәй, синең барлыгыңны белгертәсе бар бит. Чын проблемаларны күтәреп булмый, аның өчен баштан сыйпамаска мөмкиннәр, бездә бар да яхшы бит. Димәк, тавышны әнә шулай кеше көлдерә торган идеяләр, сафсата аша булса да ишеттерергә мөмкин. Әнә ДәүДуманың тагын бер эше – исемнәр. «Непорядок» нинди генә исемнәр юк, янәсе… Алагаем мөһим проблема бу Русия өчен. Бу хакта 7нче биттән укырсыз.

ҖИР САЛЫМЫ КЫЙММӘТЛӘНӘ

Ә шул ук вакытта ДәүДума икенче бер канунны иҗат итеп ята. Ул беренче укылышта кабул ителде дә.

Төзелеп бетмәгән объектларга салым коэффициенты арта, дип хәбәр итә «Дейта» информ агентлыгы. Бу яңалык төзелеш алып баручы юридик затларга да, шәхси хуҗалыкларга да кагыла. Бары тик бакча йортлары гына бу категориягә керми. Юкса, төзелеш ияләре файдалануга яраклы йортларын да салым түли башлаудан качу өчен теркәми торалар. Ә җиргә салымны арттырып депутатлар аны теркәтүне тизләтергә мәҗбүр итмәкче.

НИШЛИ БУ АКШ?

Безнең Русия ярый әле ул. Менә Америкада ниләр булып ята?! Президент кадәр президентның указын суд юкка чыгарсын инде…

АКШның яңа президенты Дональд Трамп кайбер мөселман илләреннән гражданнарны Америкага кертүне тыю турында указ игълан иткән иде. Нью-Йоркның федераль округ суды бу указны тыйды. Трамп сайлангач, ниһаять, АКШ белән дуслашып, яхшы яши башлыйбыз, дип шатланучыларга, Русиядә күмәк бәйрәм башланганын күзәтеп мәкалә язган идем инде. АКШ демократик ил ул. Анда Трамп кына түгел, Аллаһы Тәгалә үзе төшеп идарә итсә дә, президент революция ясый алмый. Бездә менә ил башлыклары үзгәрә, аның белән вәзгыять тә алышына. Русия судлары президент указын юкка чыгара аламы? Бу Конституция буенча мөмкин булса да, практикада мөмкин түгел. Әнә Европа кеше хокукларын яклау судында җиңеп кайткан Навльныйга кабат суд булып, шул ук карар үз көчендә калдырылды. Судлар бәйсез, ләкин алар система эчендә. Газетабызда басыла башлаган документаль роман (12нче бит «Бер ришвәт тарихы») моңа мисал.

«АКТЕРЛАР» ШУЛ УК

Шулай итеп, Русия тагын президент сайлауларына әзерләнә. Инде беренче кандидатлар берәм-берәм ниятләре турында игълан итә. Бу сайлаулар да Явлинский, Жириновский, Зюганов компаниясендә үтәр. Президентлыкка амбицияләре булган кеше – Коррупциягә каршы көрәш фонды җитәкчесе Алексей Навальный катнаша алырмы, юкмы… әлегә мәгълүм түгел. Ул Кировта урман урлауда гаепләнеп кабат хөкем ителде, аңа шартлы срок бирелде. Димәк, театр да, актерлар да шул ук булачак. Шул спектакльне карап, мин дә картаеп барам. 30 елдан артык берүк сценарий. Тормыш та шул ук. Яшәеш тә. Завод-фабрикалар һаман эшләми, чат саен базар. Бар да сата, бар да чиновник. Менә шулай яшибез. Шулай патриот булырга тырышабыз.

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии