Тел кемгәдер һаман комачау итә

Тел кемгәдер һаман комачау итә

Татар теле, минем туган телем язмышы хәл ителде инде, балаларымны татар мәктәбендә, татарча укыта алсам да, оныкларыма үзем теләгәнчә татарча белем бирә алмаячакмын. Мин милли мәктәпсез калган халыкның бер вәкиле, Русия гражданины.

Урыс телле урам, телевидение, интернет мохитында яшәүче, барлык фәннәрне дә урыс телендә өйрәнүче минем оныгым 2 сәгать белән татар булып кала алырмы? Без әти-әниләре, әби-бабайлары өйдә туктаусыз татарча тыкылдап торсак та, алар моңарчы да урысча якка каералар иде. Чөнки мохит шулай.

Ярый инде, нишләмәк кирәк. Шуның белән тукталып калсын иде дә, ләкин тыныч түгелмен. Шовинизм чире белән агуланган шәхесләр, Русиядә бер милләт калдыру турында хыялланучылар бихисап бит.

Әнә Чаллы шәһәр советында КПРФ депутаты булып утыручы Сергей Яковлев бик тә абруйлы эш күрсәтә: үзенең «Живой журнал»ында Президент Владимир Путиннан Татарстан Конституциясен гамәлдән чыгаруны сорый. Шушы халык вәкиленә республикабызның статусы ошамый икән: ягъни аныңча, Татарстан Конституциясендә «дәүләт эчендә дәүләт» принцибы теркәлгән, ә федераль үзәк белән республика арасындагы шартнамәнең срогы чыккач, Конституция юридик көчен югалта. «Хәтта минем мөрәҗәгатьтән соң да Татарстанның Дәүләт шурасы да, президенты да республиканың төп канунын Русия кануннары белән тәңгәлләштерү эшен алып бармады», дип яза Яковлев. «Его величество» – галиҗәнәп депутат әйткәч, Татарстан җитәкчеләре аның сүзен үтәргә йөгерергә тиеш булган күрәсең. Ул Владимир Путинга да ультиматум куя, тыңламаса, Татарстан Конституциясен гамәлдән чыгармаса, Татарстан халкы аны сайламаска мөмкин янәсе: «Бу – сезнең Русия халкы, шул исәптән Татарстанда яшәүче һәм сайлауларда сезгә теләктәшлек белдерүче халык белән хезмәт килешүенең бер өлеше», ди депутат.

Менә бит нинди халык вәкилләрен сайлап куябыз без… Гомумән, минем язганнарым бар инде, депутатлыкка кандидат булып теркәлгәндә, машина йөртү таныклыгын алгандагы кебек медицина тикшеренүен үтүне таләп итәр идем мин.

Заманында Татарстан халкы референдумда республикабызны Суверен дәүләт, дип танып тавыш биргән иде. Русия хакимияте татар теленә һөҗүм итеп сәясәтне катлауландырды гына. Аны прокуратура түгел, халык үзе хәл итәргә тиеш иде. Әйтик, референдум белән. Татар теленең статусын, рус теленең дәрәҗәсен халык үзе билгеләсә, мин бүген биредә гаҗиз булып, кемгәдер үпкәләп мәкалә язып утырмас идем. Шовинистик рухлы затларның референдумнан куркырлыклары юктыр, үзебезнең «татарымыз» арасында да үз туган теленнән җирәнүчеләр җитәрлек бит. Әле менә Чаллыдан журналист Алсу Газизова профессиональ яктан үзен таныта алмагандырмы, юлын тапкан, Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән. 25 ел мәктәпләрдә татар теле укытып Алсу ишеләрнең хокуклары бозылган икән бит. Анда ул президентны «республикадагы хокукый чамасызлыкка һәм урыс телле ата-аналарның кимсетелүләренә» игътибар итүен сорый. Газизова шулай ук ТНВ ширкәте җитәкчесе Илшат Әминовның «7 дней» тапшыруындагы чыгышын «милләтара низаг уятуның апофеозы» дип атады. Ул алып баручы Илшат Әминовның «минем балама икенче дәүләт теле кирәкми диючеләрне сай белемле кешеләр дип саныйм» дигән сүзләрен тикшерүне сорады. Әйтергә кирәк, «7 дней» тапшыруын күзәтеп бардым, Илшат Әминов бу вәзгыятьне бик дөрес итеп, җаны авыртып аңлатып торды. Дөрес, татар телен укытуга багышланган «Семь дней» тапшыруында Татарстан прокуратурасы экстремизм чагылышы тапмаган.

Нәрсә әйтим, үз ана теленнән баш тартучыларны «сай белемле кешеләр» дип санамыйча булдыра алмыйм мин дә. Ничек инде синең әби-бабайларың телен шулай читкәрү мөмкин. Алсу кебекләрне тәрбияләгән кешеләр кемнәр икән, дип интернетта казындым. Алсуның журналист буларак, кайда эшләгәнен дә, аның язмаларын да тапмадым. Ниндирәк журналисттыр, бәя бирә алмыйм. Ә менә үзең кирәксенмәгән телгә, үзең туган телем дип санамасаң да, ул бит башкаларның туган теле, аңа хөрмәт белән карарга кирәк. Форумнарда Алсу Газизованың әтисе татар, әнисе украинка дип шәрехләнгән иде. Аңа нигә Алсу дип чын татарча, бик матур исем кушканнар икән соң, татар итеп тәрбия кыла алмагач, дигән сорау калыкты башымда.

Татарстандагы телләр тирәсендәге вәзгыятьне бик күп сәясәтчеләр тәнкыйтьләде, хөкем итте. Артыграк булды бу, мин Совет чоры баласы, беркайчан да, мондый борылыш булыр, дип уема да китерә алмый идем. Бик кызганыч…

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии