Тормышыбыз «стабиль канәгатьләнерлек»ме?

Тормышыбыз «стабиль канәгатьләнерлек»ме?

Газетабызның чираттагы санын укучыларыбыз хозурына тәкъдим итәргә җыенабыз. Бер атна эчендә ниләр генә булмады, ә кырыйдан карасаң, бар да элеккечә, авырулар теленә күчереп сөйләшкәндә, медиклар аны «стабиль канәгатьләнерлек» дип бәяләр иде, яхшы дияргә мөмкин түгел чөнки. Шунысы сөендерә, без әле яза алабыз, «Безнең гәҗит» киләчәккә планнар корып эшләвен дәвам итә.

Шулай итеп ниләр булды соң?

ҮЗ КӘБЕСТӘБЕЗ ИМПОРТНЫЙМЫНИ?

2 көн элек кибеткә кергән идем. Кәбестәгә күзем төште. Килосы 119 сум. Моннан берничә ай элек булган бәясен хәтерләмим, ләкин яшелчәләр арасында гомер бакый иң арзанлысы булды, дип беләм. Берничә тапкыр бәя күтәрелерлек сәбәп ни соң? Әллә узган ел үскән кәбестә дә безгә кертелгән санкцияләргә тоташканмы? Былтыргы уңыштан җитештерелгән шикәр комы белән ни тагын? Тоз белән?.. Импортны алыштыру кирәклеге турында 20 ел буе сөйләнеп, планнар корып, килеп терәлгәч, боз кузгалды сыман да, ләкин никтер шул импортны алыштыргач – бәяләр дә алышты.

ЖИРИНОВСКИЙГА НИ ТӨС?

СССР чәчелеп беткән вакытта сәяси аренага чыккан, шул гомердән бирле президентлыкка мәңгелек кандидат булып «эшләгән» шәхес, ЛДПР лидеры Жириновский бакыйлыкка олы сәфәргә кузгалды. 8 тапкыр прививка ясаттым дисә дә, ковид алып китте сәясәтчене. Һәрхәлдә рәсми мәгълүмат шундый.

Нинди булса да, мәрхүмгә хәерле сәфәрләр теләргә генә күнегелгән бит. Тәмугкамы, оҗмах әһеле буласымы, анысын без хәл итмибез, Аллаһыбыз хозурында. Социаль челтәрләр дә сәясәтчене кызганып, юксынып тулды, шул ук вакытта аны яманлаучылар күп булды. Татарларны Монголиягә сөрергә җыенуын да, кешеләргә кул күтәрүләрен дә, ошамаган сорау биргән хатын-кызны залдан көч кулланып чыгарып бәрүләрен дә, милләтләрне кимсетүле чыгышларын да искә төшерделәр... Икенчеләре үлгән кеше турында яхшы итеп, яисә бөтенләй дәшмиләр, дип менә шушы тәнкыйтьчеләрне әдәпкә чакырды.

Жириновский, бәхәссез олы сәясәтче иде. Ул сәясәтне шоуга әйләндерә белде, шулай итеп халыкны үзенә җәлеп итте. Бу шоуда закон белән тыелган гамәлләр дә аңа үтә иде, аны җавапка тартучы булмады. Ул үзенә күрә күрәзәче дә булды. Фаразларының кайсылары чынга ашты, кайсылары әле дә куркытып тора. Әйтик, милли республикаларны бетерү, урыс телен генә калдыру... Дөрестән дә Жириновскийның шовинистик идеяләре, чыгышларында яңгыраган фразаларның кайберләре милли геосәясәт кырында урыс булмаган милләтләргә тагын да кыен булу ихтималын кисәтә. Жириновский күп еллар тәкрарлаган милләтләр теле бүген мәгарифтән кысрыклана. Нәтиҗә инде күз алдында, балаларыбыз урыс телендә сөйләшә. Ул Кырымның Русиягә кушыласын да, Конституциянең үзгәртеләсен дә әйтте. Һәм менә нәкъ бер ел элек 22нче елның 22нче февралендә иртәнге 4тә Русия гаскәрләренең Украинага керәсен Дума мөнбәреннән ул әйтте. Бер ел элек!!! Бары тик 2 көнгә генә ялгышты.

Жириновскийның сүзе барометр иде. 30 ел дәвамында үземнең дә күп тапкырлар язганым, телевизордан сөйләгәнем булды: ниндидер реформа алдыннан Жириновский сүз ала. Әгәр аның тәкъдимен җәмәгатьчелек битараф кабул итә икән, димәк, көт тә тор, ул чынга ашачак. Ә социаль челтәрләрдәге, мәрхүм турында яман әйтмиләр, дигәнгә сүзем шундый: Жириновский гади мәрхүм түгел. Ул сәясәтче иде. Һәм әйтергә кирәк, нинди булуына карамастан, ул тарихка кереп каласы шәхес. Һәм аның илебез, җәмгыятебез өчен файдалы эшләре белән бергә, ярамаган гамәлләре дә, гөнаһлары да җитәрлек булды. Мин үзем аның белән очрашу җаен гомер буе көттем, мине Монголиягә сөрү сәбәпләрен, срокларын үз авызыннан ишетәсем килгән иде. Һәм мин хөрмәтли торган сәясәтче була алмады ул. Шуңа күрә аны тегеләй дә, болай да тарих озаклап шәрехләр әле.

БУЯУГА БУЯЛУ ВӘЗГЫЯТЕ

Бүген журналистика чын мәгънәсендә сират күперен кичә. Кылдан нечкә, кылычтай үткен күпернең теге ягында ни көтә? Мәтәлеп төшеп имгәнмәбезме, исән калырбызмы? Бу сорауларга җавап бирә алмыйм. Әле яшәешебезне пандемия үзгәртте дип сөйләнә идек, ул түгел, Украина белән бәйле вәзгыять аны бөтенләй алыштырып куйды. Бүген бәхәс тыела, бер төрле уйларга тиешбез. Үзгә фикерле, бәхәсләргә урын бирә торган мөнбәрләр калмады, томаланды. Иң соңгы бәйсез мәгълүмат чыганагы «Новая газета» да Роскомнадзордан ике кисәтү алганнан соң, «махсус операция» төгәлләнгәнче эшен туктатты. Менә шул газетаның баш редакторы, Нобель премиясе лауреаты Дмитрий Муратовка һөҗүм. Мәскәүдә Казан вокзалында Самарага юл тотучы поезд вагонында билгесез адәмнәр аңа ацетонлы кызыл буяу сипкән. Җаваплылыкны «Союз Z десантников» телеграм-каналы үз өстенә алды, һәм кисәтү таратты: «Якын вакытта безнең ветераннар Данлы улларыбызның каны эзсез калмаячагын «зур патриотларга» искәртәчәк. Без сезнең һәркайсыгызга киләчәкбез. Көтегез!». Дөрес бераздан бу пост сөртелде. Әмма терроризм нигезендә эш кузгалтучы булмады.

Муратовның күзенә зур булмаган зыян килде, поезд тоткарланды. Инде менә хокук сакчылары җинаятьчеләрнең берсе тоткарлануын белдерә. Baza мәгълүматларына караганда һөҗүм итүчеләр Русиядә тумаган. Украинада туган 37 яшьлек Илья Марковец тоткарланган. Җинаятьтә шикләнелүче 41 яшьлек Николай Трифонов хәзер эзләнә. Ул Үзбәкстанда туган. Икесе дә элекке хәрбиләр: Марковец ракета гаскәрләренең элекке офицеры, ә Трифонов Чечняда сугышкан. Әлеге җинаятьтә шикләнелүчеләрнең тиешле кырыс җәзаны алачакларына ышанасы килә. Чөнки мәгълүм оппозиционер Навальныйның күзенә кислота сипкән җинаятьче судан коры чыкты, дип беләм. Һәрхәлдә, ул вакыйга бик тиз оныттырылды. Муратов белән булган буяулы вакыйга да шул рәвешле игътибардан төшеп калмагае.

ДЕБИЛИЗМГА ЧИКЛӘР БАРМЫ?

Чаллыда түрәләр Тукай иҗатында Бөек Ватан сугышына мөнәсәбәтне эзли. Бу хакта 6нчы биттә тәфсилле язма тәкъдим ителә (Интернет сәхифәбезгә җомга көнне эленә). Кабатланып тормыйм. Укымаган булсагыз, шушы урында бүленеп укып алыгыз. Чаллыдагы түрәләргә шуны гына әйтим: «Сай йөзәсез, әфәнделәр. Патриотлык тәрбияләүдә тирәнгәрәк керергә. Мәсәлән, мин сезнең урында булсам, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗәни кебек олуг галимнәребез, шәхесләребезнең дә Бөек Ватан сугышына мөнәсәбәтен белешер идем. Бәлкем, бүгенге вәзгыятькә карата да әйтерләр үз фикерләрен. Патриотлык тәрбиясендә шул җитми...»

Ни әйтим, дебилизмга чикләр юк. Бүген ул гадәти күренеш. Һәм ул файдалы да. Чөнки уйлый белгән акыллы белән идарә итү кыен. Сталин репрессиясенең дә асылында шул ята бит. Уйлый белгән җинаять кылмый, оппонентына кислота сипми, бәхәсләшә, үз фикеренә инандырырга тырыша. Ә зомби үзгә фикергә түзми, әнә шулай җинаять кыла, бәлкем әле, кара эшләр оештыручыларның приказларын да карусыз үти.

Алла сакласын инде. Бар ышаныч Аллаһыбызда. Догалар кылыйк. Бәлкем, Рамазан айлары догалары ирешер...

Ил-йортларыбызга иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии