Газеталарыбызга язылу бәясе төшә

Газеталарыбызга язылу бәясе төшә

«Безнең гәҗит»нең бүгенге саны артык тираж белән, хәтта аны яздырмаучыларга да җибәрелә. Чөнки кайберәүләрнең аны тотып караганнары да булмаска мөмкин. Яисә кемдер әйтү буенча, укырга авыр, кызык түгел, анда гел сәясәт кенә дип, ышаналардыр. Өегезгә килгән бүгенге газетаны күргәч, нәтиҗәне үзегез чыгарырсыз. Өстәвенә 13нче октябрьдән аңа язылу хакы да арзаная.

«Безнең гәҗит» сайлаган кыйбласына тугры калып, киләчәктә дә туры сүзле, үткен, шул ук вакытта җор телле басма булып калачак. Ул ярты елга бер тапкыр калынаеп та чыга. Әле 28нче сентябрьдә генә 32 битле булып таралдык. Шундый калын сан киләсе елның апрелендә дөнья күрәчәк. Бу абунә хакын артырмый, укучыларыбызга безнең бүләгебез.

Журналистларыбыз һәрчак юлда, ара ерак, дип тормый, халык гозерен тыңларга чыгып китә. Җитди язмалар белән беррәттән, мавыктыргыч хикәяләр, гыйбрәтле язмышлар һәр санда даими урын ала. Газетада укучыларыбыз хатлары күп басыла. Көн саен дистәләгән хат алабыз. Укучы авторларыбыз белән тыгыз элемтәдә яшибез. Алар безгә көн сулышын тоярга, реаль чынбарлыкны чамаларга, хаклык өчен көрәшергә булыша. Безнең ярдәм белән бик күпләрнең хокуклары якланды, бик күп коррупционерлар, булдыксыз түрәләр фаш ителде. Кыскасы, «Безнең гәҗит» яклый да, уйландыра да, көлдерә дә. Алга таба да бергә булып, бер-беребезне сөендереп яшәрбез.

Тагын шунысын да искәртәбез: 13нче – 23 октябрь аралыгында редакциябез тәкъдим иткән айлык гәҗитләргә дә арзан хактан язылып калып була. Сәламәт булу серләрен җиткерүче, халык медицинасы, бакча үстерү һәм башка көндәлек киңәшләр турында сөйләүче басма – «Шифалы гәҗит» (инд. П 3321) – 177 сум (аннан соң 189 сум була), «Безнең гәҗит»кә сыеп бетмәгән сериаллар, мавыктыргыч хикәяләр, гыйбрәтле язмышлар, укучыларыбызның эч серләре белән тулы басма – «Серләр гәҗите» (инд. 3322) – 168 сум 60 тиен (аннан соң 180 сум була). Бу газеталарга Татарстан укучылары гына языла ала. Ә башка төбәкләрдә яшәүчеләр редакциягә мөрәҗәгать итсә, без почта аша салабыз.

Айга бер тапкыр чыгучы әлеге газеталар «Безнең гәҗит»не алыштырмый, аның дәвамы буларак, махсуслашып, аерым темаларны гына яктырта. Шуңа күрә арзан чакта «Безнең гәҗит»кә дә язылып калыгыз. Татарстандагы «Безнең гәҗит» (индексы П 2559) 6 айга 531 сум 60 тиенгә кала (башка вакытта ул 570 сум), Ә Русия төбәкләрендә тарала торганы – төбәккә карап, 20–40 сумга арзаная.

Шунсын да искәртәм: «Безнең гәҗит»нең электрон сәхифәсе интернетта бик популяр. Ләкин анда кәгазь вариантында чыккан бар язмалар да эленми.

Барыбызга иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии