Аңлавы кыен бу илне

Русиядә үзенчәлекле халык яши. Тютчев та аптырап: «Россию умом не понять» дигән иде. Менә рас килде. «Левада-үзәк» уздырган сораштыру нәтиҗәләре мине шулай уйларга этәрде.

Сораштыру Русия тарихында шөһрәтле шәхесләрне ачыклау максатыннан оештырылган. Шул рәвешле беренче өчлек тәгаенләнгән. Болар Сталин, Путин һәм Пушкин. Пушкин өчен аптырамыйм. Путинга да шулай, чөнки әле генә бер сораштыруда бүгенге ил лидерын русиялеләрнең 81 проценты яклый, дип табылган иде. Ә менә Сталин?.. Генералиссимус фигурасы җәмәгатьчелектә гаять киеренке бәхәсләр кузгалтты. Узган гасырда ярты гасырга якын халыклар атасы саналган Сталин инде ким дигәндә, соңгы 5 елда гына да, лидерлыкны бирми. Дөрес ул акрынлап кими – хәзер аны 38 процент сораштырылучы, чын лидер, дип санаса, 2012нче елда андыйлар 42 процент булган. Ә икенче һәм өченче урыннарны 34әр процент тавыш җыеп Путин белән бөек рус шагыйре Пушкин бүлеште. Аннан 32 процент белән революция атасы Владимир Ленин һәм 29 процент белән Русия патшасы Петр 1 килә. Беренче унлыкка Юрий Гагарин (20%), Лев Толстой (12%), Георгий Жуков (12%), Екатерина II һәм Михаил Лермонтов (11%) та керә. Бөек галимнәр, тарихи шәхесләр янында 8 процентлы – Леонид Брежнев һәм 6 процент тавыш җыйган Михаил Горбачев та бар.

Сораштыру 2017нче елның 7−10нчы апрелендә 18 һәм аннан өлкәнрәк 1600 кеше арасында Русиянең 48 төбәгендә оештырылган.

СТАЛИН ГАДЕЛЛЕК БЕЛӘН ТИҢЛӘШТЕРЕЛӘ

Сталинның һаман да популяр булуы, аның тиран җитәкче булуын танырга тырышмауның сәбәбен ерактан эзлисе юк. Бүген «Эх, Сталин булса, мондый гаделсезлекләр булмас иде. Сталин булса, бу ришвәтчелеккә чумган түрәләрне, күптән аттырган булыр иде…» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Мин, Сталин эпохасының кире кайтуын теләүчеләр күптер, дип уйламыйм. Әмма бүгенге гаделсезлек Сталинны сагынырга мәҗбүр итә. Ул булса, тәртип урнашыр иде, дип уйлый ул. Менә шушы нисбәттән сәяси репрессия машинасы вәхшилекләре дә, Бөек Ватан сугышында акланмаган корбаннар да игътибарга алынмый. Сталин кыска гына вакыт эчендә илне күтәрде, аякка бастырды, дип бәяләнә. Һәм бу югары мөнбәрләрдән дә сөйләнә. Халык арасында капиталистик империяләр шпионнарын эзләү, Өчлек судлары, күмәк репрессияләр илдә курку хисен сеңдерү, котчыккыч авыр кул хезмәте өчен бушлай эшче куллар лагерьлары булдырулар да санга алынмый. Бөек Ватан сугышында Сталин аркасында җиңеп чыктык, дигән караш та Русия халкында тирән тамыр җәйгән. Әле яңа гына 99нчы яшендә вафат булган атаклы фронтовик язучы Даниил Гранинның «Эхо Москвы» радиосына биргән әңгәмәсен тыңларга туры килде. Аның сүзләреннән Бөек Ватан сугышында кем җиңгәнлеген аңларга була.

– Мин, бронь булса да, фронтка киттем. Безнең эшелон бомбага эләкте. Шунда политрук, арабызда шпионнар бар, шулар безнең монда килгәнне фашистларга җиткергән, дип хәбәр итте. Бер сугышчы: «Иптәш комиссар, шпионнарны кырып бетердек бит инде», – дип сорап куйды. Безгә 37нче елдан соң шпионнар тотып бетерелгән кебек тоела иде инде. Ә иң аңлашылмаганы – әле генә Алмания безнең дустыбыз иде. Сталин Риббентроп белән үбеште, эчте, немецларны безнең дустыбыз дип атады. Тагын да аңлашылмаганы: җиңелмәс Кызыл армия сугышка коралсыз килеп керде. Парадларда аның куәтенә соклана идек бит. Кызыл Армиянең самолетлары, пулеметлары кая киткәнен аңлый алмый гаҗизләндек. Кияргә кием юк. Минем кулымда бердәнбер корал – яндыргыч сыеклык тутырылган шешә. Шулай бер окопта ятабыз. Ә өстән чигенүче гаскәрләр атлап чыга. Без шунда кораллана алдык: чигенүчеләрдән шикәргә, тәмәкегә, сохарига винтовкалар, пулеметлар алыштырып алып калдык. Чигенүчеләр ач, алар кача, аларга корал кирәк түгел кебек иде. Мәскәү астында дошманнарны туктата алгач, каршы тора башлагач кына, җиңүебезгә өмет уянды… Юкса, Совет Армиясенең көн саен 80шәр км чигенгәннәре булды… Сталин гел, «көтелмәгәндә, кисәтүләрсез башланган сугыш», дип акланды. Әмма сугышны кем кисәтә, бу бит анекдот.

…Язучы сугыш турында, Ленинград блокадасы турында күп әсәрләр иҗат итә. Блокада турында Алманиядә 1 сәгатьлек чыгышын аның котчыккыч дип бәялиләр:

– Ананың баласы үлә. Ул мәетне тәрәзә төбенә куя. Һичьюгы кызын исән калдыру өчен шул мәеттән көн саен берәр кисәк ит кисеп ала…

Бу вакыйгаларны ул тере шаһитлардан сөйләтә.

…Менә шундый котчыккыч мәхшәрләр кичкән илдә Сталинны сагыну сәер күренәдер. Бу янәшәдә генә куркыныч барын сиздерә: димәк бездә репрессия машинасын кабат эшләтеп җибәрү кыен түгел. Илдә кануннар торган саен катгыйлана. Бүген сәяси-дини карашлар өчен эзәрлекләү очраклары җитәрлек. Митинглар, сүз иреге артта калды. Бүген үз фикерле, протест белдерүчене хөкемгә тарту бик җиңел.

Хәер, Сталинны тиран җитәкче дип тану Русия өчен зыянга. Бу илнең тарихы да җинаятьчел дигән сүз. Үткән гамәлләр өчен бүгенге гаепсез буын кызарырга, хәтта компенсация түләргә тиеш булыр иде. Шуңа күрә тарих белән көрәшергә түгел, аны ничек бар – шулай кабул итәргә, һәм ул хаталарны кабатламас өчен яшәргә кирәк. Ә бездә әлегә бу хакыйкать күз уңында түгел.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии