Тукайга зарландым әле

Тукайга зарландым әле

Яраткан артистыбыз Равил Шәрәфиев белән һәр очрашуда үземә берәр ачыш ачам. Бервакыт ул: «Мин акыллы кеше белән сөйләшеп утырырга яратам» – дигән иде. Әлбәттә инде, минем дә андый кешене беләсем, бәлкем, мин дә аның белән очрашу бәхетенә ирешермен дип, сорап куйды:

– Кем ул?

– Кем булсын, үзем. Үзем белән сөйләшеп утырырга яратам...

Бәй, мин дә шулай бит. Хәтта талашып бетәм әле. Такташ әйтмешли, «Ике мин, берсе шуның сукин сын...». 

Шулай да һаман мондый «аралашулар» ялыктыра, күңел тагын да акыллырак кешеләрне даулый башлый. Андый дустым да бар: танылган галим, академик, профессор Рүзәл Юсупов. Шунысы сөендерә, шушы олпат галим белән серләребез туры килә бит. Менә әле бәйрәмдә халык авылга бакчага таралганда, мин шәһәрдә утырып калдым, чөнки «Безнең гәҗит»нең редакторы бик усал, бәйрәм дими, ял дими, график дип тик тора, беркая җибәрми, бернинди шәхси тормышны исәпкә алмый. Көчкә түзәм бу кырыслыкка.

Шулай редакциядә утырып алҗыгач, шыпырт кына Рүзәл абыйларга сыздым. Бакчаларына барырга җыенып яталар иде, әмма сер бирмәделәр, әзерләнеп көтеп торганнар. Диләрә апа һәрчак шулай киң күңелле инде ул, тәмле сые, мул табыны белән көтеп тора. Зәвыклы әзерләнгән, тәмле дә, файдалы да ризыклары белән Рүзәл Габуллаҗановичны кадер хөрмәттә яшәткәнлеге күренеп тора.

Рәхәтләнеп сөйләшеп утырып, мин редакциягә, алар бакчага юл тотты. Рүзәл абыйлар үзәктә яши. Кабан күлләрен буйлап метрога атлыйм. Төркем-төркем туристлар күренә. Гидларның сүзләренә колак салырга тырышам. Казанны, татарны ничек итеп тәкъдим итәләр икән, дип кызыксынам шым гына. Менә кечкенә гәүдәсенә килешми торган зур гына корсак «элгән» кыска буйлы бер абзый Казан ханлыгының җимерелү тарихын сөйли. Әһә, мин әйтәм, менә миңа кирәкле тема:

– Россия гаскәрләре Казанга килеп кергәч, мондагы байлыкка, тәртипкә хушсыз калган. Шуннан талау башланган. Иван Алексеевич (Явыз Иван түгел, шундый дәрәҗәле патшабыз. Авт.иск.) моны белеп ала да, тәртип урнаштыра. Шуннан Казан Русиягә кушылгач(!) алга китә... 

Менә бу да тарих. Уйдырма тарих. Миләребезгә сеңдерелергә тиешле тарих. Шунда шушы хәсрәт шовинист экскурсоводны этеп җибәреп мин сөйли башласам... Казан-су елгасында су урынына кан агуын, арба биеклеге малайларны сую, балаларны, хатын-кызларны коллыкка алып китү... Казан татарларына сазлыкка гына урнашырга рөхсәт итү, Казан кремленә «татарларга һәм этләргә керү тыела» дигән белдерү эленү, көчләп чукындырулар...

Тик, юк, ярамый, мин боларны сөйләсәм, террорчы булачакмын... Әле монда язганга да проблема булмагае... 

Шуңа киттем мин бу туристлар яныннан, куркыта бит... Казан кунаклары, татарларны Иван Васильевич кеше иткән, дип аңлап китеп бара торгандыр дип уйладым. 

Шундый уйлар белән Тукай һәйкәленә килеп җиткәнемне сизми дә калганмын. Бүген Тукаебыз чәчәкләр арасында утыра. Туган көнен билгеләп үтте ич. Мин бармадым быел.

– Гафу ит инде. Синең туган көнеңне яңа урында билгеләп үтәргә җыенуың белән килешә алмадым, – дип эндәшкән идем, менә могҗиза – колагымда Тукай телгә килде:

– Мин дә разый түгел идем. Гомумән, Камал театрының яңа бинасын кабул итә алмадым.

Шулай Тукай белән сөйләшеп киткәнемне сизми дә калдым.

– Элек тә синең туган көн мәҗлесе урыны опера театры артында, тар тыкрыкта үтә иде инде. Һәйкәлең дә шунда, кеше күрмәс урында. Сине ачыклыкка Пушкин янына янәшә бастырып куярга ярамагандыр инде... Кая инде ул безгә татарга, дип уйлый идем Тукай абый.

– Тукай бабай диген. Минем егет килеш бакыйлыкка күчүемә карама. 

– Ул, минем өчен зур дәрәҗә булыр бит...

– Мин сине күзәтеп киләм. Әнә бүген дә нәфрәтләнеп килеп бастың яныма. Без дә, безнең чорда да шушы тарихыбыз өчен гарьләнеп, сызлана идек. Тик Илфат улым, бүген күреп торам, сызланучылар бик күренми. Тукта, соң син Камал театрының яңа бинасын кабул итү жюриенда эшләдең түгелме, ник шундый ятышсыз проектны сайлап алдыгыз соң?

– Анда юк иде бит инде рәтлесе. Ун гына проект калдырылган иде мин кушылганда. Монысы иң яхшысы. Әле төрмәгә охшаш проект кабул ителәсе иде. Хәйран гына талашырга туры килде. Ләббәйкә дип утырган мәртәбәле жюрида мин талаштым да, мәрхүм шагыйрь Разил Вәлиев, Камал актеры Искәндәр Хәйруллин, галим Искәндәр Гыйләҗев һәм тагын берничә кеше генә шушы вариант өчен тырышты. Чөнки тегеләре, әйтәм ич, ләтанаксыз иде. Мин үзем, театр, өстәвенә Камал театры колонналы, ерактан ук театр икәнлеге күренеп торган затлы бина булырга тиеш дип уйлыйм. Әнә опера театры сыманрак. Аннан аптырыйм, Качалов театры кысрыкта утыра, рус ТЮЗы да... Никтер алар комачау түгел, сыялар. 

Камал театрының иске бинасы да 70нче елларда сакаллы төзелеш булып, дистә еллар ташландык хәлдә торып, сафка бирелде, дип хәтерлим. Проект авторлары аны парус дип шәрехләсә дә, халык анда парус шәйли алмады, бик озак кабул итмәде. Яңа бинаны да, сумбур булса да, йөрергә кыенрак урында торса да, ияләшерләр дип уйлыйм. Тик бинада Камал театрының даны югалуга таба барыр. Рестораннар арасында дим... 

– Шулайрак шул. 

– Төшенкелеккә бирелмик әле Тукай бабай. Ел да ашкынып көтәбез, Сабантуйлар җитә бит...

– Ялгыштың улым, ул хәзер сука бәйрәме. Ягъни праздник плуга. Ул да авылларда түгел, дөнья тирәли гастрольләргә чыкты. Онытып булмый, самолетларга төялеп Парижга барып Эйфель манарасы янында бәйрәм итеп кайттылар. Тик анда Татарстаннан самолетларда килгән үзебезнекеләр генә катнашты. Ә «Праздник плуга»сыз калган авыллар саны елдан ел арта. 

– Беркөнне бер танышым очрады: туйдырды инде, татар теле бетә дип, лаф оралар. Өйдә сөйләшергә кирәк, өйдә сөйләшсәң, бетми ул, – ди. 

– Әйе, ул кешеләр ана теле, туган тел дип кенә түгел, бөек Тукай теле дә дип җиппәрә. Концертларда, ниндидер очрашуларда аягүрә басып «Туган тел»не җырлый, хәтта Совет чорында тыелган соңгы куплетын да өйрәнгән... Һәм пәрәмәчле, түбәтәй-калфаклы, «Праздник плуга»лы булса, татарча ык-мык килүче, теле асты-өскә килгән сөйләмле теле-радиолар, ыңгыр-шыңгыр җыручылары булганга сөенеп, менә яшибез бит тә әйтә ул. 

Улым, синең 4 оныгың бар, балаларың беләм, чын татарлар. Ә оныкларың татарча сөйләшәме?

– Әй, авырткан сөялемә басма әле. Урысчага каералар шул... Татарча гына тукылдап торсак та.

– Шулай булгач, өйдә сөйләшеп кенә барып чыгармы? Менә синең оныкларың әле мине белер синең аркада. Ә менә оныкларыңның балалары телебезне дә, мине дә белерме икән?! «А кто это дядя Тукай, что за памятник стоит там? Туган тел? Что за язык? Это язык предков, которые когда то общались меҗду собой?» дигән сорау бирмәсләрме?

– Куркытма инде. Хәер, син хаклы, бер вакыт бик җаваплы бер түрә минем янымда «туйдырды бу татар теле, бетсә-бетмәде» дип ычкындырганын сизми дә калган иде. Бик уңайсызланды теленең тик тормаганы өчен. Сезнең чорда патшалар янында да тылмачлар булган. Татар теле кирәк саналган. Гаяз Исхакыйның «200 елдан соң инкыйраз» дип татар теленең бетүен фаразлавына аптырадым. Шул чорда бит ул. Каян белгән бүгенге заманның шундый буласын?! Бүген исә кайберәүләр кайдадыр берәр баланың матур итеп шигырь сөйләгәнен күрсә, әнә бит, татар яши, бу безнең киләчәгебез, дип шәрран яра. Ә бу бала «штучный» гына икәнлеген күрмәмешкә салышалар.

– Заманыгызга карыйм да, шәхесләрегез калмады бит. Булганнары минем яныма күчә тора. Ә алмаш юк. Мин бит гел синең яныңда, беләм, бик еш кына ялгызың гына минем каберемә киләсең. Башкаларга ияреп кулыңа канәфер чәчәге тотып карточкага төшәр өчен түгел, үзең генә килеп, минем белән сөйләшәсең, догаларыңны укыйсың. Минем янымда туганнарың да ятмый сыман үзе... Күренекле шәхесләрне карап йөрисең... Менә шуннан беләм мин сине. Бер Хәтер көнендә син бер депутатыбызны котладың, ниһаять, Туфан абыйны алыштырырга кеше булды, бик сөендем, дигән идең дә, син беркатлырак шул, теге сиңа вәкарь белән генә: «Туфан үз урынында, мин үз урынымда» дип әйтеп салды. Син дәшмәдең, бу кеше яныннан китеп бардың. 

– Булды андый хәл. Юкса, Туфан абый белән чагыштырырлыкмы соң ул кешеләр?! Юк шул Туфан абыйлар бүген. Фәндәс Сафиуллиннар... Аларга таянып була иде. Телевидениедән «Профнегоден» ярлыгы тагылып эштән куарга тырышкан түрәләргә дә шул Туфан абый чарасын күрде. Мин синең белән генә түгел, шул ук Туфан абый белән дә сөйләшәм, аны төшләремдә күрәм. 

– Әйе, шәхесләр калмады шул. Тырышучылар бар. Әнә Фәүзия Бәйрәмова татарлыкны сакларга теләгәне өчен бүгенге Русиягә артык. Шул максаттандыр, мәгариф уңга-сулга чайкала. Бүген төпле белем бирү, югары квалификацияле һөнәр үзләштерү мәктәбе аксый. Менә улым, сезнең чорда, укытучыларыгыз дәрестән соң алып калып өйрәтә иде. Сез теләми идегез. Баксаң, алар төпле белем бирү өчен тырышкан, бушлай репетитор булган... Ә бүген... акчалы ул дәрестән соң белем алу. Ата-ана акча түләргә мәҗбүр, чөнки бердәм дәүләт имтиханы. Аның мәгънәсез икәнен инде таныйлар, әмма үзгәреш юк.

– Әйе шул, мин дә аптырыйм. Бүген гыйлемле кеше кирәк тә түгел бугай илебезгә. Түрәләр моны ачыктан-ачык әйтәләр. Әнә Сбербанк хуҗасы Герман Греф, акыллы халык белән идарә итү, ягъни манипуляция ясау кыен, дип шартлатып әйтеп салды. «Дөньядагы кебек нормаль процентлар белән кредитларны юләрләргә өләшсәк, алар бәхетле булырмы? Юк, буклы масса туктый алмас, бәхетле буласылары килер. Ә бу безнең илдә ярамый! Кемдер ашатырга тиеш безне, зурракка лаек кешеләрне, чөнки без Русиянең акылы. Русия өчен кара һәм ак сөякләр булырга тиеш. Юкса, барысы да юкка чыгачак», – диде ул бер интервьюда елмаеп. «Сез безне кара һәм пычрак дип саныйсызмы?» – дигән сорауга: «Әйе, саныйм! Татлы булмаган уңайсыз, хакыйкать, әйеме?» – дип җөпләгән.

Халыктан көлгән, мыскыллаган белдерүләр түрәләр авызыннан бик еш ишетелә, Тукай бабай. Әмма аларга берни булмый. Әле шулар патриотлык, ватанны ярату турында купшы сүзләр сөйли, ватанпәрвәрлеккә өнди... 

– Шулай шул. Мин дә күреп торам. Украинада егетләребез кан койганда бәйрәмнәр оештырыла, кемдер кәеф-сафа кора. 

– Ярар, Тукай бабай. Мин форсаттан файдаланып үзәкне бераз әйләним әле. Бауман урамында бик күптәннән булганым юк. 

– Безнең чорда сәүдә, күңел ачу үзәге иде ул. Явыз Иван гаскәрләре шул яктан шартлатып Кремльгә бәреп керә, шуңа ул «Большая Проломная» дип аталган. Аны сезнең Совет чорында гына революционер Бауман исеменә алыштырдылар.

– Әйе, хәзер дә ул ял, сәүдә үзәге. Әле мин анда трамвайлар йөргәнен хәтерлим. Хәзер инде җәяүлеләр өчен генә ул. Татар рухы бармы икән? Шуны беләсем килә.

– Белмим шул. Минем сезнең дөньядагы соңгы көннәремне үткәргән номер урнашкан «Болгар» кунакханәсе дә әллә кайчан сүтелде һәм онытылды, Татар ашлары йорты да калмады... Үзәк, гомумән Казан татар шәһәре дип әйтерлек түгел бит инде күптәннән... Ярар барып кил. Әле очрашырбыз... 

Мин, кире әйләнеп килергә вәгъдә итеп, Бауман урамына атладым. Үзәк кайный. Берничә ел элек сурәткә төшик дип акча талаучы атлар, пошилар күренми. 90нчы еллардагы «уймакчы» мошенникларны да хәтерләми инде бу урам. Чынлап та цивиль шәһәр үзәгенә әйләнгән. Шулай уйланып барганда «Слава Владимиру», «Слава Путину» дип бер кыска буйлы ир кулыма кәгазь тоттырмакчы иде, алмадым. Мин бит мөселман, чукынырга җыенмыйм, Алла сакласын, Владимирга слава ди бит... Кайдадыр рәсем ясыйлар. Динозаврлар сыннары янына басып рәсемгә төшәләр. Тукай хаклы, чәк-чәк дип язылган сәүдә нокталарын исәпләмәгәндә татарлык юк. 

Юк, таптым бер татарлыкны күрсәтә торган билгене. Башына түбәтәй элгән бер гарип ямьсез бабай сыны бу, татарның ямьсез халык икәнлегенә ишарәли булса кирәк. Шуңамы динозаврлар белән карточкага төшәләр, ә бабай белән юк… Халкымның башкаласы үзәге булган урамда вакытымны исраф итәсем килми иде инде минем. Әби патша утырып караган тарантаска кадәр бардым да кире борылдым. Каршыма теге «Слава Владимру» дип кычкырып йөрүче тагын очрады. Кәгазен алдым, кызыксынуым көчле иде. Аның белән генә мөселманлыгым коелып төшмәс... Юк, ул тараткан буклетта правослау диненә өндәү юк, ир экскурсия төркемнәренә чакырып йөри. Путинны зурлавы икән шулай...

Арылды, Тукай бабайга: «Арылды, гафу үтенәм, кире барып йөри алмам инде», – дип эндәштем.

– Мин бит гел синең белән. Зыян юк. Әле редакциягезгә дә килермен. Очрашып яшик…

Тукай белән әңгәмәдәш Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии