Күрше бакчасындагы хәлләргә без дә борчылабыз

Күрше бакчасындагы хәлләргә без дә борчылабыз

Яңа ел каникулларыннан айнып җитәргә өлгермәдек, аяз көнне яшен суккандай хәбәр таралды: Казахстанда халык урамнарга чыккан. Узган атнада башланган чуалышларга һаман нокта куелмый. Бу фетнә турында үтүк кенә сөйләми бугай инде.

Әйе, кайчандыр туганнарыбыз булган, хәзер дус-партнер гына булып калган элеккеге союздаш илләрдә ниләр булып ятуы безнең өчен бик мөһим. Аларда гына гомерлек президентлар идарә итә. Хакимият структуралары да, идарә стиле дә охшаш. Һәм кайдадыр нидер килеп чыкса, аны үзебез дә «киеп карый» башлыйбыз. Менә Казахстан вакыйгасына да күпләр, «башланды» дип тел шартлатты. Икенчеләре курка калды, безне дә шушы хәл көтми микән, янәсе. Тик шунысы – Казахстанда башланган хәлләр баштан ук аңлашылмады, инде менә 1 атна үтте, фетнә бастырылды диярлек, ә сораулар артканнан арта гына бара.

Казахстанда меңәрләгән халык урамга чыккан, дигәч, моңарчы анда көчле оппозиция булырлык шәхес тә ишетелмәгән иде кебек, дип куйдым мин. Һәм дөрес булып чыкты. Митинг стихияле хәрәкәт итте. Халыкның урамга чыгуына Назарбаев кланы кулында булган газ ширкәтләренең комсызлыгы, сыек газ бәясенең кинәт 2 тапкыр артуы сәбәп булды. Хакимиятнең хатасы шунда, ул митингка чыккан халыкны ишетергә теләмәде, инде газ бәяләрен көйләргә алынганда соң иде, митинг сәяси таләп дә куя башлады. Нәфрәт гомерлек башлык Назарбаевка төбәлде. Бабай кит, дип кычкырды мәйдан. Аның мәгърур һәйкәлләрен җимерергә тотындылар. Армия, көч структуралары халыкка каршы корал күтәрергә теләмәде. Хәзер шул генераллар дәүләткә хыянәттә гаепләнә, серле үлемнәр дә ишетелә. Чуалышлар Алматыга күчкәндә идарә ителми торган стадиягә, талау-җимерүгә алышынды. Протест акциясен җитәкләрлек, ризасызлыкны бер юнәлештә алып барырлык идарәче лидер һаман булмады. Президент Касым-Жомарт Токаев куркып калды һәм БДБ илләренең Коллектив иминлек килешүе оешмасына (ОДКБ) мөрәҗәгать итте. Бу килешүгә кул куйган илләр, шул исәптән Русия дә армияләрен Казахстанга кертергә килеште.

Казахстан президенты бу фетнәне оештыруда чит илләр кулы уйнаганын белдерә, Алматыга 25 мең террорчы һөҗүм итте дип сөйли. Әмма кайдан, кемнәр алар, мәгълүмат юк. Чик аша ничек үткәннәр? Моңарчы кайда булган шул кадәр террорчы? Хәер митингка чыгучыларны террорчылар дип Казахстанның бүгенге президентына теләктәшлек белдергән рәсми затлар да атый. Бу аңлашылып бетми, алайса ризасызлык акциясенә чыккан Казахстан халкы тулаем террорчы буламы? Чит ил кулы дигәннән, бер «террорчыны» тоттылар. Кыйналган, күгәренгән, куркынган бер кеше экраннарга үзенең Кыргызстаннан килүен, эшсез булуы аркасында митингта катнашырга 200 долларга яллануын сөйләде. Тик барып чыкмады. Баксаң, ул Кыргызстанның билгеле джас музыканты булып чыкты. Кыргызстан хакимияте, иминлек хезмәте моның булуы мөмкин түгел, дип протестлар белдергәннән соң, әлеге «террорчыны» җибәрделәр. Ул өенә кайтты һәм ни сөйләргә мәҗбүр итүләрен әйтте. Юл уңында шулай очраклы килеп эләккән, тоткарланган чит ил гражданнары әле күптер Казахстан төрмәләрендә. Аларның кайсыларыннан чынлап та террорчы ясап куймагайлары. Юкса, террорчылыкта мәгълүм оешмалар бүгенгә кадәр дәшми, алар һәр террор актын үз өсләренә ала торган иделәр. Ил җитәкчелеге, шул исәптән Путин да социаль челтәрләрне гаепли, ләкин нәкъ менә интернет томалангач башланган да чын мародерлык галәмәте. Бүген интернет томалап ни дә булса җиңеп була дип, интернетны куллана белмәгән кеше генә әйтә аладыр, дип уйлыйм. Мародерларга интернет кирәкми, аларны урам идарә итә. Ә менә аларга юлыкканнарга элемтә кирәк. Алматыда шундый тыныч халык элемтәсез калып, ярдәм чакыра алмаган.

Террорчы исеме тагылган Кыргызстанның күренекле музыканты Викрам Рузахунов кыйналган

Кыскасы мең төре хәбәр: кайсы «үтүк» митингта катнашучыларны террорчы дип сөйли, ә кайсысы хакимият башбаштаклыгына каршы баш күтәрүчеләр дип шәрехли. Әлегә күрәзәчелек дәрәҗәсендә генә фикер йөртә алабыз.

Әмма шундый нәтиҗә ясарга мөмкин. Кеше вакытында китә белергә тиеш. Назарбаев иң стажлы ил башлыгы. Ул Казахстан халкына аз эшләмәде. Суверенлык алды. Казах телен күтәрде. Илдә башка милләтләргә карата толерантлык хөкем сөрде. Экстремизм чаткылары сизелмәде. Иң мөһиме Бердәм дәүләтләр берлегенә кергән экс-союздаш республикалар арасында икътисадый яктан иң элгәре үсештәге ил булды. Әмма чама хисе югала торгандыр шул бер чорны узгач. Кеше үзен «Алланың кашка тәкәсе» дип уйлыйдыр. Вакытында ул «таҗын» салса, илдә ихтирамлы аксакал булып яши бирер иде. Инде менә әлегәчә, аның кайдалыгын белүче юк. Исәнме ул, юкмы, иректәме, төрмәдәме...

Нурсолтан Назарбаев үз урынына йомшак саналган Токаевны калдырып дилбегәне һаман тотып тормакчы иде. Тик варис моның белән килешмәде. Һәм бу фетнә артында менә шушы ике кланның чәкәләшүе тора дип әйтүчеләр дә бар. Булырга мөмкин. Тик патшалар талашканда патшалар түгел, гади халык корбан ителә.

Токаев Русия ярдәме белән исән калды. Бу чираттагы безнең саклап калынган дустыбыз. Чит ил армияләре, шул исәптән Русиянеке дә чыгар тиздән Казахстаннан. Ә бәлкем шыпырт кына калырлар да. Ә менә Токаев үзе хакимияттә алга таба кала алырмы, монысы шикле. Тик Русия, Белоруссия янәшәсенә «шөрепләрне» кысарга тотынучы өченче ил дә басачагы көн кебек ачык. Казахстанда да ризасызлык акцияләренә чыгу, митинглар оештыру тыелачак, көч структуралары ныгытылачак.

Тагын бер нәтиҗә: ОДКБ үзен аклады. Әлеге килешүгә кергән илләр урамнарында протест акцияләре бәйдән ычкынса, чит илләрдән ярдәм шунда ук килеп җитәчәк, ризасызлык белдерүчеләр террорчылар белән тиңләнәчәк. Ә бу килешүдә «баш әти» – Русия. Проблемаларыбыз җитәрлек үзебезнең дә, әмма күршеләрне дус итеп тотарга кирәк бит. Алар без ярдәм итсәк кенә дус булалар, юкса, Украина кебек читкә карый алалар.

Шәхес культына килгәндә, ул гомерлек була алмый. Тарихта гына түгел, минем гомеремдә дә моңа мисаллар җитәрлек. Мәсәлән, Армиягә Чаллы шәһәреннән киттем – Брежневка кайттым. Әмма бүген тагын шул яшьлегемдәге Чаллыга барып йөрим. Халыкның ризасызлыгына карамый Казандагы Эсперанто урамына Назарбаев исемен кушып, Казахстанның элекке президентына бүләк ясадык. Халык әле дә бу исемне үз итми. Бәлкем аны яңадан алыштырасы булыр. Социаль челтәрләр бу нисбәттән тагын уянды. Аны Сөембикә исеменә алыштырырга кирәк диючеләр бик күп. Бирсен, Хак Тәгалә! Мин моңа сөенер идем.

P.S. Бу газетабызның быелгы беренче саны. Алда тулы бер ел. Газетабызны ничек күз алдына китерәсез? Кай ягы ошамый, ни ошамый, шул хакта да безгә язсагыз, шалтыратсагыз иде. «Безнең гәҗит» алга таба да кыю сүзле, кыерсытылганнарны яклаучы, дөреслек эзләүче булып эшен дәвам итәчәк. Берүк вакытта гыйбрәтле язмалар, тәрбияви темалар да күз уңында булыр.

Быел берникадәр укучыбызны югалттык, монда безнең гаеп зур түгелдер, почта гаепледер, дип уйлыйм. Чөнки барлык басмаларның да тиражлары кимеде.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии