«Кабатлый алабыз!»

«Кабатлый алабыз!»

Бөек җиңүнең 75 еллыгын быел нинди пафослар белән үткәрербез. Әлегә урамнарыбызда «Можем повторить!» «На Берлин!» дигән язулар белән «бизәлгән» машиналар күренми. Бөек җиңүне кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык белән яулап алган буынның оныклары әнә шулай күрсәтә патриотлык хисләрен. Сугышның ни икәнен күз алдына да китерә алмаган буын әнә шулай дөньяга йодрык селки. «Мочить в сортире» шигарьләрен ишетеп үскән буын шулай ватанын ярата, һәм беренче мөмкинлек булу белән дошман илләргә таю турында хыяллана. Иң аянычы бу чакыруларны дәүләт дәрәҗәсендә гаепләмиләр. ТАСС агентлыгына биргән чираттагы әңгәмәсендә, Путин бу хакта үз фикерен белдерде. Ул, Советлар Союзы фашистик Германия тарафыннан котчыккыч һөҗүмгә дучар ителде. Без 27 миллион кешебезне югалттык. Дөньяда шуның кадәр корбан биргән бер генә ил дә юк. Әгәр кемдер моңа охшаш хәлне кылырга тели икән, без кабатлый алабыз, дип белдерде ул.

Миңа куркыныч булып китте. Нәрсәне кабатлый алабыз?! Безгә кем һөҗүм итә? Әле сугыш корбаннарының төгәл саны да анык түгел, 27 млнмы, 40мы? Әле сугыш кырларында һәлак булган солдатларыбызны табып җирләп бетерә алмыйбыз. Өлкәннәрнең, сугышлар гына була күрмәсен, дигән теләкләре, чынлап та, актуаль ахыры. Хәер, әле ватсап телефоныма килгән бер анегдот бу сорауга җавап бирә сыман.

– Тышкы эшләр министры Лавров Саклану министры Шойгуга шалтырата:

– Кара әле, Кожугетович, Нью-Йоркка атма, анда минем кызым…

Шойгу җавап бирә:

– Әйе, беләм. Фурсенко һәм Медведев АКШ буенча шулай ук сорадылар. Валуев Германиягә һөҗүм итмәскә, Козак Англиягә, ә Володя Франциягә һәм Нидерландка тимәскә сорый. Исемлек зур. Күпләр инде шалтыратты…

Пауза.

– Кара әле, Викторович, алайса кая атарга, һәркайда безнекеләр булгач…

– Ну, белмим инде… Ат әнә Бөгелмәгә, анда тәгаен безнекеләр юк…

…Нефть бәясе арзаная, рубль мәтәлә. Күрәселәр алда әле. «Времени на расскачку нет»… Путин ничәнче кабат инде дөрес әйтә. Конституцияне үзгәртәсе, бәйрәмнәр үткәрәсе, дошманнардан курыкмас өчен патриотизм тәрбиялисе… Дөньяны биләп килүче яңа кризистан имин каласы… Кыскасы, матур киләчәк төзисе…

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии