Вәзгыять киеренке, шөкер шартларлык түгел әле…

Вәзгыять киеренке, шөкер шартларлык түгел әле…

Болай да киләчәк турында уйлаганда киеренкелек тудыра торган вәзгыять, узган ел августта агуланып Алманиягә китеп дәваланган оппозиционер Навальный Русиягә әйләнеп кайткач тагын да киеренкеләнде. Оппозиционер кулга алынып, аның шартлы җәза срогы реаль ирекне чикләү җәзасы белән алышынды һәм канунсыз протест акцияләре башланды. Алексей Навальныйны иреккә җибәрүне таләп итеп 23 һәм 31 гыйнварда Русиянең зур шәһәрләрендә санкцияләнмәгән протестлар узды. 2нче февральдә Навальныйга хөкем карары чыккан көнне дә Мәскәү һәм Петербургта кешеләр урамнарга чыкты. Илнең йөздән артык шәһәрендә 10 меңнән артык кеше тоткарланды. Протестта катнашучыларга каршы ким дигәндә 40 җинаять эше ачылды. Аларны полиция хезмәткәрләренә карата көч куллануда, киңкүләм чуалышларга чакыруда, хулиганлыкта, балигъ булмаганнарны хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итү, юлларны киртәләү, милеккә зыян салу, санитар кагыйдәләрне бозуда гаеплиләр. Куәт вәкилләре тарафыннан митингларда катнашучыларга гына түгел, матбугат вәкилләренә карата да көч кулланылды. Тоткарланучыларны урнаштырырга урын җитмәве ачыкланды. Тоткарланучылар полициядә газаплауларга, махсус кабул итү урыннарында кеше түзмәслек шартларга зарланды. Протестта катнашучыларны эшләреннән куу, уку йортларыннан чыгару хәбәрләре булды.

Тоткарлаулар буенча Казан, Мәскәү һәм Петербургтан гына калышып, өченче урынга чыкты. Казанда протестларда тоткарланган 573 кеше җаваплылыкка тартылган. 566 кешегә штраф хөкеме чыккан, 7 кеше кулга алынган. Бу турыда мәгълүматны «Апология протеста» китерә. Дүрт кеше хәзергә кадәр сак астында. Шуларның берсе – Казанда Навальный штабы хезмәткәре Алексей Бояров, ул 20 тәүлек сак астында тотуга хөкем ителде. Өч кеше төрмә вакытын тутырып, иреккә чыккан.

Казан шәһәр Думасы сессиясендә протест чаралары мәсьәләсе күтәрелде. Думадагы КПРФ фракциясе әгъзасы Динара Хәлимдарова, полициянең кайбер хезмәткәрләре канунсыз гамәлләр кылды, диде һәм Казанның эчке эшләр идарәсе башлыгыннан, аларга карата берәр чара күрелдеме, дип сорады.

«Хокук саклау вәкилләренең кешеләрне йөзләре белән карга яткырып тоткан видео таралды. Бу хезмәткәрләргә дисциплинар чаралар күрелдеме? Безне – Казан шәһәр Думасы, Татарстан Дәүләт Шурасы депутатларын полиция бүлегенә кертмиләр. «Юдино» бүлеге җитәкчесе хәтта депутатларга килгән мөрәҗәгать турында сөйләшүдән баш тартты», – диде Хәлимдарова.

Русия эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе башлыгы Александр Мищухин полиция бүлегенә кертмәү турында мөрәҗәгатьләрнең теркәлмәвен белдерде. Ә полиция хезмәткәрләренең вәкаләтләрен арттырып үтәү очрагына килгәндә, тикшерергә вәгъдә бирде. Шул ук вакытта ул, протест акциясенә чыгучыларның гамәлен канунсыз, дип атады.

Социаль челтәрләрдәге сюжетларны, «Дождь» телеканалы кебек бәйсез чыганаклар алып барган турыдан туры трансляцияләрне күргәч, санкцияләнмәгән митинглар үзләре һәм анда көч куллану авыр уйларга этәрә. Алга таба болай хәрәкәт итәргә мөмкинме, дигән сорау туа. Газетабызның узган саннарында язганымча, шартлап сынып, ниндидер бәрелеш тә чыгарга мөмкин. Кырыс көчне, басымны тоеп, протест сүлпәнәя дә ала, тик озаккамы? Хәзерге моментта икенче вариант гамәлдә булыр мөгаен. Reuters агентлыгы да моны раслый. Русия хакимияте «кирәк булган очракта» митингларны куып таратуда тагын да күбрәк көч кулланырга әзер. Бу турыда үзенең Кремльгә якын ике чыганагына таянып шулай дип кисәтә агентлык. Әңгәмәдәшләрнең берсе гыйнвар протестларына хакимият җавабын «кул язып алу» дип атаган, икенчесе хакимиятнең тагын да кырысрак реакциясе «шактый реаль» дип белдергән.

Мисал буларак агентлык әңгәмәдәшләре Беларуста Александр Лукашенкога һәм Венесуэлада Николас Мадурога каршы протестларны атаганнар. Бу акцияләр хакимият алышынуына китермәде, дигән алар. «Беларус сценарие үзенең нәтиҗәлелеген раслады. Кремльдә тәгаен тезләнмәячәкләр. Лукашенко аягында басып калды, Мадуро тәртиптә» дигән Кремльгә якын чыганак.

Икенче әңгәмәдәш, Русиядә социаль-икътисади хәл, пандемиягә карамастан, Венесуэладагы кебек үк начар түгел, дигән. Шул ук вакытта русиялеләрнең күпчелеге консерватив һәм үзгәрешләр теләми, дип саный ул.

Димәк, моңарчы булган протест чараларында иминлек сакчыларының үзләрен үтә кырыс тотулары акланачак. Алга таба да каршылык чараларына чыгучыларны күсәкләр, электрошокерлар каршы алачак.

Әнә шуңа да Навальныйның төбәк штаблары җитәкчесе Леонид Волков тоткындагы сәясәтчене яклап якын арада протест чаралары уздырырга җыенмауларын белдерде. Протест чараларының башка юлларын эзләячәкләрен әйтте ул. Ләкин соңрак ул Навальныйны азат итү таләбе белән яңа протест чарасы 14нче февральдә булачак, дип белдерде. Аныңча, бу гадәти митинг яки йөреш булмаячак. «Без хәйләкәррәк эшләячәкбез, полиция белән турыдан-туры бәрелешмәскә тырышачакбыз, бу әйбердән китәчәкбез», – диде Волков.

Тагын бер хәбәр, протест акцияләрен киң яктыртучы мәгълүмат чыганакларын шаккаттырып, Казанда хакимият «тоткарлаулар һәм репрессияләргә каршы» митингны килештерде. Ул 14нче февральдә Казанның Меңъеллык паркында узарга тиеш. Шәһәр хакимияте митингта катнашучылардан санитар таләпләрне үтәргә, аерым алганда, бер-берсеннән кимендә бер ярым метр ераклыкта торырга таләп иткән. Чарада 200 кеше катнашачак, диелгән.

Шулай итеп, ризасызлык белдерүчеләр дә күп, көч структуралары позициясе дә югары әзерлекле. Артык кискен формада башланып киткән көрәш сүнәрме, әллә дәвам итәрме? Кем җиңде? Бу сорауларга анык җавап бирү кыен. Хакимият позициясен саклап кала алды. Әмма, минемчә, беркем җиңмәде, шул ук вакытта беркем җиңелмәде дә. Илне тышкы дөньядан яңадан яңа санкцияләр көтә, эчке тормышыбыз да ал да гөл дәвам итмәс: шөрепләр тагын да ныграк кысылыр, ирекле сүз әйтү мөмкинлеге чикләнер. Бу ризасызлык кәефләренең тагын да артуына гына китерер. Мондый шартларда хакимият тә абруен югалта бара. Инде ул сизелә дә.

Русиядә 18-24 яшьлекләрнең яртысы гына Владимир Путин эшчәнлеген хуплый. Моны «Левада үзәге»нең* гыйнвар аенда уздырган сораштыруы шулай күрсәткән. Сораштыру нәтиҗәләренә караганда Путин эшчәнлеген яшьләрнең 46 проценты хупламый. 2020нче елда бу күрсәткеч 30 процент булган.

Быел Путин эшчәнлеген яшьләрнең 51 проценты хуплавын белдергән, былтыр шушы айда андыйлар саны 69 процент булган. 2018нче елда президент эшчәнлеген яшьләрнең 80 проценты хуплаган.

Путинны хуплауның гомум дәрәҗәсе дә бераз кимегән: 2019нчы елда хуплаучылар саны 68 процент булса, быел бу күрсәткеч 64 процентка төшкән.

«Левада»* мәгълүматларына караганда, гомумән алганда Путинны хуплау рейтингы якынча 2011-2013нче елгы дәрәҗәдә. Ул елларда гадел сайлаулар өчен һәм аның президент булып яңадан сайлануына каршы протестлар узган иде.

Тагын бер мөһим күрсәткеч – президентка тулаем ышаныч дәрәҗәсе кими: 2020нче елның октябрендә Путинга респондентларның 34 проценты ышаныч белдерсә, быел гыйнварда ул 29 процент тәшкил иткән.

Шулай ук Алексей Навальныйга ышаныч дәрәҗәсе дә түбән булып кала бирә, ләкин анда бераз гына арту бар. 2019нчы елда сораштыруда катнашучыларның өч проценты, быел биш проценты Навальныйга ышаныч белдергән.

Сораштыру 2021нче елның 29нчы гыйнварыннан 2нче февраленә кадәр узган.

«Левада үзәге»* мәгълүматларына караганда, Путин рейтингының иң югары вакыты 2015нче елда булган. Анда ул 80 процент тәшкил иткән.

Әлбәттә, Навальный протест акцияләрен җитәкли алыр, аны лидер, дию кыен. Беренчедән ул төрмәдә. Хәер, төрмәдә булмаса да, оппозицияне берләштерә ала дигән ышаныч юк иде. Моңа мисал – «Яблоко» фиркасе лидеры Григорий Явлинский Навальный турында яман хәбәр таратты. Ул Навальныйны милләтчелектә, фашизмда, популизмда гаепләде. Чын демократияне яклаучыларга ул юлдаш түгел, дип белдерде. Коррупциягә каршы чын көрәш ул карак чиновникларның биләмәләрен дронь-очкычлардан төшерү түгел, яңа Русия өчен сәяси көрәш булырга тиеш, дип язды ул үз сәхифәсендә.

Явлинскийның чыгышы шау-шу тудырды. Күпләр «Яблоко» фиркасе тарала, дип фаразларга ашыкты. Әйе, Явлинскийның бу чыгышы, бәлкем, вакытсызрак булгандыр. Инде үзе дә импотентка әйләнгән сәясәтче Явлинский, бәлкем, шулай үзенең әле исән икәнлеген күрсәтергә теләгәндер… Ничек кенә булса да хаклы тоела миңа ул. Бүген Русиядә оппозицияне җитәкләр көч юк. Ул Явлинский да түгел, шул исәптән Навальный да була алмый. Менә Борис Немцов… Әйе, Немцов бүген реаль лидер булыр иде. Минем уемча, ул шуңа күрә дә бүген исән түгелдер инде. Чөнки ул чын сәясәтче иде. Ә Навальный сәясәтче була алмады, шуңа да ул исән. Ул тынычлыкны бозып, бимазалаучы бер көч кенә. Навальный илдә түнтәреш ясап, вәзгыятьне үзгәртә алмаячак. Бәлкем, ялгышамдыр. Әмма мин моңа инанган. Горизонтта әле лидер күренми. Өстә әйтелгән Беларус мисалы да моңа үрнәк. Анда да лидер булмады. Урам гөрләде, ләкин ул хаослы гөрләү иде.

(*«Левада үзәге»н Русия Юстиция министрлыгы аны ят агент дип таныды)

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии