Кыш бабай шайтаннанмы?

Кыш бабай шайтаннанмы?

Яңа елның, Кыш бабайның, чыршы бизәүнең төрки халыклар, мөселманнар өчен ят күренеш икәнен беләбез. Күнегелгән гадәт, балачактан калган якты хатирәләр, бу бәйрәмне иң күңелле һәм көтеп алынганнар исемлегеннән сызып ташларга мөмкинлек бирми. Мин үзем бәйрәмдә, кайбер диндарлар аңлатканча, зыян күрмим. Сабыйлар могҗизага ышана, аны көтә. Шул ук бүләкне әтисе түгел, Кыш бабай бирсә, аның шатлыгы бөтенләй башка. Әти-әни, әби-бабай ул көндәлек гадәти тормыш кешеләре. Ә менә Кыш бабай елга бер генә һәм бары тик әйбәт балалар янына гына килә… Бүген инде үзләре әти-әни булып беткән минем балаларым да, бар дан-шөһрәтне Кыш бабайга биреп баргансыз, дип елмаялар. Ә аларның хатлар язып, аны тәрәзәгә ябыштырып куеп берничә атна алдан көтә башлаганнарын, инде бүләкне кулларына алгач, шатланганнарын күрү безнең өчен дә олы бәйрәм була иде. Кечкенәсе генә «булдыклырак» булып чыкты, Кыш бабайга заказ бирә дә, ярар анысын Кыш бабай алып килә, ә менә сез ни бүләк итәсез, дип бездән дә сорый иде…

Менә шундый серле-сихри булды безнең үз балачагыбыз да, балаларыбызныкы да. Бүгенге көндә потларга табыну булмаган кебек, Кыш бабайга да табыну юк. Ул гап-гади уен. Балалар чынлап торып зурлар булып уйныйлар бит. Карап торсаң, курчакларына чын доктор да ул, укытучы яки кайгыртучан әни. Малайлар кыю янгын сүндерүче… Шуңа күрә Кыш бабайларны тыю яклы түгелмен, ә менә балага кечкенәдән иман шартларын, итагать кануннарын өйрәтеп үстерү, Аллаһның берлегенә инандыру кирәк.

Әмма быел туйдырып бетергән Яңа ел каникулларында башыма башка төрле уй килде. Чынлап та бу Яңа елны шайтан уйлап чыгаргандыр ахыры. Юкка гына аны мәҗүсилек белән генә түгел, кара көчләр белән бәйләмиләр. Кыш бабай үзе дә элек яман зат итеп кабул ителгән.

Минемчә, Русиядә моның кадәр озын яллар булдырырга шул ук яман көчләр булышкандыр. Интернетта актарындым, дөньяның шулай ял итүче бер генә илен дә тапмадым. Европада Раштуа көннәре 24, 25нче декабрьләрдә, аннан 31нче декабрь, 1нче гыйнварда ял итәләр. Кайсы илләрдә 2нче гыйнварда да ял. Үз хезмәткәрләренә аерым өстәмә ял көннәре бирүче кайбер оешма-предприятиеләр бар икән тагын. Тик болар дәүләт вәзгыяте белән бәйле түгел. Испаниядә 25нче декабрь, 1 һәм 6нчы гыйнвар ял.

Русиядә дә 2005нче елга кадәр 2 генә көн ял иде – 1, 2нче гыйнвар көннәрендә. Ә 2005нче елда Русия хөкүмәте бу ялны 10 көн итәргә карар кылды. Инде бу нисбәттән шул елдан бирле күпме бәхәс, шау-шу бара. Ризасызлык белдерүчеләрне ишетмиләр. Тәкъдимнәр арасында бу ялларны май аена күчерү турындагылары да булды. Дөрестән дә, халыкка файдага гына булыр иде. Бакчалары булмаганнар да вакытларын табигать кочагында үткәрерләр иде. Ә бүген… безнең халык 10 көн дәвамында авыр ризыклар белән корсагын тутыра да, спиртлы эчемлекләр белән кәефен күтәрә. Боярышник кебек техник сыеклыклар эчеп дистәләп гражданнары үлә торган, спиртлы эчемлекләр белән «җылынырга» күнеккән халык нишләсен?! Спортны үз иткәннәр бик аз. Телевизор артында көн-төн утырып булмый. Вакытны әнә шулай ашап-эчеп уздырсаң гына…

Минем өчен дә бетмәс-төкәнмәс, мәгънәсез ул Яңа ел бәйрәмнәре. Әле ярый авылымда булдым. Һәм авылым халкының активлыгына, сәнгатьне яратуына сокланып килдем. 30нчы гыйнварда мәдәният йортында булган концерт программасы белән башланып киткән каникул 10 көн дәвамында төрле күңел ачу чаралары белән дәвам итте. Яше-карты кичләрен бию кичәләренә җыелды. Әле сәхнәне яңа гына яулап килүче өметле җырчы, Арча районының Кырлай авылы егет Ранил Гарипов концерты да иш янына аерым бер бизәк булды. Ә инде 3нче гыйнвардагы Кышкы Сабантуй искиткеч күңелле бәйрәмгә әверелде. Халыкның бердәмлегенә, үз күңелен үзе күрә белүенә, юктан гына да кызык таба алуына чын күңелемнән сокландым мин.

Миңа да Кыш бабай булырга туры килде. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә яратты үземне. Кыш бабайга ышаналар икән, букчамдагы конфетларны рәхмәтләр әйтеп алдылар. Әле һөнәрләрен дә күрсәттеләр. Ә уеннарда катнашырга чиратлар хасил булды. Аркан тартышу дисеңме, чаналарга утыртып бер-береңне тартып йөрүме, чана, чаңгы шуу, бию ярышлары… Яшьләр футбол уйнады. Яшьләр һәм ветераннар дип исемләгәннәр командаларны. Ветераннары кемнәр дип сораган идем, алары без – өлкәннәр дип көлдерделәр, үзләре дә 20не әле узган егетләр. Ярышта арысаң хәл алырга кайнар самавыр чәе белән тәмле коймак белән сыйланырга мөмкин иде. Люция апа, Сиреналар элеккечә пешерелгән мич коймагы белән шаккаттырды. Зөлфәт, Сүрия, Гөлзада, Фирдания, Ләйсән, Әлфияләр менә дигән итеп оештырды әлеге бәйрәмне. Күрше Сөрде авылыннан килгән Илгизәр Шәнгәраев белән Кенәр авыл җирлеге башлыгы урынбасары Наил Нәҗметдинов җор тел белән көлдереп бәйрәмне алып барды. Түбән Орыда мондый бәйрәм буласын ишетеп күрше авыллардан да килгәннәр иде. Кышкардан ук килеп, гомере буе тракторда эшләгән Фарук Хәйретдинов моңлы матур тавышы белән Рим Хәсәновның Фидан Гафаров җырлый торган үлемсез җырларын сиптерде генә. Әле аны авылларының имамы да диделәр.

Мин бәйрәмне оештыру җыелышында катнашып, бүләкләр дә юк, матур чыгар микән, дип шик белдергән идем. Юкка, спонсорлар да кирәк түгел икән. Халык рәхәтләнеп ял итте. Спонсорлар хәзер юк бит ул. Авылымның бар байлыгын үзенә мирас итеп алган, эшләре әштер-өштер генә барган «Вамин-Мәрҗәни» ширкәте мондый бәйрәмнәргә ярдәм бирү турында уйлап та карамый. Мәдәният йортындагы балмаскарад та авылның иганәчеләре ярдәмендә оештырылды.

Изображение удалено.

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Бәйрәмнәр атналыгы авылымда кино экранында балалар өчен мультфильмнар, зурларга кинолар күрсәтү, кич утырулар белән дәвам итте. Ә мин инде Казанга китеп бардым. Чөнки эш көтә.

Быелгы Яңа ел «Безнең гәҗит»не сынап каршы алды бит. Газетабызның язмышы кыл өстендә калды. Исәп-хисап номеры булган банкларыбыз Яңа ел алдыннан кинәт ябылды. Салымнарны да кассага барып түләргә туры килде. Әле ярый Мәскәүдәге партерларыбызны кисәтеп өлгердем, абунә акчасын күчермәделәр. Юкса, бөтенләй банкротлыкка чыга идек. Аллага шөкер, бу курку мәшәкатьләр генә булып калды. Газетабыз алга таба да эшләячәк. Инде ышанычлы банклар белән эш итә башладык. Банклар белән бәйле вәзгыятьне газетабызда алга таба аңлатырбыз.

Тагын шул каникулларга әйләнеп кайтсак, безнең илебезнең барын да онытып, бар оешмаларның ишекләренә йозак элеп шулай 10 көн ял итәрлеге генә бар. Муллыкта яшибез бит. Банклар клиентларының акчасын җилгә очырмый, таламый, завод-фабрикалар гөрләп эшләп тора. Боярышник кебек агулар эчеп дистәләп кеше үлми. Хәзер сүгәргә күнеккән Совет чорында ялларны ничек кыскартырга белми иделәр, озын яллар туры килсә, берничә көнен отпускларга кушалар иде. Хәзер башкача шул. Бер дә бүтән түгел, бу каникул түрәләргә, депутатларга кирәк. Кыш уртасында диңгез буйларына барып җәйне күрү өчен. Гади халык нишләсен, табын янында утыра. Ә табын тулы күп ашарга ярамый торган авыр, зыянлы ризык һәм эчемлек. Шәп һәм күңелле яшибез. Ярый әле туган авылымда шушы каникулны кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрә алдылар.

Яңа ел теләкләре белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Кыш бабай шайтаннанмы?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии