- 09.05.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №19 (10 май)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Бөек Җиңү көне миндә каршылыклы фикерләр уята. Бу бәйрәм якынлашкан саен, күңелемдә ниндидер эчке борчылу, шом барлыкка килә. Юк, бу бәйрәмнең мөһимлеге, Җиңүнең әһәмияте бәхәссез. Ә менә аңа карашларның, торган саен күңел ачуга корылган гадәти бәйрәмгә әверелә баруы эчемне пошыра. Безнең ата-бабаларыбыз ни өчен, кем белән сугышканлыгын да белмәгән, белергә теләмәгән, диңгез тубыктан дип яшәүче, сугышта җиңү символын арт шәрифләренә бәйләп куйган, модалы кроссовкаларына таккан аяклары белән ипине типкәләп йөрүче буынны тәрбиялибез.
Газетабызда дәһшәтле авыр еллар турында мәкаләләр һәрдаим чыгып тора. Инде шул елларны үз җилкәләрендә кичкән буын гына түгел, ул хакта ишетеп үскән, шул геройларыбыз тәрбияләгән безнең чордашлар да кимеп бара. Ә яшьләр? Мин борчылам: илебезгә азатлыкны кан белән тапкан ата-бабаларыбызның, әни-әбиләребезнең каберләре ташландык булып ятмасмы? Бүгенге ваемсыз яшьләрнең вакытлары булырмы аларны чистартырга, шунда басып баш ияргә, рәхмәт әйтергә? Миндәге шикле уйларга үзебез дә гаепле. Балаларыбызны йомырка эчендәге сары кебек өф-өф итеп кенә үстерәбез. Һәм бу эштә илебездә тамыр җәйгән икейөзлелек тә булыша. Гаделлек, изге ниятләр ясалмалылык эчендә тапталып юкка чыга.
ГЕРМАНИЯ ҖИҢСӘ…
Шөкер, бүген Германия җиңсә, дигән бәхәсләр кузгатылмый. Минем телевидениедә эшләгән чорымда бу хакта бәхәсләшергә, Бавария сырасы эчеп дөньяның артына тибеп яшәр идек Гитлер килсә, дип лаф оручыларга каршы әрепләшергә шактый туры килде. Сугышта чолганышта калып, 2 тапкыр каты яраланып, гарипләнеп кайтып, фронтовик сүзен ишетергә дә өлгермичә бик иртә вафат булган әтием, черек бәрәңге, кычыткан белән җан асрап, мәктәптә яхшы укып та, аны ташларга мәҗбүр булган әнием, һәм аларның тагын миллионлаган ватандашлары, чордашлары яулап алып биргән тормыш бу. Юкса, фашист итеге астында бар дөнья интегер иде. Шул чорның каһарманнары бар дөньяны фашизм чумасыннан коткарган. Менә шул каһарманнар ничек яшәде, ничек яши?! Мин бу сорауга җавап бирергә оялам. СССР таркалганда, анархия тудырып, калҗалы тагарак янында җиңел генә байлыкка мантыган миллиардерлар, миллионерлар янәшәсендә бүген шул миллиардерлар үзләштергән байлыкны тудырган ач-ялангач каһарманнар ни хәлдә? Минем уемча, нәкъ менә сугыш чоры балалары, ветераннар бүген дөньяның артына тибеп яшәргә тиеш тә бит… Юк.
Бөек җиңүгә 72 ел. Бүген сугыш ветераннары санаулы гына калды. Минем туган авылымда соңгы ветеран Гафур абый бар иде. Сугышта этләр коткарып кына исән калган шул яралы солдат та вафат булды быел. Бүгенге сугыш ветераннарына ким дигәндә, 90ның өске ягы булырга тиеш. Инде шул ук сугыш чоры балалары да бик аз калып бара. Илдә патриотизм тәрбиялибез дип, чынга ашмаган, чын булган әллә нинди чаралар уйлап чыгаручы сәясәтчеләр бүген шул чор кешеләренә дә аерым статус тәгаенләсә, бүген чын ватанпәрвәрлек барлыкка килер иде. Ә бүгенге ватаныбыз олигархларны гына кайгырта сыман миңа. Менә шундый гаделсезлекләрне күргән халыкның бүген Сталинны сагынуы гаҗәп түгел.
СТАЛИН ПОПУЛЯРЛАША
Бүген русиялеләрнең 50 проценты Бөек Ватан сугышындагы җиңүдә Сталинның ролен уңай бәяли. Ә 12 ел элек сораштырылучыларның бары 40 проценты гына шундый фикердә булган, ди «Иҗтимагый фикер» фонды. Экспертлар, Сталинга карата яшьләр арасында фикер үзгәрә, дип бәяли. Юкса, өлкән буынның карашы анык: кемдер Сталинны яклый, кемдер күрә алмый. «Безнең гәҗит»тә дә Сталинга кагылышлы карашлар чыкканда, теге яктан да, бу яктан да безне сүгәргә тотыналар. Ә мин демократик кеше буларак, һәр фикер яшәргә хаклы дим, һәм һәр фикергә, хәтта ул редакциянеке белән туры килмәсә дә, газетада урынны түрдән бирәм. Гомумән, бәхәстә генә чын хакыйкать туа: тарихка бары тик гадел хөкем чыгарырга кирәк. Кызганычка каршы, без тарихны һәрдаим үз мәнфәгатьләребез өчен, үзебез теләгәнчә, үзгәртеп язабыз. Юкса, тарихтан сабак алырга тиешле булсак та.
Минем уемча, Сталин шәхес. Әмма ул тиран да. Әгәр фашистлар санаулы көннәр эчендә Мәскәүгә барып җитә алган икән, монда Бөек Ватан сугышында ничек итеп Сталин аркасында җиңеп чыктык, дип әйтергә була… Фашистлар безнең ягулык та салып куелмаган танкларыбызны, самолетларыбызны, башка техникаларны базаларында, авиабомбалары белән кузгалырга да ирек бирмичә, юк иткән. Ник ватаныбыз сугышка әзер булмаган?! Разведка эшләгән бит… Гитлерның сүзләре бар: Сталин үзе безгә ярдәм итә – иң акыллы шәхесләрне сөргеннәргә сөреп, юк итеп илне какшата. Авыру психикалы шәхесләр кулында була шул СССР штурвалы. Репрессияләр булмаган булса да, без сугышта мондый каза күрмәгән булыр идек. Илебез бары тик кеше саны белән генә җиңеп чыкты, Сталин аркасында түгел. Дөнья масштабында 2нче Бөтендөнья сугышындагы корбаннар саны буенча бу бик анык күренә… Инде сер түгел: баштан-аяк коралланып, алга ыргылган дошманны рәткә тезелгән 3–4 рәт Совет солдатлары каршылый. Беренче сафтагы кешедә винтовка, аның артында, ул үлгәч, шул винтовкага ия булырга чиратка баскан, кулларына агач таяк тоткан икенче сафлар… Бу мәзәк түгел, чынбарлык…
Ил тиз арада, хәтта эвакуацияләнгән заводларда да кораллану техникасын күпләп җитештерүгә ирешә ала бит. Әгәр вакытында акыллы сәясәт алып барылган булса, бүген дөньяда Америка Кушма штатлары түгел, бөек держава – Русия булыр иде дим мин. Ләкин илебез хаталардан сабак алырга өйрәнми. Бүген дә шулай. Мәрхүмә әнием сөйләгәннәрдән генә дә чәчләрем үрә тора иде: ни өчен көзен бар ашлыкны авылдан алып чыгып китәргә, ә язын чәчүлек орлыкны чана тартып кире авылга ташырга кирәк булды икән. Әнием, Арча станциясеннән 60 км, кышкы буранда чана тартып, шул орлыкны алып кайта торган булган. Күрше әбием мәрхүмә Газзә апам ни өчен Суслангерда окоп казып, торф чыгарып, гомерлек авыру алган? Аннан гомере буе фермада эшләп, бакчасын сукаларга да трактор таба алмады, инвесторлар колхозны таларга килгәч, ул анда эшләми булып чыкты… Әйтерсең, Айда эшләп яткан… Әнием, 13 яшьлек кыз, ат көтеп, бер атны бүре өере аерып алып талап ашагач, аны ничек саклап калырга тиеш булган икән?! Ул аларны таяк белән дә куып караган… Бүреләр акыллы булган ахыры, аның үзен жәлләгәннәр, ашамаганнар… Белмим, шундый бүре законнарына әйләндерелгән дәүләт өчен кем гаепле?! Бүгенге җәмгыять гаделме? Гаделлекне табу кыенмы? Бу сорауларга җавап бирергә авырсынам. Ләкин, гадел тормышлы ватанымда яшисем килә. Минем ватаным Русия.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии