Мәскәү инде чынлап тота яканы 

Мәскәү инде чынлап тота яканы 

Татарстан Конституциясенә 30 ел тулды. Ләкин ул бик нык үзгәрде һәм бүген гамәлләр белән беркетелмәгән, хәтта каршылыклы фикерләр уята торган документка әйләндерелде. Тик ни генә булмасын, ул бар һәм аның хакында дәшми калу ярамас.

90нчы елларны яхшы хәтерлим, икътисадый яктан хаос хакимлек итсә дә, бу күтәрелеш, киләчәккә өметләр баглаган еллар иде. Бигрәк тә милли күтәрелеш, милли үзаңны уй-хисләребез белән генә аңлатып бетерә алмый торган чор иде бу. Суверенлык турында Декларация кабул иткән республиканың төп документы еллар үткән саен кайта-кайта ревизияләнде, үзгәртелде. Федераль кануннарга яраклаштырылды. Хәер, берочтан Федераль конституциянең дә дәрәҗәсе төшүен, шактый үзгәрешләр кичүен искәртергә кирәк.

Дөрес, сүз иреге, милли мәнфәгатьләр, кеше хокуклары һәр ике документта да гарантияләнә. Ләкин яшәү рәвеше, тормыш-көнкүреш бик еш кына Конституциябездә язылганнар белән чалышмый.

6 ноябрь – Татарстан Конституциясен кабул итү көне быел аеруча тыныч, артык игътибар бирмичә генә үтте дияр идем. Ялга туры килүе, ягъни бәйрәм ялы булып күренмәве дә роль уйнагандыр, бәлкем. Махсус операция дә күтәренке кәеф уятмыйдыр. Дөрес, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов искә алды аны, котлады да.

«Үткән өч дистә елдагы вакыйгалар республикада яшәүче барлык халыкларның тарихи, милли һәм рухи хәзинәләрен, мәдәниятен һәм телен саклауда һәм үстерүдә төп канунның зур әһәмияткә ия булуын дәлилли. Ул безне Ватанның һәм республиканың милләтпәрвәрләре булырга өйрәтә. Ил лидеры Владимир Путин тирәсендә тупланып, без илнең бердәмлеген ныгыту юнәлешендә эшләвебезне дәвам итәрбез, барлыкка килгән киртәләрне узарбыз» диелә аның котлау сүзендә.

Ә элегрәк Конституциябезгә багышлап төрле җыеннар, конференцияләр оештырыла, юк-юкта бәйрәм рухы сизелә иде. Бүгенге тынлык аерым Конституциябез булу белән мактануның бик үк ярап бетмәгән эш икәненә бер дәлил буларак та кабул ителә ала.

Татарстан Конституциясе 1990нчы елның 30нчы августында кабул ителгән Суверенитет турындагы Декларациядән соң ике ел узгач, әйтергә кирәк, Федераль Конституциядән иртәрәк кабул ителгән иде. Һәм ул халыкара дәрәҗәдә эш итәрлек, мөнәсәбәтләр урнаштыра алу хокукын бирә торган документ булды. Анда республиканың мөстәкыйльлеге, республика ватандашлыгы, чит дәүләтләр белән элемтәләр булдыру, нейтралитет, сугыш пропагандасы тыелу, федераль үзәк белән шартнамә нигезендә мөнәсәбәт кору кебек мөһим пунктлар бар иде. Бүген бу маддәләрнең берсе дә юк диярлек.

Ләкин, конституциябез бар. Эшлиме, эшләмиме, анда татар теле, мәгарифкә кагылышлы төп маддәләр калды. Татар һәм урыс телләре – Татарстанда дәүләт телләре һәм алар бертигез дәрәҗәгә һәм хокукка ия. Татар телен укытуга кагылышлы маддәләр дә үзгәртелмәде. Әмма мөнәсәбәт үзгәрде. Милли мәгарифнең тамырына балта белән чабылды, ана телебез гариза язып сорап укуга калдырылды. Татар теленең дәүләт теле булуы да бүген бары тик декларатив дәрәҗәдә генә телгә алына. Хәер, әйткәнемчә республикабызның гына түгел, Русия Конституциясендә дә язылган сүзләр кәгазьдә генә бүген. Федераль үзәк фәрманнары конституцияләребез дә булуын бик сирәк искә ала.

Моның белән ризалашмаучылар Мәскәү һәм башка төбәкләрнең татар оешмалары һәм иҗтимагый эшлеклеләре Мәгариф министры Сергей Кравцовка мәктәпләрдә туган тел һәм әдәбияты дәресләренең саны кимүенә зарланган, дип хәбәр итә «Коммерсантъ».

Хат авторлары белдерүенчә, урыс телле мәктәпләрдә 1-4 сыйныфлар өчен туган тел сәгатьләре 42 процентка, ана телендә белем бирелгән сыйныфларда исә 52 процентка кимегән. 5-9 сыйныфларда бу 33 һәм 48 процент, ди мөрәҗәгатьне имзалаучылар. Ягъни туган тел дәресләрен 3-5 сәгать укытасы урынга хәзер бу фәнгә 1-3 сәгать кенә вакыт бирелә. Шул ук вакытта яңа программаларда «туган тел» бөтенләй булмаган укыту вариантлары да бар.

Хат авторлары, Русия мәгариф министрлыгында туган телдә белем бирү бүлеге торгызылырга, ул туган телләрдә белем бирүне күзәтергә һәм моның өчен шартлар тудырырга, дип саныйлар, туган телләрдә БДИ бирү мәсьәләсен дә күтәргәннәр.

Үзенең җавабында Русия мәгариф министрлыгы, яңа белем бирү программалары санитар кагыйдәләргә (СанПиН) нигезләнеп әзерләнде, алар балаларга өстәмә йөкне киметә, дигән. Шулай да министрлыкта искәртүләренчә, туган телләрне өйрәтүгә «өстәмә академик сәгатьләр» бирелергә мөмкин, аны кертүне мәктәпләр үзләре хәл итәргә тиеш. Министрлык яңа программалар канунга каршы килми дип саный. Шул ук вакытта министрлык төп фәннәрдән БДИ бары тик урыс телендә генә тапшырылырга тиеш, чөнки Русиядә дәүләт теле – урыс теле, дип искәрткән.

Татар оешмалары вәкилләре министрлык җавабыннан канәгать түгел. «Мәктәпләр алты көн урынына биш көн укытуга күчә, яңа фәннәр барлыкка килде. Бу сәгатьләргә ничек сыешырга дигән проблема туды. «Туган тел»не кыскарттылар. Аннан соң бу сәгатьләрне арттырырга мөмкин дигән күрсәтмә чыкты. Без бу программалар төзәтелергә, укыту вариантлары кире каралырга тиеш дип саныйбыз», дип белдергән «Коммерсантъ»ка «Мәскәү мәктәпләрендә туган тел» иҗтимагый төркеменең җитәкчесе Шәүкәт Җәмниханов.

Ул, министрлыкның җавабы Конституциядә язылган халыкларның туган телне саклауга хокукын боза, Русиянең туган телләрне укыту өлкәсендәге кануннарын үтәмәскә теләвен чагылдыра, дип саный.

«Сүзе үтми» торган әнә шундый конституциябезнең туган көне узды яңа гына.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии