Казанда морҗачылар йөри

Казанда морҗачылар йөри

«Безнең гәҗит» авыз ачып әйтергә ярамаган темалар арткан, үз фикереңне белдерү куркыныч булу ихтималы чорында да, ягъни ялгыш кына эндәшүең белән террорчы, сатлыкҗан, җинаятьче атын алу куркынычы янаганда да, дөрес сүз җиткерергә, гадел журналистика таләпләренә тугрылыклы калырга тырыша, алдама, сатылма, дигән шигарьне өлге итеп эшләвен дәвам итә. Дөрес, газетаны укучыларыбыз хозурына әзерләгәндә һәр язманы кат-кат укыйм. Шул ук вакытта мөхәррир сүзе сәхифәсенә ни язармын дип атна буе уйлап йөрим, тема эзлим. Чөнки «ярамый»лы заман җитте. Сүз иреген күреп, иркенләп сөйләшеп алдык та, менә хәзер телебезне тешлибез. Тешләнгән тел өчен тема табу җиңел түгел шул. Шулай чираттагы саныбыз турында уйланып йөргәндә, редакциябезгә тема үзе килеп «керде». Кичә, ягъни 6нчы мартта редакциябезнең ишеген кактылар. Укучыларыбыз белә торгандыр, «Безнең гәҗит» редакциясе Ямашев проспектындагы 19нчы торак йортның беренче катындагы фатирны били.

– Без җилләтү коеларын тикшереп йөрибез. Карарга мөмкинме?

– Мөмкин. Сез «Домуправ»мы, газ хезмәтеме?

– Юк, без аерым оешма, – дип елмайды миңа күзләре уйнап торган чибәр генә егет белән бер кыз.

– Газ хезмәтеннән даими киләләр, карыйлар, торак инспекциясеме, торак идарәсеннән дә кайсы икәнен хәтерләмим, килгәннәре бар. Бар да әйбәт минем.

– Менә хәзер тикшереп карыйбыз, беләбез.

Фамилиямне язып алдылар. Никтер икесе дә язды аны. Дөрес, яшь кенә чибәркәй тыйнак, дәшми тора. Ә менә мут егетнең теле телгә йокмый, минем кем булуым да кызыксындырды аны. Журналист, дигәч, мине зур кешегә санап, кулымны да кысты әле. Баксаң, кемнәр белән генә очраштырмый икән аны шушы игелекле эше. Әле яңа гына бер танылган спортчы белән дә танышкан, исемен генә оныткан...

Кыскасы, мин боларны керә-керешкә аңлап алдым инде кемнәр икәнен. Зиһеннәре чуалган әби-бабайларны, тиз ышанучан беркатлыларны эзләп йөриләр. Ул арада егет җилтишекләрендәге челтәрләрне куптарып үрелеп караган булды. Ванна ягыннан ваннага ук менеп басты да, диагнозын сөйли башлады. Инде минем кое шахтасының ничек чистартасын да белмәвем, беркайчан да чистарттырмавыма бөтенләй аптырады бу белгеч. Ул куркынып, шаккатып телефонындагы фотосын ачып күрсәтте. Минеке булгандырмы, башкасыныкымы, күккә ашкан коеда үрмәкүч пәрәвезләре шәйләнә. Кыскасы, килер бер көн, мин монда томаланып, агуланып үләчәкмен икән. Шуңа кичекмәстән чистарттырырга кирәк булып чыкты.

– Аны ничек чистарталар соң? Таяк тыгыпмыни? Элек морҗа чистартып йөрүчеләр булган, сез андыйга охшамаган. Тегеләр кап-кара булган, – дим көлеп.

– Аның үз технологиясе. Без чистартабыз аны.

– Координатларыгызны бирегез. Мәгълүматларыгызны калдырыгыз, килешү төзермен.

– Нәрсәгә сезгә безнең координатлар. Барысын да үзебез эшлибез.

Менә шушы урында инде мин спектакль уйнаудан туктадым. Чөнки беләм мин мондый морҗачыларны, тәрәзә көйләүчеләрне, фильтр урнаштыручы кебек күп төрле «чистартучы»ларны. Алай да беләсем килә бит, каян болар, мошенниклык белән шөгыльләнү шиген уята торган белгечләрне кем җибәргән?!

Биомир компаниясе икәнен белә алдым. Тукай урамыннан икәнен дә. Исемен әйтте, тәти егет, ә менә фамилиясен түшенә аскан бейджиктан укып кына белдем. Стекольщиков Алексей Викторович. Каян килдегез дип төпченебрәк сораша башлагач, «От соседей сверху» тонына күчте егет, «операция Ы»ның барып чыкмавына көенеп булса кирәк.

Документның ни икәнен белмиләр. Мин үз таныклыгымны күрсәткәч, сездә менә шушындый законлы таныклык булырга тиеш, дип аңлаткач, миңа килеп кергәндә үзләрен тикшереп йөрүче оешма дип таныткан экспертлар, инде хәзер, аларга документ кирәк түгел, алар тикшерүчеләр түгел, мондый таныклыкларның журналистларга гына кирәклеген аңлаттылар мин наданга. Сертификат, лицензия, ОГРН ише документларны сорый башлагач та, минем кызыксынуыма аптырадылар...

Әлеге очрашуның финалын телефонга яздырдым. Түшенә Алексей дип язып куйган егет (әллә Алексей, әллә башка, андый язулы кәгазьләрне мин түшемә унны тагып куя алам, алар хезмәткәрнең шәхесен аныкларга ярдәм итә торган документ түгел) чын артист булды, минем видеом аңа реклама буласы икән, әле әти-әнисенә сәлам дә юллады. Артык сорауларыма җаваплар таләп итә торгач, ара-тирә чукынып та алгалады... Интернет сәхифәбезгә кереп әлеге тамаша-спектакльне күрергә мөмкин.

Үзен Марина дип таныштырган кыз белән Алексей сәфәрләрен дәвам итәсе иде әле, күршеләргә шакый башладылар. Анда өлкән яшьтәге бик әйбәт күңелле әби белән бабай яши. Мин инде бу мут белгечләрне анда кертә алмый идем. Подъезддан куып ук чыгардым. Аннан соң Алексейның түшендә эленгән язуның арткы ягына язылган кайнар линия дип аталган номерны видеодан карап («белгечләр» аны бирмәде) 88553409669 телефонына шалтыраттым. Нинди оешма, ни белән шөгыльләнәләр, дип кызыксындым. Мөлаем тавышлы ханым, эшчәнлекләренең күп кырлы булуын әйтеп масайды. Ләкин мин үземнең кем булуымны әйтеп, сорауларымны яудыра башлагач, җитәкчелеккә тоташтырам дип, трубканы Алмаз исемле икенче кешегә тоттырды. Әмма Алмаз минем белән озак сөйләшмәде, элемтә өзелде, кабат шалтыратуларым нәтиҗәсез – номер линиядә юк иде инде.

Менә шундый «тема» керде безнең редакциягә. Ничә кешене алдаганнардыр, минем фамилиямне язган кәгазь битендә исемлек шактый күренә иде.

Без бу темага әле нокта куймыйбыз. Тукай урамындагы шушы җил тишекләрен арчучы оешма белән якыннанрак танышырга җыенабыз. Беләсе иде, алар җилләткеч коеларны гына чистарта микән, әллә кесәләрне дәме?!

Шуны әйтә алам, бернинди җилләткеч коеларны да чистартырга кирәк түгел. Мәсәлән, мине, эшләр харап, дип котымны алырга тырышкан подъездда бу эш кирәк микән? Безнең 5 катлы йортның беренче катындагы тишектән дә карга тавышлары ишетелә бит. Бу эш, кирәк була калса да, газ хезмәте, Йорт идарәсе белән берлектә аерым Фәйзрахманов белән генә түгел, бөтен подъезд, йорт белән бергә башкарылырга тиеш. Гомумән, чынлап та лицензияле эшләүче оешмалар вәкилләре, шул ук газ хезмәте булсынмы, башкасымы, сезгә бернинди өстәмә хезмәтләр такмас, сезне сөйләштерергә тырышмас. Ә бу тәти осталар кешене сөйләштереп, уяулыгын җуйдырып, башларын чистарту аша кесәләрен капшый. Анда Алексей кебек тел осталары эшли. Кызганыч, мондый «хезмәтләндерүчеләр» бихисап бүген. Аларны мошенниклар дип әйтеп тә булмый, законлы эш итәләр кебек юридик яктан, ләкин кебек кенә шул. Чөнки законнары шундый. Әби-бабайларны алдарга рөхсәт итә торган законнар янында, телне тешләттерә торганнары күбрәк һәм кырысрак.

Аң булыгыз, алда Җиңү бәйрәме җитә. Әле җилләткеч коеларын чистартучылар, тәрәзә төзәтүчеләр кебекләргә яңалары өстәлер. Бөек Җиңүнең 55 еллыгы алдыннан минем әниемне котлап, «3 кенә меңлек» уенчыкка да ярамаган калай томыр бүләк итеп чыкканнар иде. Алар киткәч кенә аңлап алып, әнием мин кайтканда елап утыра иде. Каргыштан, кеше рәнҗетүдән курыкмый торган тулы бер буын, зур бер профессия катламы барлыкка килде. Менә Алексей да, кат-кат чукынды мин төшергән видеода да. Әмма аның Алласы бармы икән?! Әле бу аның торба чистарту беренче һәм соңгы эше генә микән?! Никтер миңа аның йөзе бик таныш кебек тоелды. Видеоны beznen.ru интернет сәхифәбезгә кереп карагыз, бәлкем танучы булыр. Һәм... алданмагыз. Туганнарыгызны, күршеләрегезне кисәтегез. Мондый очраклар турында безгә дә фаш итеп языгыз.

Газетабызны 7нче мартта нәшриятка тапшырабыз, ләкин почта аны 9нчы мартта гына тарата башлаячак. Әмма язның беренче, иң якты бәйрәмебез – 8 март бит. Сөекле хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлыйк. Янәшәдәге апа-сеңелләребезне, әниләребезне, әбиләребезне кадерлик, саклыйк. Сез бәхетле булсагыз гына, без дә бәхетле.

Иң изге теләкләр белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии