Сак бул! Пандемия кайта!

Сак бул! Пандемия кайта!

Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диләр. Һич уйламаган җирдән көтеп тора ул сине. Әле беркөн бер дустыма зарланып тордым. Инде берничә атна бик яман эчем поша, дусларым арасында вафат булучыларның артканынамы, әллә инде картлык галәмәте, яисә көзге кискенләшүме, дип аптырыйм, дидем. Аргансың, шуңа ул, дип диагноз куйды дустым.

Минем сизгерлек сәләтем бар. Ни икәнен аңламасам да, нидер буласын сизенәм, авыр төшләр күрәм. Төнлә уянып китеп уйланып ята башлыйм.

Булды ул күңелсез хәл. 1 атна элек шимбә көнне авылымда циркуль белән эшләгәндә бармакларымны өздерә яздым. Яңа Кенәр, Арча больницаларында беренче ярдәмне алгач, Казанга травмотология республика үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Дүшәмбе көнне операция ясадылар. Рәхмәт табибларга, бармакларымны саклап кала алдылар кебек. Тик шунысы, чәршәмбе көнне больница кабат ябылды: хәзер анда тагын ковид госпитале. Барыбызны да операциядән соң куып чыгардылар. Медицина персоналының кәефе юк. Карар бик ашыгыч кабул ителгән. «Әле 1нче сентябрьдә генә ачылган идек, сөенеп үз эшебез дип, эшли генә башлаган идек бит», диләр. «Ичмасам, акчасын түлиләрме соң», дип сорашам. «Безгә ул акча кирәкми. Сез беләсезме безнең нинди шартларда эшләгәнне. Эссе, манма су эчендә. Күзлекләр парлана, кешеләр ыңгырашып ята, укол кадаганыбыз күренми… Үләләр… Дошманыңа да язмасын, моны күрергә…»

Исемнәрен әйтергә теләмәгән шәфкать туташлары миңа шуларны сөйләде. Алар халыкның сансызлыгына, сакланмавына, ышанмавына аптырый. Гомерләре кадерле түгел микән, дип аптырый.

Әйе, урам тулы халык. Кибетләрдә, транспортта битлексез…
Хәер мондый ышанмаучанлыкка дәүләт тә гаепле. Коронавирус йоктыручылар саны киметеп күрсәтелә, чын вәзгыять турында аз сөйләнелә. Менә кеше шуңа карап ышанмый да. Бу авыру гаять куркыныч (9нчы бит). Саклана күрегез. Бүген афәт авылларны да штурмлый. Безнең редакциябез дә тагын үз изоляция режимына күчте. Хезмәткәрләребез арасында авыручылар да бар. Пандемия бу юлы куркынычрак булырга охшаган. Сак булыгыз, үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз!!!

Ихтирам белән, иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии