Илфат вафат, мин исән…

Соңгы вакытта югалтулардан башыбыз чыкмый. Күз өстендәге каш сыман булган асыл затларыбызны соңгы юлга озатабыз. Әле минем якын дустым, хезмәттәшем, танылган журналист Гөлнара Зиннәтуллинаны соңгы юлга озатканыбызга 1 ай булып килә. Аннан легендар җырчыбыз Хәмдүнә Тимергаливаны югалттык. Бу атнада дүшәмбе көнне хезмәттәшем, танылган диктор Илфат Абдрахмановны җирләдек…

1987нче елда мин Арчадан Казанга күченеп телевидениегә эшкә килдем. Һәм 22 ел гомерем Илфат белән бергә үткән. Бик якыннан аралаша идек. Дусларча шаярыша идек. Адаш булуыбыз, фамилияләребезнең дә аваздаш булуы аркасында кызыклы гына хәлләргә тарый идек. Илфатны ниндидер концерт-очрашуларны алып барырга дип эзлиләр, ул дип белеп мине табалар, ә мине исә дөреслек эзләп кыерсытылганнар эзли һәм Илфат Абдрахмановка юлыгалар. Бер-беребезне эзләп, буталып өйләребезгә үк килгәннәре бар иде. Безне үзара охшаш дип тә әйтүчеләр булды, гәрчә без моннан көлсәк тә.

Мин армия хезмәтендә чакта килгән ул телевидениегә, бик зур конкурс үтеп килгән. Шул чакта, экранда сиңа охшаган кеше сөйли башлады, дип хат язганнары хәтеремдә. Әнә шундый буталчыклардан бер-беребезне «битәрлибез»: алыштыр исемеңне, бер Илфат җиткән монда, диешәбез, Илфат исеме өчен «тарткалашабыз»…

Кызганыч, бу буташтыруның бик көенечле вакыйгага да шаһит буласын кем уйлаган?!

Якшәмбе көн авылда Илфат Абдрахмановның үлемен ишетеп шок хәлендә басып тора идем, шунда ук телефоным шалтырый. Журналистыбыз Айгөл, мин: «Әйе», – диюемә… «Сезнең тавышыгызны ишетер көнем бар икән, мин бик бәхетле», – ди калтыранган тавыш белән. Редакция буенча ул дежур иде, баксаң, аңа укучыбыз шалтыратып минем үлемем турында хәбәр иткән икән…

Аннан соң да 2 көн дәвамында миңа исән булуымны аңлатырга туры килде. Кемнәр генә шалтыратмады, танышларым да, мин белмәгәннәр дә… Буташтыру шул кадәр күп булды, хәтта кайбер мәгълүмат чараларында да үлүче мин, дип язып, аннан төзәтергә туры килгән.

Менә шундый күңелсез «шаярту». Кызганыч, инде башка бутамаслар. Илфатның икенчесе юк.

…Илфат Абдрахманов сирәк очрый торган талант иде. Ул үз эшенең чын остасы булды. Мин һәрчак аннан үрнәк алырга тырыштым. Андагы тавыш, дикция, үз-үзен тотышы, зыялылык, пөхтәлек… Эфирдан тыш та аның белән сөйләшү рәхәт иде, сөйләме колакны иркәли… Ул һәрчак бертөрле: эфирда да, кадр артында да.

Илфат Абдрахманов эфирда эшләгәндә яңалыкларны әзерләүче-чыгаручы редактор да тыныч, чөнки Илфат аша хата үтми. Ул хатаны турыдан туры эфир вакытында тотып алып юл уңаенда ук төзәтеп укырлык профессиональ иде. Безнең чорда телесуфлер юк иде. Барлыкка килгәч тә, Илфат чыгарылыш текстын элеккечә, кулына тотып, укып, сызып, өйрәнеп коридорда йөри иде. Бүгенге яшь буын арасында «Исәнмесез, саубулыгыз»ны да телесуфлердан башка әйтә алмаганнар булганда, Илфат үрнәк, остаз була алыр иде.

Экран рентген кебек бит ул. Анда күренгән һәркем популяр була алмый. Чөнки экранда утыручының эчке дөньясы да ничектер күренә сыман. Экран яхшы күңелле кешене тиз «таный». Кайбер алып баручыларның сүзе авыздан гына чыга, ә Илфат Абдрахманов күкрәге белән сөйли иде. Ул сүзнең тәмен белә иде, экранда ни сөйләгәнен аңлап җиткерә иде тамашачысына. Кадрга Илфат чыккач, игътибар бары анда гына була иде. Ул миллионлаган тамашачыны авызына каратып тота. Ул эфирның хуҗасы иде. Ул берүк вакытта бик гади дә, шул ук вакытта чиксез зыялы, интеллигент та.

Эфирда ниләр генә булмый, лампочка шартлый, мин, мәсәлән, урындыгым ишелеп эфир вакытында егылып та төштем, студиядәге шаршаулар да яна башлады… Бездән аермалы буларак Илфат беркайчан да югалып калмый иде.

Бервакыт ул яңалыкларны укып бетергәндә лампочкалар шартлады, Илфат тыныч, исе китмәгән тавыш белән «бүген яңалыклар кайнар булды, әнә техника да чыдамый», дип саубуллашты.

Кинопленка белән эшләгән вакыт, барысын да эфирда укыйсы, суфлерлар турында ишеткәнебез дә юк. Техника көйсезләнеп, 15 минутлык яңалыкны 8 минутта төгәлләдем. Татарчадан соң урысчасы. Бүлгеч ролик юк. Мин һаман кадрда. Илфатны көчкә табып керделәр. Ул килде дә «Тор, урын бир» ди миңа. Үзе көлә… Ә мин кадрда бит әле. Хәзер сүз бирәм дә торам инде, дигәндә мине кадрдан алдылар. Чыккач та аңга киләлмичә тордым әле, ә Илфатның бер мыегы да селкенмәде.

Аны республикакүләм чараларны гына түгел, башка төбәкләргә дә, Питерга, Мәскәүгә дә еш чакыралар. Ул алыштыргысыз затлы конферансье иде. Безнең буын сүз осталары арасында мин конферансьелар, мәрхүм Илдус Сафин, Рәшид Сабировлар белән янәшә куя идем аны. «Алтын» тавышлы Илфат, диләр иде аның турында.

Миңа әле дә килеп керер, Левитан тавышы белән яңгыратып сәлам бирер төсле ул. Телевидение, эстрада кабатланмас «алтын» тавышсыз калды. Урының оҗмахта булсын хезмәттәшем, дустым! Сине рәнҗетүчеләр дә булды, кичер барысын да.

Илфат телевидениедә 1984нче елдан эшләде. 2017нче елда кыскарттылар. Аны ул авыр кичерде. Мин белгәндә үк анда астма чире башланып ята иде. Аннан дикторларда була торган сулыш органнары авыруы да булган. Рәхимсез авыру аны бик иртә алып китте. Аңа әле 59 да тулмаган иде. Ул әнисен бик хөрмәт итте. Аның да үлемен авыр кичерде…

Якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашып, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Илфат вафат, мин исән..., 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии