Ил кемне югалтты?

Ил кемне югалтты?

Элек электән СССРдагы сәяси лидерларны бер төрле генә характерлап булмаган, алар көчле рухлы, нык ихтыярлы, ләкин шул ук вакытта көчсез, ялгыз, харизматик шәхесләр. Шунысы гаҗәп, һәр Совет җитәкчесе гади халыкның мәхәббәтен казана алган. Моның дәлиле күз алдында: меңәрләгән халык яраткан илбашы белән бәхилләшеп калырга ашыга. СССРның бер-берсен алыштыручы карт башлыкларын озату бөтенләй фаҗига итеп кабул ителә иде.

Халык мәхәббәте дәрәҗәсе буенча Борис Ельцин да «кызыл» җитәкчеләрдән калышмады. Аның белән саубуллашучыларны Ельцин табуты урнаштырылган чиркәү сыйдыра алмады.

Инде менә Ельцин белән килешә алмаган, СССР президентын хакимияттән читләштерү өчен оештырылган август фетнәсен – ПУТЧны (ГКЧП) үз максатында оста файдаланган Ельцин аркасында Президент канәфиен генә түгел, СССР дигән бөек мәмләкәтне дә югалткан Горбачевны да соңгы юлга озаттык. Аның белән дә халык ташкыны саубуллашты.

Бу үлем турында ишеткәч, бер танышым, ниһаять, бер сөенечле хәбәр, дип шәрехләп куйган иде. Нинди генә дошманың булса да, кеше үлеменә шатлану яхшы гамәл түгел. Әмма Горбачевны күрә алмас дәрәҗәдә иң зур, иң әшәке дошманына санаучылар бихисап чиксез. Әмма кемнәрдер аны халыкны тоткынлыктан коткаручы, ирек алып бирүче бөек затка саный. Кем соң ул СССРның беренче һәм соңгы президенты Михаил Горбачев?

Бик күп җитәкче урыннарда эшләп абруй казанган шәхес, 1989нчы елдан ТАССРның министрлар Советы рәисе, 1991-1995 елларда Татарстан Республикасының беренче Премьер-министры булган Мөхәммәт Сабиров вафатына берничә ел кала «Безнең гәҗит»кә интервью биргән иде. Һәм ул Татарстанның икътисадый бәйсезлеккә нигезләнгән бәйсезлеге өчен җанын атып көрәшкән кеше буларак минем хәтеремдә калды. Мөхәммәт Сабиров туры сүзле, гадел кеше булды. Һәм аның ил җитәкчелегенә, вәзгыятькә биргән бәясе бүген дә актуаль. Менә ни дигән иде ул:

– Брежнев заманында торгынлык чорының илне тупикка илтүен күпләребез аңлый иде. Инде узган гасырның 70нче еллар ахырында ук икътисадта һәм социаль өлкәдә реформалар үткәрү зарурлыгын ул заманда СССР Министрлар Советы рәисе булган Алексей Косыгин күтәреп чыкты. Бу гаять талантлы, киң колачлы фикер иясенең концепциясен КПСС ҮКында яклап чыгарга җөрьәт итүчеләр генә табылмады. Югыйсә, Советлар Союзы әле хәзер дә чама белән Кытай тибындарак дәүләт булып, гөрләтеп яшәп яткан булыр иде.

Соңрак дәүләт башында калыккан Михаил Горбачевның үзгәртеп коруларына зур өметләр баглаган идек. Тик ул матур сөйләп, ил корабын бөтенләй башка юнәлешкә алып кереп китте. Хәзер менә шуның ачы җимешләрен татыйбыз.

Җәмгыятьнең дөрес яшәмәвен күреп йөрәк әрни, кайчагында төннәр буе йоклый алмыйм. Безнең буын һәм, гомумән, совет чорында яшәүчеләр, күп мәхрүмлек-юклыкларга дучар ителсәк тә, шундый болгавыр көннәр килсен дип, көнне төннәргә ялгап тырышмаган идек, югыйсә. Әнә бит ул ничек килеп чыкты.

Бу газетабызның 2009нчы елның 21 октябрь санында «Мөхәммәт Сабиров нигә борчыла?» дип аталган язмадан өзек иде. Тагын 6 елдан Аллаһы Тәгалә Мөхәммәт Сабировны да 82 яшендә үз янына алды. Һәм Горбачев белән саубуллашу уңаеннан языласы мәкаләгә мин нидер язып торганчы, шушы әңгәмәдән өзек китерү дә җитәдер, дигән фикергә килдем. Әйе Мөхәммәт Сабировка өстәргә сүз кирәкми.

Кеше китә, эше кала, диләр. Кем ни калдыра, үткәннәргә нинди бәя бирелер, монысына тарих казый. Тик шунысы – бүген илбашларын озату икенче төрле үтә. Ельциннан башлап башны бәрә-бәрә елашу инде юк. Җеназа тарихларына күз салсак та, һәркемгә үзенчәлекле бәя бирергә мөмкин. Совет чорында шәхес культы, идоллар тәрбияләү бар иде: ил җитәкчеләре, хәлсез карт, таянып, терәлеп торсалар да, үлгәнче җитәкчелектән китмәде. Горбачев, Ельцин моны бетерде кебек. Җеназаларга да, шәхесләргә карата да мөнәсәбәтләр төрле, хәтта каршылыклы хәзер. Алга таба ни булыр, анысын бүген әйтеп булмый. Безнең илебез мохиты шәхес культын булдыру өчен бик уңдырышлы.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии