- 06.06.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №23 (7 июнь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Узган атна минем өчен үтә авыр булды. 3 көн рәттән җеназада катнаштым. Якын булган, хөрмәт иткән 3 кешемне 3 көн эчендә югалттым. Танылган журналист Илфак Шиһаповны җирләргә барган җирдән, озак еллар телевидениедә бергә эшләгән коллегам Галәветдин абыйның үлгәнен хәбәр иттеләр. Аны тамашачылар, авыл хуҗалыгы турындагы «Туган як» тапшыруын алып баручы буларак, Алик Зыятдинов дип әле дә хәтерли. Әлбәттә, бар эшемне ташлап, шушы олпат журналист белән саубуллашырга чыгып чаптым. Аннан инде, булгандыр дип, шул көнне төн уртасында авылыма кайтып, эшләремне генә планлаштырган идем… Төнге 2нче яртыда тагын телефон шалтырый, редакциябезнең төп киңәшчесе, якын дустым, танылган юрист-адвокат Зөбәйдә Яхина икән. Авыр хәлдә авырып яткан Ирек абыйсы китеп барган. Таң белән тагын кире Казанга чаптым… Ирек абый да бик якты күңелле, ачык кеше иде. Озак азапланды, мөгаен Рамазан аен, аның да җомга көнен көткәндер… Көне дә аны җирләгәндә искиткеч матур булып, аннан яңгыр сибәләп үтте…
Авыр ул хәсрәт белән көн саен очрашу, хәсрәт баскан кешеләр белән аралашу, аларны юатырга азаплану… Әлеге мәрхүмнәрнең якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, мәрхүмнәргә җәннәт ишекләрен ачсын.
ИЛФАК ТАТАР ӨЧЕН КИРӘКЛЕ КЕШЕ ИДЕ
Илфакның вакытсыз үлеме чынлап та аяз көнне яшен суккандай итте. Газетабызның узган санында бу хакта язган да идек инде. Шуны гына әйтим, аның җеназасына татарның эш күрсәткән булдыклы егетләре, кызлары җыелган иде. Рәсми даирәләрдән генә беркем дә күренмәде. Хәер, Илфакны соңгы юлга озатучылар да кемгәдер койрык болгап, ялагайланып йөргән шәхесләр түгел. Ул кемнең кем булуына карамастан, язучы-шагыйрьме, журналист яисә артистмы, бары белән дә уртак тел тапкан, мәдәният-сәнгатьнең төрле өлкәсендә үз урынын булдырган икән. Баксаң, язучы-журналистмы ул, артистмы… аны һәркем үз коллегасы дип саный. Әнә хушлашырга дип килгән халык «Шәһри Казан» редакциясенең залына гына сыймады, күпчелеге аның җасәден урамда көтеп торырга мәҗбүр булды.
Мин Илфакны шул кадәр популярдыр дип уйламаган идем. Ул үлгән көнне редакциябез телефоннары тынып тормады. Аның белән таныш булмаганнар да әле һаман шалтыратып кызыксына.
Мәрхүмне озату эшләрен оештырган, Илфакның соңгы эш урыны «Шәһри Казан» редакциясенә, аның мөхәррире Гөлнара Сабировага рәхмәт.
Мәрхүм Лениногорск районында туган авылы Иске Иштирәктә җир куенына иңдерелде.
(Мәрхүм хакында Илсөя Бәдретдинова белән тәфсилле әңгәмәне 8нче биттән укыгыз)
ТВ АКСАКАЛЫ АЛИК ЗЫЯТДИНОВ БЕЛӘН ДӘ ХУШЛАШТЫК
Мәрхүмне озатырга аның дуслары, хезмәттәшләре, Татарстан дәүләт, Яңа Гасыр телеширкәтләре вәкилләре килгән иде.
Мин Татарстан телевидениесенә 1987нче елда эшкә килдем. Һәм бу абзыйның популярлыгына, аны белүләренә сокланып, көнләшеп карый идем. Шул ук вакытта ул үтә гади, ярдәмчел кеше буларак хәтеремә кереп калган. Авылларга чыксаң, гел аны сорыйлар. Аның тапшыруларын көтеп алалар, яратып карыйлар иде. Җылы, эчкерсез, халыкчан итеп әзерли иде шул тапшыруларын. Ул заманда видеокадрлар җитми, күбрәк эфирда сөйләп утырырга кирәк. Шундый чорда да Галәветдин абый кеше карый торган тапшырулар әзерләде. Бер редакциядә эшләмәсәк тә, атнага бер тапкыр гомуми җыелышларда очраша идек. Янәшә утырган вакытларымны да хәтерлим. Ул эчкерсез, һәрвакыт ярдәмгә ашыга торган кеше, яшьләрне дә баласытып карамады. Шулай күңелемә кереп калган.
ҮСЕНТЕЛӘРЕ ӨЧЕН БОРЧЫЛГАН
– Без аның белән телевидениедә эшли башлаганнан бирле, ярты гасыр дуслар, – ди җәмәгатьчелеккә бакчачы буларак таныш галим Фарсель Зыятдинов. – Башта авыруын әйтмәде. Иртәрәк белгән булсак, дәваларга да мөмкин булыр иде. Операция ясадылар. Шул вакытта койрык сөягенә зыян килде. Шуннан мантый алмады. Өч еллап йөрде әле ул аннан соң. Начар авыру икәнен ачыктан-ачык үзеңә әйтмиләр дә бит әле ул. Гел сөйләшеп тордык. «Бик авырыйм, түзеп булмый», – диде. Кытайдан алып кайткан уколларның файдасы тиде-тиюен. Элек бишәр укол ясыйлар иде, шуны берне генә салдылар. Соңгы тапкыр өч көн элек сөйләштек. «Бик якын кешем булдың, рәхмәт», – дип елады. Яшәргә омтылды. Әле апрель аенда гына: «Үсенте утырттым, беразы саргая башлады, нигә алай икән?» – дип шалтыратты. «Быел да бакчага чыгып утыртыр идем, әле рәт бар кебек», – дип әйткән иде…
ГАИЛӘ ТОТКАСЫ
Әтисен югалтуны улы Альберт бик авыр кичерә. Ир-ат булса да, күз яшен эчкә йота-йота гына аралашты.
– Әти мине, беренче чиратта, тормышны, кешеләрне яратырга өйрәтте, – диде ул. – Өч ел элек шушы куркыныч диагнозны куйгач та, ул авыруы белән озак көрәште, аны җиңәргә омтылды. Аның кебек ихтыяр көче нык булган кеше тагын бармы икән? Андагы ихтыяр көче биш кешегә җитә иде.
Әти – тормышның төбеннән күтәрелгән кеше. Әнисе үлгәч, 18 яшендә авылдан чыгып китә. Һөнәр училищесына керә, аны тәмамлагач – театр училищесына. Торыр урыны булмаганлыктан, театр чардагында яши. Ул бик күп укыды. Үзенең шәхси китапханәсе бар иде. Авылда яшәгәндә шәм яктысында русча китаплар укып, рус телен үзлегеннән өйрәнгән.
Телевидениедән эштән киткәч тә ул тик торуны белмәде, балыкка йөрде, бакчачылык белән шөгыльләнде.
НИ ӨЧЕН АЛИК?
Алик исеме журналистка очраклы гына килеп ябыша. Дөресрәге, аны аңа композитор Сара Садыйкова куша. Мулла биргән исеме Галәветдин була.
– Әтинең күчмә театрда эшләгән еллары. Галәветдин исеменең яңгырашы да юк дипме, татарча исемнән качарга тырышып микән, Сара Садыйкова аңа исем кушкан. «Син сәхнәгә Алик булып чыгасың», – дигән. Шуннан бу исем аңа ябышып калган. 90нчы еллардан соң кире үз исеменә Галәветдингә кайтты. Әмма дуслары өчен ул барыбер Алик булып калды, – ди кияве Самат Бәдретдинов.
Аның сүзләренчә, Алик абый яман шеш белән өч ел интеккән. Соңгы ярты елны бары тик урын өстендә генә уздырган.
Галәветдин Зыятдинов 1нче июньдә туган ягы – Татарстанның Теләче районы Кече Мирәтәк авылында җирләнде.
«Интертат.ру» ярдәмендә Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии