Сталин мирасымы, әллә үзебез тудырган вәзгыятьме?

1953нче елның 5нче мартында Совет иленнән халыклар төрмәсе ясаган, репрессияләргә корылган, үз халкын миллионлап лагерьларга япкан, уйлап чыгарылган гаепләр тагып аткан, тулы бер халыкларны яшәгән җирләреннән сөргән катгый тәртипләр, коточкыч режим булдырган Сталин вафат булды. Аның үлеме турында төрле имеш-мимешләр күп. Кремль эчендәге интригаларда катнашучылар аның сулышы өзелгәнен түземсезлек белән көтеп торганнар, аның урынына утырырга хыялланганнар, дигән карашка мин дә ышанам.

Менә инде 66 ел Сталинсыз яшибез. Нинди генә үзгәрешләр кичермәдек. Барын да күрдек. Социализмын да, анархиясен дә, капитализмын да. Тик элеккеге совет җирлегендә бер генә строй да якты киләчәк өчен эшләде, дип әйтә алмыйм. Минем балачагым бушлай белем бирү, медицина ярдәме, фатирлы булу кебек социаль гарантияләр белән сагындырса да, дефицит, коррупция белән характерланды. Аннан Брежневны бер-бер артлы алыштырган сырхау картларның үлеменнән соң Горбачев килеп яңа сулыш өргәндәй итте (2нче мартта ул да 88нче яшен тутырды). Тик ул демагогиягә корылган, булган байлыкны ашап ятуга гына юнәлеш алган җәмгыять булдырды. Һәм тагын да яхшырак талау, таратуга тиешле шартларны салмыш Ельцин тудырды. 1991нче елның 17нче мартында СССРны сакларга кирәкме, юкмы дигән сорау куелган референдум үтте һәм анда катнашкан совет халкының 76,43 проценты тигез хокуклы суверен республикалар союзы яклы булуларын белдерде. Тик Ельцин һәм аның Украина, Белоруссиядәге коллегалары урманда мәҗлес җыеп, референдум нәтиҗәләренә төкереп биреп, СССРның юкка чыгуын теркәделәр. Шулай итеп Горбачевтан дилбегәне Ельцин тартып алды. Ил байлыгы, завод-фабрикалар, колхоз-совхозлар таратылды, таланды. Аның каравы сөйләргә ярый иде ул чакта… Ачыклык, сүз иреге барлыкка килде. Әмма икътисад белән җинаятьчел төркемнәр идарә итте.

Инде бу вакыйгалардан соң күп сулар акты. Тормышның җайланган мәле һәм авыр чаклары булды. Үткәннәргә бер төрле генә шәрехләмә бирү мөмкин түгел. Кем гаепле, табигый байлыклары белән дөньяда иң бай булырга тиешле мәмләкәт ни рәвешле менә шулай очын-очка ялгап яши?

Бүген Сталинны сагынучылар бихисап. Мин уйламыйм, аның репрессияләрен, шаяртып әйткән сүз өчен дә, ярты уч икмәк өчен дә төрмә, лагерьлар, җәзалауларны сагыналар дип. Ныклы тәртипкә, коррупциянең тагын да ныграк чәчәк атуына риза түгел кеше. Сталин кебек тиран тәртип урнаштыра алыр иде, дип хыяллана андыйлар. Әнә шуңа да Мәскәүдә Сталинның үлгән көнен 5нче мартта ел саен «юлбашчыга 2 канәфер чәчәге» дип искә алалар. Компартия оештыра бу митингны. Быелгы митингта катнашучылар арасында тоткарланганнар да булды. Сталинның исемен мәңгеләштерүгә каршы көрәшүче төркемнән ике активист та канәфер чәчәкләре алып килгән, тик алар Сталин һәйкәленә ботарланган чәчәкләр аткан. Берсе «Халык палачы, хатын-кызлар, балалар үтерүче, тәмугта ян», – дип кычкырырга өлгергән, көч структуралары аларны кулга алган.

Яз әнә шулай үзгәрешләрне күздән кичерә, шәхесләрне искә ала торган чор. Инде бүгенге вәзгыятькә карасак, Аллага шөкер, тормышыбыз имин. Тик сәяси карашлар өчен эзәрлекләүләр, нахак кыерсытулар юк, дип әйтә алмыйм. Кеше үзе дә кырысланды. Бүген урамда аз гына гаеп өчен дә дерт итеп кабынып китәргә торучылар адым саен очрый. Әйтерсең, тормышындагы кыенлыклар өчен аның юлында очраган яисә аңа ялгыш кагылып киткән адәм гаепле. Бүгенге тормышны, минем яшьлегем, балачагыма туры килгән чор белән чагыштырырлык түгел шул.

Картайгансың, зарланасың, диярсез. Капка төбендә көтү кайтканын карап утыручы чукрак ике картның сөйләшүендәгечә, «Әй, без яшь чакта сарыклар бә-әә, дип кычкырып кайталар иде, хәзер авызларын гына ачып үтәләр», – дигән кебек, яшьлек чоры икенче төсле инде дияр кемдер, ләкин күпләр минем белән килешер: элек газетабызның бүгенге санындагы 7нче биттә сурәтләнгән вакыйга мөмкин идеме? Булгандыр, тик бик сирәк, андыйларның тормышлары кеше арасында тәмугка әйләнгәндер. Ә бүген ятимлеккә дучар ителгән әби-бабайлар адым саен… Кануннары да аларны якламый. Ниндидер чәчләр үрә торырлык, аптырата торган кануннар буенча карарлар кабул ителә… Моны ахырзаман дими, ни дисең?!

Дөньяның кырыслануы, кешеләрнең бозылуы имансызлыктан, җәмгыятьтәге гаделсезлекләрдән килә. Росстат 2018нче елга федераль түрәләрнең уртача хезмәт хакларын игълан итте. Былтыр Федераль дәүләт оешмаларында эшләүчеләр 126,6 мең сум хезмәт хакы алып эшләгән. Бу 2017нче ел белән чагыштырганда 5,4 процентка артык. Рәсми инфляция 4,3 процент дип игълан ителгәндә, бу аннан узып киткән. Шул ук вакытта Русиядә тулаем алганда уртача хезмәт хакы 2018нче елда 43,4 мең сум дип белдерелде. Димәк, түрәләр уртача хезмәт хакына караганда 3 тапкырга күбрәк ала. Хөкүмәттә утыручылар 240303, ә Президент аппаратындагылар – 236678 сум айлык хезмәт хакы белән яши. Әле түрәләрнең башка керемнәре дә бар. Кемдер ниндидер оешмада акционер булып тора, социаль пособиеләр, премияләр дә бу уртача хезмәт хакы күләменә керми. Бюрократик аппарат кыскармый, күперә генә бара. Коррупция, бюджет заказларын бүлгәндәге өстенлекле мәнфәгатьләр… Болар бар да Русиядә кемгә яшәргә рәхәт, дигән сорауга җавап булып тора.

Русиядәге уртача хезмәт хакын 43 мең ярым сум дидек. Татарстанда ул 31 500 сум. Бу хакта әйткәнем бар: хәзер үз керемнәрегезне хисаплап карагыз. Аласызмы 31 мең сум? Гаилә әгъзаларына бар керемне бүлгәч күпме өлеш чыга? Фатир, башка түләүләр, азык-төлек, кием-салым, дарулардан соң күпме кала? Калмыйдыр шул. Димәк, уртача хезмәт хакы дип белдерүләр дөреслеккә туры килеп бетми торгандыр. Минем уйлавымча, 31 мең сум алып эшләгән 4 кешелек гаилә әле ярыйсы гына яши аладыр, әгәр икең дә 30ар мең сум алып 2 балаңны тәрбияләсәң…

Менә шушы гаделсезлекләр, бәяләрнең арта баруы кешедә депрессия тудыра да инде. Ул бүген юлында кем очрый – аңа ташланырга, өзгәләп атарга әзер. Үз бәхете өчен әти-әнисен дә урамга куып чыгара ала. Кызганыч, андыйлар бар шул һәм арта бара.

«Укытучылар альянсы» профсоюзы активисты, Республикабызның Чаллы шәһәреннән 24нче мәктәптә тарих укытучы Раушан Вәлиуллин интернетта видеомөрәҗәгать таратты. Ул Татарстанда Путинның Май указлары үтәлми дип белдерә. «Мин быел 23 мең сум айлык хезмәт хакы алам, шул ук вакытта төбәктә уртача хезмәт хакы 34 мең сумга якын, ди рәсмиләр. Мин Май указы нигезендә шул уртача хезмәт хакыннан ким алырга тиеш түгел. Миңа мәктәпләрдә бар да әйбәт, укытучылар әйбәт алып эшли, дип аңлатырга тырышалар. Авыр чор, хәлгә керергә кирәк, диләр. Әмма мин түрәләрнең дә безнең хәлгә керүләрен телим. Әгәр мәктәпләрдә 30 мең сум алучылар бар икән, алар тиешеннән күбрәк эшләү хисабына гына. Ә бу белем бирүнең сыйфатына йогынты ясый», – ди ул видеомөрәҗәгатьтә. (Аны газетабызның интернет сәхифәсендә күрергә була)

Әнә шулай язын күп шәхесләр искә алына. Һәм билгеле инде вәзгыять турында уйланырга да бер форсат чыга. Бездә бит вәзгыять бары тик шәхесләр белән генә бәйле. Америкада, башка демократик илләрдә президентларны судка да бирәләр, прокуратура да тикшерә. Без ул сайлангач бик шатланган Трампка да саллы гына импичмент игълан итәргә әзерләнәләр бу арада. Аның эшчәнлеге белән бәйле бар оешмалар, кешеләр тикшерелә, сорау алына. Бу эш 18нче мартка кадәр төгәлләнергә тиеш. Анда президент та хисап тотарга бурычлы, бездән аермалы буларак…

P.S. Сүземне хөрмәтле хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлап төгәллисем килә. Әниләребезгә, әбиләребезгә, сеңелләребезгә, хәләл җефетләребезгә игътибар 8нче мартта гына түгел, көн саен күрсәтелергә тиеш. Ә 8 мартта аеруча… Сез бәхетле булсагыз гына без дә бәхетле, сезнең янәшәдә генә без – ирләр көчле була алабыз. Бәйрәм белән кадерле укучыларыбыз!!!

Ихтирам белән иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии