«Безнең гәҗит» интернет киңлекләрен яулый

«Безнең гәҗит» интернет киңлекләрен яулый

2003нче елдан бирле чыгып килүче «Безнең гәҗит» 2008нче елда ук интернет версиясен булдырган иде. Аны берничә тапкыр үзгәртеп, яңарттык. Һәм менә тагын бер шатлыклы хәбәребез белән уртаклашабыз. «Безнең гәҗит»нең тамырдан үзгәртелгән, яңартылган яңа интернет сәхифәсе эшли башлады. Бөтендөнья интернет киңлекләренә яңача тоташканга инде 2 атна. Әлегә тест-сынау режимында эшлибез. Хата-кимчелекләр, җитешсезлекләр програмчылар ярдәмендә аяк-өсте төзәтелә. Карагыз, киңәшләрегезне бирегез.

Теләгебез – хәзерге заман таләпләренә туры килә торган югары зәвыклы, эчтәлекле интернет сәхифәбезне булдыру. Ул моңарчы эшләгәнчә «Безнең гәҗит»нең кәгазь вариантының игезәк копиясе генә булмаячак, ә бәлкем бер-берсен тулыландырып эшләячәкләр. Кәгазь газетабыз битләренә сыймаган язмалар интернетта урын алачак. Өстәвенә видеорепортажлар, интервьюлар булдыру күздә тотыла. 22 ел гомерем телевидениедә юкка гына үтмәгәндер. Әлегә студиябез юк, планда анысын булдыру нияте дә бар.

Укучыларыбызга сер итеп кенә әйтәм, даими актив укучыларыбыз безнең сәхифәбездә үз блогларын да булдыра алачак...

Кыскасы, план-ниятләр зурдан. Аларны тормышка ашырырга Аллаһы иминлектән, сәламәтлектән аермасын. Әлбәттә, без сездән башка бернинди дә уңышка ирешә алмаячакбыз. Сез – «Безнең гәҗит»не яздырып укучылар – безнең таянычыбыз. Без бит бюджеттан бер тиен дә акча алмыйбыз. Кыйммәтләнү гадәти хәл булган бүгенге заманда редакцияне яшәтү елдан-ел авырлаша бара. Өстәвенә почтаның ләтанаксыз эшчәнлеге, канәгатьләнерлек дип тә бәя куя алмаслык таркаулык (мин аны урыс сүзе белән «ПОЛНЫЙ БАРДАК» дип бер генә урында, бер генә тапкыр атамадым инде). Газетага языла алмыйм, газетаны китермиләр, почта ябылды, хат ташучы юк... ише хәбәрләр көн саен ишетелеп тора. Шул ук вакытта Почта бар дә әйбәт, бар да шәп дип хисаплар бирә. Ләкин без төшенкелеккә бирелә торганнардан түгел. Интернет киңлекләрен чын-чынлап яуларга омтылуыбыз шул торгынлыктан чыгу юлын кармалап карау инде ул. Хәзер өлкән кешеләр дә айфоннарда ватсаплар аша гына сөйләшә. Интернет киңлекләрен, компьютерларны иярләүчеләрнең яше акрынлап өлкәнәя бара. Димәк, интернетта да күбегез безнең белән булыр, дип уйлыйбыз. Безне кайда, нинди социаль челтәрләрдә ничек итеп табасын адымлап инструкцияләрен биреп торырбыз.

Газетабызның интернет версиясенә игътибарыбыз арту «Безнең гәҗит»нең кәгазь вариантының сыйфаты хисабына эшләнә, дип кабул ителмәсен. Редакциябездә, Аллага шөкер, иң кыю, иң акыллы, һәркайсы берничә кешене алыштырырлык үткен журналистлар эшли. Күз тимәсен, мин коллективым белән горурланам, мактанам. Егетләр-кызларны бераз гына күрми торсам да сагынам, миңа редакциябез икенче гаиләм кебек. Бәхетем бар, телевидениедә дә баш редактор чагымда шундый коллектив туплый алган идек, менә хәзер дә сөенеп яшим. Безнең балачакның мәшһүр геройлары – мушкетерлар кебек: «Һәркайсыбыз барыбыз өчен, барыбыз – беребез өчен!» дигән девиз белән эшләп кенә калмыйбыз, яшибез. Андый коллектив белән таулар күчереп була. Даими авторларыбыз да, гомер буе «Безнең гәҗит»кә тугрылыклы булып калган укучыларыбыз да безнең шул тату гаиләбез әгъзалары. Быел тиражыбызның кимүе сәбәбе – укучыларыбызның бездән гайрәтләре чигү, дип уйламыйм, ә бәлки почтаның бик начар эшләве нәтиҗәсе ул. Аннан соң урыннарда эреле-ваклы түрәләр дә безне яратмый, язылу компаниясендә төрлечә аяк чалырга тырыша...

Менә шулай эшлибез, яшибез, көрәшәбез. Без бергә, без Сезнең белән, Сез безнең белән. Инде менә интернет киңлекләрендә дә бергә булырбыз, иншәАллаһ. Гәрчә моңарчы да безне бар дөнья татарлары укыды, Русиядә генә түгел, Америка кыйтгаларыннан алып, Африка чүлләренә, Австралия океаннары киңлекләренә кадәр таралган укучыларыбыз. Алар безне моңарчы да интернетта күрә иде.

Сезнең ярдәм белән якын киләчәктә сайтыбыз сәгать кебек төзек булып эшләп китәр. Керегез, карагыз, фикерләшик, яңарыйк, эшләргә өйрәник. Интернет сәхифәбезнең адресы элеккечә, табарга бик җайлы: beznen.ru. Эзли торган сәхифәләрнең кайсысына булса да татарча Безнең гәҗит дип язсагыз да табып бирер. Ул интернетта да иң укыла торган татар гәҗитләреннән санала.

Һәркемгә олы ихтирамым! Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии