- 01.03.2022
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2022, №08 (2 март)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Бүген халык ике лагерьга бүленде. Бәхәс социаль челтәрләрдән дус-иш арасына, хәтта гаиләләргә күчте. Берәүләр Русиянең Украина территориясендә иминлек урнаштырырга теләп «махсус операция» үткәрүен хуплый, Украина «фашистларының» тетмәсен тетә, шул кирәк аларга Бендерчыларга... Икенчеләре сугышка борчыла, Русияне гаепли.
Мин бүген «махсус операция» дип кенә әйтелергә тиешле (зур суммада штраф ялгыш әйтсәң дә) хәрби хәрәкәтләргә бәя бирергә теләмим. Гадел гамәлме, юкмы дигәндә, Русия хәрбиләре кем җирендә, дигән сорауга ачыклык кертү дә җитә.
Берничә атна элек, бу низагның танклар, артиллерия, авиация теленә күчү ихтималына ышанмадым. Үзебезне цивилизацияле заманда яшибез дип чутлыйбыз бит. Ни әйтсәң дә, «агач башыннан төшкәнебезгә» дә ничә гасырлар... Аек акыл җиңәр дип уйладым. Әмма ялгышканмын. Бүген без корал тотып чит илдә иминлек урнаштырабыз. Тик нигәдер, иминлек урнаштырырга килгән хәрбиләрне ипи-тоз, чәчәкләр тотып каршы алмадылар, җиңүче дип тә кабул итмиләр. Ныклы каршылыкка юлыктык. Хәрби сызыкта гына түгел, дөнья масштабында изоляциядә калдык. Украинадагы җимереклекләрне генә түгел, барыбызның да җилкәсенә ишелеп төшкән икътисадый проблеманы сипләү дә җиңел булмас. Дөнья икътисады ишелде, дияргә була. Көнбатыш, безгә санкцияләр керткән илләр, үзләренә килгән зыянны каплый алырлар, аларның моңа хәле бар. Ә без... Әле бер атна да үтмәде, инде сизәбез бу кризисны.
Советлар Союзы да тимер пәрдәләр эченә ябылып, изоляциядә яшәде. Әмма безнең әти-әниләребез корган куәтле индустриаль промышленностебыз бар иде. Завод-фабрикалар, яхшымы, яманмы, продукция җитештерә иде. Ил гөрләп торды. Үз машиналарыбыз, үз самолетларыбыз, үз корабларыбыз. Без әле дә шуларга утырып йөрибез. Шуларны тудырган гигант завод-фабрикалар биналарында бүген «кытай токмачлары» сатыла. Ә заводлардагы җиһазлар металл ватыкларына тапшырылды.
Бу низагның хәрби телгә күчерелүе зур хата булды. Русия хәрбиләре хәрби объектларга гына һөҗүм итә, дип ышандырылса да, балта белән чапканда йомычкалар да оча. Минемчә, бу низаг тиз генә төгәлләнмәс кебек. Русия чынлап та үз дигәненә ирешсә дә, иминлек килмәячәк. Планетабызда тагын бер кайнар нокта хасил булыр, ул терактлар, ниндидер башка куркыныч хәрәкәтләр белән характерланырмы... Белмим, фаразларга куркам, әмма аек акыл җиңүен телим.
Мин Әфганстанда «Интернациональ бурыч» үтәүнең тере шаһиты булдым. Хәзер бу сугышның кирәксез, безнең йөзебезне каралта торган гамәл булганын таныйбыз. Шул мәгънәсез бурыч үтәгәндә һәлак булган күпме яшьтәшләремне җирләдем... Кемнәрдер әле дә шул Әфган җирендә алган яралардан сызлана, дәүләт тарафыннан бирелгән ташламалардан файдалана алмый, түрәләр аларны, «сугышка сине мин җибәрмәдем» дип, ябык ишекләре белән каршылый.
Аннан Чечняның ике сугышында да фронт сызыгында булмасам да, үзәгендә кайнадым. Сугышка каршы булуымны, гражданлык актив позициямне һәрдаим белдереп тордым. Чечен җиренә кан коярга барырга теләмәгән байтак егетләргә булыша алдым. Чаллыда бер полкны Чечняга ут эченә тәгаенләп поездга төягәч, шау куптарып, саклап калдык. Рәхмәт ул чактагы Чаллыдагы «Солдат аналары комитетына», аның җитәкчесе Наилә Вилдановага. Рәхмәт, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевка. Бар да кулыннан килгәнчә, тынычлык өчен көрәште. Чечня сугышының да мәгънәсез булганлыгын бүген таныйбыз, аклаучылар бик сирәк ишетелә, йә булмаса дәшмәскә тырышалар.
Менә бу «махсус операция»гә дә тарих үз бәясен куяр.
Мин бу көннәрдә низагны корал ярдәмендә хәл итүгә протест белдереп Инстаграммдагы үз аккаунтымда көн саен эфирга чыктым. Җәмәгатьчелекне аек фикер йөртергә чакырдым. Кем көлде, кемдер, минем караштан, җүләр сораулар бирергә маташты. Ә күпчелек яклады. Чөнки, әйтергә кирәк, бүген протест белдерергә дә куркыныч. Сугышка каршы протест митингларына, хәтта ялгыз пикетларга чыкканнар да тоткарлана. Әлегә социаль челтәрләрдә протест белдерүчеләрнең авызлары томаланмый, аңа да чират җитәр. Әмма дәшми кала алмыйм.
Бу арада бик еш бер сорау ишетәм. 8 ел элек кайда булдың? Аңлатып карыйм, әмма бу сорау ияләре синең җавабыңны аңламый. Аларның үз туксаннары туксан. Хәтта шәхси аккаунтымда Адилә Бурханова дигән ханым, миннән башка позиция көтмәгәнен җиткереп тә ачынуын белдерде, 8 ел элек кайда булуым белән дә кызыксынды.
Бүген дә җаваплыйм әле, мин 40 ел журналист. Моны әйтсәм, бу теманы күтәрсәм, миңа кыен булыр дип яшәмәдем. Гел алгы сызыкта булдым. Минем өчен уңайсыз, әйтергә ярамаган темалар юк. 22 еллык телевидение стажым булсынмы, хәзер газетабызмы... Миңа мондый сорау бирүче үзе ни кырды икән бу дөньяга килгәч? Инде 8 ел кайда булдың дигәндә, йоклап ятмадым, ә менә сезнекен беләм, сез телевизор каршында утыргансыз, федераль телеканаллардагы Соловьевлар белән бергә булгансыз. Ул Украина фашистларын сүгүче игезәк тапшыруларның эш принцибын инстаграмм битемдә тәфсилләп аңлаттым, ни әйтсәң дә, тележурналистикада 22 ел эчендә бераз гына тәҗрибә җыйдым, Мәскәү телеканалларында да булдым, коллегалар белән аралашкан булды. Ә үзем инде күптән телевизор карамыйм, юкса, бүгенге телевизор миңгерәүләтергә мөмкин...
8 ел элек кайда булдың, дип сораучыларга үзем дә сорау бирәм, син сугыш яклымыни?
Тик нигәдер бу кешеләр ишетми. Хәтта үз хаклыклары нинди булуны да яшерәләр.
Минем өчен хаклык шул:
*Әгәр цинк табутта кайткан улларын аналарның күз яшьләре юмаса;
*Аналар армиягә киткән уллары өчен ут йотып яшәмәсә;
*Кибеткә кергәч, моны алсам, фатирга түләргә, дару алырга акчам калырмы, дип тиеннәрен санаучы пенсионерлар булмаса;
*Сугыш чоры балалары, гомер буе михнәт күрдек, без төзегән тормышны җимереп баедылар, безгә рәхмәт тә юк, дип гарьләнмәсә...
Тагын да тезеп китәргә мөмкин булыр иде... Әллә хаклык башкача була аламы? Әллә сугыш теләүчеләр бармы арабызда?
Хәер, мөмкин, кеше кайгысы кештәктә дип яшәргә күнеккән кавем бит хәзер без. Кичә генә бер танышым очрады, сүз киткәч, ник борчыласың, бу бит Америка белән, Русия сугышы, анда безнең армия генә катнаша, ди.
Ә армиядә кемнәр соң? Әйе, бу ханымның баласы юк бүген армиядә, ә кемнеңдер бар бит. Шуңа да мин «Новая газета»да басылган берничә язманы кыскартып, берләштереп игътибарыгызга тәкъдим итәргә булдым. 7нче биттән укыгыз.
Йомгаклау өчен бер генә фикер: никтер безнең «татарымыз» да «Русский мир» өчен борчыла. Мин дә борчылам, әгәр кемнәрнедер милләте өчен җәберләсәләр. Урыс дөньясы, урысларның урысча сөйләшүләре өчен җан атабыз, ә үзебездә? Конституциябездә язылган хакларыбыз да санга сугылмый. Мин ана телемне балама ул теләсә генә өйрәтә алам, ә урысча мәҗбүри. Аннан Кытайда татарлар, уйгурлар, мөселманнар котчыккыч җәбер-золымга дучар ителгән. Миннән 8 ел кайда булдың, дип сораучылар, никтер бу хакта белергә, кызыксынырга теләми, алар өчен Украинадагы урысларның мәнфәгатьләре мөһимрәк. Мин аермыйм, минем өчен дә мөһим. Тик «русский мир» гына түгел, башка «мир»лар да гадел булырга тиештер.
Ил-йортларыбызга иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии