Гаҗәп хәлләр

Моннан җиде-сигез ел элек зиратка бардым. Исәбем, каберләрне карап, чистартып кайту. Кирәкле эш коралларымны велосипедка төядем. Эшләремне бетергәч, кипкән-корган яфракларны, чүп-чарны капчыгыма тутырып, чүплеккә илтеп салдым. Аннары кабат коралларымны велосипедка бәйләп, өйгә кайтыйм дисәм, алгы көпчәкнең һавасы чыгып беткән. Ике чакрым велосипедны этеп кайтырга туры килде. Өйгә кайткач, кайсы тирәдән чыгара икән, дип, насос белән һава тутырдым да, тәгәрмәчне сулы мичкәгә салдым. Бер җиреннән дә һавасы чыкканы күренми. Шуннан соң 2-3 ел һавасын җибәргәне булмады. Теге юлы зиратта әллә берәрсе шаяртты гына микән? Югыйсә, анда бер адәм дә юк иде. Сигез ел үтсә дә, мин шаярттым, дип, килеп әйтүче дә булмады.

Бу хәл дә шулай ук зиратта, 2012нче елның 3нче гыйнварында булды. Сәгать иртәнге җиде. Әле юньләп яктырып җитмәгән. Бураннан соң юлны ачарга трактор җибәрдек. Юлларда 1 метр калынлыгы кар. Трактор керде дә батты. Зиратка кадәр 400-500 метр ара калды. Мин җәяүләп киттем. Зират капкасы янында ике ут яна, машина кабинасында сыман. Бу машиналар кайдан керделәр икән соң, дип уйлыйм. Бер яктан да керерлек түгел бит. Зиратка кадәр барырга курыктым, кире борылдым. Трактор янындагылар да бу утны күргән икән, нинди ут иде ул, дип сорыйлар. Белмим шул, дидем. Әле дә уйлыйм, нинди ут булды икән соң ул?

Ә бу хәл узган гасырның 70нче елларында булды. Төгәл хәтерләмим, 1974ме, әллә 1975нче ел идеме, сентябрь ае дип истә калган. Яңгырлы көннәр иде. Әлмәтнең СУ-2 оешмасына эшчеләрне алырга бардым. Мин килгәндә алар кайтып киткәннәр иде. РТСка кайтырга чыктым. Минем алда машиналар күп. Кичке дүртләр тирәсе. Алдымнан бортлы йөк машинасы бара, тизлек сәгатенә 30 чакрым гына. Шулай акрын гына кайтканда автобусым алдагы йөк машинасына якыная башлады. Тормозга да басам, юк, ара якынайганнан якыная. Юл да чиста, асфальт. Әмма мине әйтерсең артымнан кемдер эткән кебек. Югыйсә җил дә юк. Алдагы машинага кадәр 2-3 метр ара калды. Хәзер бәреләм, дип уйлап кына бетердем, машинамның рулен уң якка каерып, юл астына төшеп киттем. Ул урында дамба биек түгел иде. Аздан гына бер баганага бәрелмичә үтеп китеп, автобус туктады. Үзем мунчадан чыккан кебек, чәч лычма су. Аннан бер йөк машинасы автобусны тартып чыгарды. Икенче көнне тагын шушы юлдан узганда, теге багана янына туктап карадым. Ничек бәрелмәгәнмен, тәгәрмәч эзе баганадан 1 сантиметр гына читтән узган. Алла саклаган, дидем. Нинди көч этте икән ул чакта автобусны? Шул чагында авария булса, бар гаепне миңа язып куярлар иде бит. Менә шундый әкәмәт хәлләр дә була икән.

И.ИВАНОВ,

Әлмәт шәһәре

Комментарии