МИНЕ АК ӘБИЕМ САКЛЫЙ

Төшләрне юрарга ярамый дисәләр дә, мине әбием төшләремә кереп кисәтә…

Әбиемнең (без аны Ак әби дип йөртә идек) 5 баласы булган, ә оныклары инде дистәдән артык, оныкларының балалары – туруннары туа тора. Шулар арасыннан нигә ул мине генә сайлап алгандыр, анысы билгесез. Ул минем генә төшләремә керә, хәтта башка балаларын кисәтәсе булса да…

Аның төштә биргән киңәшләрен тотып инде берничә тапкыр күңелсез вакыйгаларга тап булмый калдык.

Кечкенә кызым катлаулы диагноз белән туды. Бары хакында да язсам, озынга китә. Ак әбием төшкә кереп: «Кызым, балаңны бүлмәңнән чыгарма, юкса югалтасың…» – диде.

…Ашыгыч ярдәм машинасы белән без кабат хастаханәдә. Кызыма 2 яшь кенә иде бит әле. Күргән газапларыннан соң табибларны күрүгә елый башлый. Ә бу юлы авыз эчендәге кечкенә генә ярадан кан китә башлады. Баламны бүлмәдән реанимациягә алып чыгып китмәкче булдылар, ә ул табибларны күрүгә тагын да катырак елый башлады, каны да туктамый. Мин баламны күкрәгемә кыстым да, алып чыгарга бирмәдем. Кулымда кызым тынычланды, бераздан каны да туктады.

Инде ул мәктәптә укып йөри. Үткән көннәр кабатлана күрмәсен. Рәхмәт сиңа, Ак әбием! Безне ярдәмеңнән ташлама.

Алсу. Казан.

Комментарии