Ялган түгел, чын

Хәзерге заманда газетага мәкалә язып беркемне дә гаҗәпләндерә алмыйсың. Шулай да газеталарга бертуктаусыз язып торалар, укучылары да бар. Мин дә күп еллар узган булса да, үзем күргән бер күренешне язмакчы булам.

Галәмдә бездән башка акыл ияләре бармы? Бу хакта бик күп языла, шулай да аларны берәүнең дә җирдә күргәне юк дип әйтәсе килә (күрдем, сөйләштем дип тә язалар). Мин күргән хәл узган гасырда, 1962нче елның июнь аенда булды. Бу вакытта җир кешеләре космоска юл сала башладылар, һавада җир иярченнәре әйләнде. Төнге сәгать бер белән ике арасында кичке уеннан кайтып киләм. Матур, җәйге төн. Урамда миннән башка бер җан иясе дә юк. Бервакыт карыйм: авыл өстеннән төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба очу аппараты узып бара. Аның биеклеге хәзерге оча торган самолет биеклегеннән түбән, гәүдәсе күренми, тавышы да чытыр-чытыр гына килә. Авыл өстеннән ул бик тиз узды. Шунысы хәзер дә күз алдында: ул очкычның артыннан бик күп санда яктылык нурлары чыга, алар һавада матур булып, тезелеп таралалар. Мин бу вакыйганы күрдем дә оныттым. Чөнки ул вакытта, язганымча, һавага бик күп аппаратлар очырта башлаганнар иде, мин аны кайдандыр безнең космодромнан җибәрелгәндер дип уйладым. Шушы арада гына бер газетада космоска бик зур булмаган йөк чыгару өчен дә күп күләмдә ягулык кирәк булганын язганнар иде. Шуны укыганнан соң, мин күргән очкыч чыннан да чит галәмнеке, аларда җир кешеләре әле белмәгән технология булырга тиеш дип уйлыйм. Фән эшлеклеләренә уйланырга урын бар. Шуны гына өстәп язам, яшен вакытында яшен нинди тизлектә хәрәкәтләнә. Әгәр дә очу аппаратында шундый энергия куллану мөмкин булса, җир кешеләре очып барган кометалар кебек очар иде.

Яңа елда барчабызга тынычлык, иминлек, галимнәргә мин күргән очу аппараты кебек очкычлар ясап, алдагы киләчәк буыннарга галәмдә хәерле юллар теләп калам.

Габделәхәт ШАКИРОВ,

Саба районы Сатыш авылы

Комментарии