Галәм тарихында – караңгы таплар

12 апрель – Космонавтлар көне

Журналист буларак Чүпрәле районын аркылыга-буйга күп гизәргә туры килде. Ә менә бу төбәктән космонавт чыгуын моңарчы ишеткәнем юк иде. Ничектер шулай бер танышымның иске газета-журналларын актарганда “Новости космонавтики” дигән журнал күзгә чалынды. 1996 елда чыккан сан иде бугай ул. Әлбәттә, кызыксынып, караштыра башладым. Коры гына, фәннирәк тел белән язылган бер мәкалә игътибарны җәлеп итте. Төгәлрәге, андагы “галим-космонавт Марс Фәтхуллин” дигән сүзләр. Баксаң, ул үзебезнең Чүпрәле районы иске Шәйморза авылы егете булып чыкты. Җитмәсә, азагына әле “мишәр” дип тә өстәп куйганнар. Миңа инде шул гына кирәк, ныклап торып кызыксына башладым. Кем әйтмешли, уен эшмени, үзебезнең космонавты ләбаса.

Сер түгел, сугыштан соң туганнар – космонавт булырга хыялланып йөргән буын. Ни дисәң дә, галәмне яулау эрасы башланган чор иде бит ул. Башта Юрий Гагарин, аннары Титов, Терешкова… Без аларга чынлап торып мөкиббән идек.

Ә хәзер космонавтларның төгәл исәбен дә белгән кеше юк. Аларның галәмдәге эшенә тәмам күнегеп беттек. “Галәм киңәшләрен өйрәнү программасы” дигән сүзтезмә дә гадәти булып яңгырый. Ә бит 60нчы еллар уртасында Фәннәр Академиясе галимнәре тарафыннан андый программа, чыннан да, эшләнә. Ул җир өстен, океаннарны, атмосфераны, планетар галәм киңлекләрен, Ай белән Кояшны, аларның Җиргә тәэсирен өйрәнүне үз эченә ала. Анда шулай ук астрономик һәм технологик тәҗрибәләргә дә зур урын бирелә. Әлбәттә, ниндидер өйрәнүләр, тәҗрибәләр аңарчы да алып барыла. Ләкин галимнәр тарафыннан түгел. Гомумән, илнең космонавтика тарихында галәмдә фундаменталь фән белән шөгыльләнүче бер генә галимнең дә эшләгәне булмый. Моңарчы очкан космонавтларның күпчелеге хәрбиләр, табиблар һәм башка шуның ише төрле белгечләр була. Ләкин галимнәр түгел. Алар, башлыча, космик техникаларга сынаулар үткәрү, галәмнең кеше организмына тәэсирен өйрәнүдән ары китми. Дөрес, 1985 елда космонавт Георгио Гречко галәмгә үзенең өченче сәфәрендә Фәннәр Академиясе галиме буларак катнаша анысы. Ул анда хәтта “Салют-7” бортында зур гына фәнни программа да башкара. Ләкин бу бары тик искәрмә генә, кызганычка.

Баштарак галимнәрнең галәмдә кирәкләре булмый. Чөнки максат бүтән – галәмне яулау. Тәҗрибәләр техника, кешеләр өстендә генә үткәрелә. Моның өчен космонавтларның аеруча таза-сау булуы таләп ителә. Мәсәлән, 1960 елда беренче космонавтлар төркеменә бөтен илдән сайлап, 600гә якын кандидаттан нибары 20 кеше генә галәмгә очарга яраклы дип табыла. Һәм аларның икесе генә югары белемле. Шулай ук 1962, 1963 һәм 1965 елларда сайланган төркемнәрдә дә галимнәр юк.

Бары тик 1964 елда өч урынлы “Восход” космик корабы эшләнгәч кенә, ниһаять, мөмкинлек туа. Анда очу өчен гаять зур тикшерүләр аша 9 кеше сайлап алына. Алар арасында да галимнәр берәү генә – Георгий Катыс. Ул галәмне өйрәнү буенча махсус программа төзи. Ләкин аның бер туганы Франциядә яшәве ачыклангач, КГБ галим-космонавтны галәмгә очудан читләштерә.

Ниһаять, 1965 елның апрелендә СССР Фәннәр Академиясе президенты Мстислав Келдиш академиянең үз космонавтлар отрядын төзү турында карар чыгара. Аңа галим-биологлар, астрономнар, физиклар сайлап алына. 1966 ел башында илнең төрле югары уку йортларыннан яшь, сәләтле егетләрне җыялар. Ләкин көчле медицина комиссиясе аша 4 кенә кеше үтә. Алар арасында СССР Фәннәр Академиясенең Җир магнитизмы, ион сферасы һәм радиодулкыннар институтының яшь галиме, безнең якташыбыз Марс Фәтхуллин да була.

Марс Нургали улы Фәтхуллин 1939 елның 14 маенда Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында туа. 1956 елда мәктәпне тәмамлый. танк училищесына укырга керергә тели. Ләкин “буең озын” дип, аны танкистлыкка алмыйлар. Ул документларын дәүләт университетының физика-математика факультетына тапшыра. 1965 елда шунда аспирантураны тәмамлый. Ион сферасын, Кояш белән Җир бәйләнеше физикасын тирәнтен өйрәнә. Һәм галәмдә дә нәкъ менә шул юнәлештә эшләргә тиеш була.

1967 елның маенда аны инде космонавтлыкка кандидат итеп теркиләр. Галәмгә очу өчен бер ел буе өзлексез күнегүләр алып барыла. Ләкин 1968 елда Совет космонавтикасы гаять кыен хәлдә кала. Акча җитми башлый. Нәтиҗәдә, “Восход” корабын төзү программасы туктала. Яңа “Союз” корабын төзү һәлакәт белән төгәлләнә. Ай тирәли очу һәм аңа төшү программасы да тоткарлана. Кыскасы, безнекеләрдә инде фән кайгысы булмый. Моны, әлбәттә, Фәтхуллиннар группасы да яхшы аңлый. Галәмне өйрәнү программасын тормышка ашыру өчен киткән күпме тырышлык җилгә оча. Галимнәр өчен галәмгә юл ябыла. Хәлнең тәмам өметсезлеген аңлаган Марс Фәтхуллин үз теләге белән төркемнән чыга һәм кире институтка әйләнеп кайта. Анда фәнни диссертация яза башлый һәм аны 1975 елда уңышлы яклый. 1990 елда профессор исемен ала. Институтның атмосфера физикасы лабораториясен җитәкли.

Кыскасы, зур өметләр багланган фәнни-космик программа шул рәвешле яшәүдән туктый. Кызганыч, илнең галәмне яулау тарихында моңа охшаш күңелсез хәлләрнең бу беренчесе генә түгел. Ләкин алары инде бүтән тарих.

Замир ДӘҮЛӘТОВ

Күрәзәче

…Элек авылның күп кенә ир-егетләре, кыр эшләре төгәлләнүгә, эш эзләп, тирә-якка чыгып китәләр иде.

Авыр еллар. Халык ач. Ул елны корылык булганлыктан, игеннәр уңмады. Безнең егет булып килгән чак. Өчәү, кул пычкысы һәм балта алып, эш эзләп чыгарга булдык. Авылда карап торышка бераз гына сәеррәк Позлый кушаматлы кызык кына бер кеше бар иде. Аңа чын исеме белән эндәшүче дә, белүче дә булмады. Яше-карты Позлый гына дия иде. Ул безнең эшкә китүебезне ишетеп: “Малайлар, мине дә алыгыз әле. Монда балалар ризыгын ашап ятканчы, тамагым йөргән җирдә үтәр”, – дип әйткәч риза булдык. Ул вакытта Позлыйның ике баласы булып, бездән олы ир уртасы кеше иде. Өйдәгеләр ризалыгын алып, җыенып юлга чыгып киттек. Тирә-якта бер кеше юк. Өйдән алып чыккан ризык төенчекләребез җиңеләйде. Йөри торгач, станциясенә килеп җиттек. Ижауга бара торган бер поездга утырып шактый ара узгач, сикереп төшеп калдык. Алда зур гына авыл күренде. Бер бай гына йорт янына килеп туктадык. Удмурт авылы икән. Йорт хуҗасы да аты белән килеп чыкты. Ул татарчаны бик начар белә. Шулай да аңлаштык. Тапты бу безгә утын кисү эшен. Кунарга кечкенә генә йорт күрсәтте, ашарга өйгә керерсез диде.

Эшләп йөрибез шулай байда. Ашарга керсәк, йөзе ап-ак 11-12 яшьләрдәге бер малай сәкедә ята. Кергәч, иптәш малай хуҗадан сораштыра башлады. Сабыйның нидән авырганын да белмиләр икән. Көннән-көн ябыга, юньләп ашамый, ди. Бармаган табиблары, күрсәтмәгән җирләре калмаган. “Сәбәбен беркем белми. Ичмасам, сезнең арада укып өшкерә торган кеше юкмы?” – ди бай. Без яшьләргә шул гына кирәк. Кызык итеп кенә Позлыйдан көлеп: “Ник булмасын?! Бар. Авылда берәр кеше авырса, шушы Позлый абзыйны чакыралар. Укып өшкерсә, файдасы тими калмый”, – дидек. Башта Позлый: “Шаяртмагыз әле, малайлар, андый эш белән уйнарга ярамый”, – дип торса да, нишләсен, малай янына барып маңгаен тотып, як-ягына төкергәләп, белгән догаларын укырга кереште. Үзе өй хуҗаларының татарча белмәгәненнән файдаланып, безгә күз кырые белән генә карап алып, бер салган көйгә такмакларга кереште.

Артына сипсәң борыч,

Сикереп торыр нибуч.

Кызыл күтле ак шалкан,

Моның яныннан кит, шайтан.

Бу хәлгә көлмичә түзеп буламы соң? Тизрәк хуҗага рәхмәт әйтеп, өйдән чыгып китү ягын карадык.

Көннәр үтә тора. Позлыебыз көн саен малайны өшкереп кала. Тора-бара безгә ашау ягы да яхшыра башлады. Атна-ун көн чамасы уздымы икән, кич белән ашарга дип керсәк, малай агач кашык тотып ботка ашап утыра. Көн узган саен сәламәтләнә бара. Позлый абзыйда ниндидер бер көч барлыгын үзебез дә сизенә идек. Кул биреп күрешкән чагында аның кулыннан җанга ниндидер бер җылылык бөркелеп тора.

Тора-бара безгә бу йортта эш бетте. Башка җирдә эшләсәк тә, хуҗаның кечкенә йортына кайтып куна торган булдык. Малай исә урамга иптәшләре янына чыккалый башлады. Бу хәлне ишетеп кешеләр килде. Хәзер Позлыйның безгә балта-пычкы кайрап торырлык вакыты юк. Иртән ат белән килеп алып, китереп куялар. Позлый аркасында безгә дә, изге кешеләр дип, хәер китерә башладылар.

Март башлары. Без үзара, кайтып китәсе дә булыр инде дип, сөйләшенә дә башладык. Бер көн иртә белән Позлый абзый безгә кисәк кенә әйтеп куйды: “Малайлар, күңелем белән сизәм. Авылда нәрсәдер булган. Безгә кайтып китәргә кирәк. Эшләрегезне бетереп, бүгеннән үк җыенып куегыз. Иртәгедән дә калу юк, кайтып китәбез”, – диде. Без Кукмарага килеп төшкәндә, әле вакыты җитмәгән иде. Җәяү кайтырга чыктык. Җилкәгә аллы-артлы әйберләрне астык. Позлый абзыйның авылга ничек ашкынып кайтуын күрсәгез икән. Безне ташлап кызу-кызу китә дә, без күренми башлагач, тагын көтеп ала.

Кайтып кергәндә авылны караңгылык баскан иде инде. Өйгә кайтып кердем, сагынганнар. Әни шунда сөйли башлады: “Позлый да сезнең белән кайткандыр бит? Өченче көн түбән очта дүрт хуҗалык янды. Позлыйның өе дә янган. Үзләре исән-сау. Тик малае гына һаман да сөйләшә алмый. Куркып калгандыр инде ул бичара”, – дип әйтеп бетерүенә Позлыйның алдан әйткән сүзләре искә төште. Авыл күренә башлауга мин шаяртып: “Әнә, Позлый абзый, бик ашыккан идең, авыл беркая да күчмәгән, үз урынында”, – дигәч, ул әкрен генә: “Ярый инде бөтен авыл көлгә әйләнеп җилгә очмагач”, – дип куйды. Без аның әйткән сүзләренә әһәмият итмәдек. Хәзер уйлап утырам. Позлый үзе дә нинди көчкә ия булганын белми йөргән икән.

Озак та үтми, туган тиешле кешебезгә ияреп, читкә чыгып киттем. Шактый гомерләр узып мин кайтканда Позлыебыз тирә-якка даны таралган күрәзәче Фазылҗанга әйләнгән иде инде.

Наилә АНИСИМОВА.

районы, Түбән Тәкәнеш авылы.

Гаҗәеп төшләр

Тавык төшенә тары керә, диләр. Ә минем төшкә тавык керә.

Яр буенда басып торам, имеш. Бер ир су коенып йөри. Аннан: “Су җылымы?” – дип сорап куйдым. “Бик җылы, рәхәт”, – дип җавап кайтарды теге. Киемнәремне салып, алар өстенә кул сәгатемне куеп, суга кереп киттем. Сай урында гына йөздем дә, җитәр инде дип, судан чыктым. Карыйм: бер тавык сәгатемне эләктергән дә азаплана-азаплана йотып маташа. Мин килеп җиткәнче, тырыша торгач, йотып җибәрде бу. Аны тоттым да уйлый башладым. Суеп сәгатьне алсам ничек булыр икән, дим. Икенче яктан, ничек инде кеше тавыгын суясың?! Сәгать кызганыч үзе. 25 ел элек хатын туган көнгә бүләк иткән иде. Ни эшләргә белми аптыраганда, тавыкның эче бераз гына ертылып, аннан сәгать каешы күренмәсенме. Тартып чыгардым бит. Аны юып, кояшка кибәргә куйдым. Ә тавык, берни булмагандай, җирдә казына-казына китеп барды. Менә шулай. Нәрсәгә юрарга да белмәссең. Кайчакта әллә ниләр керә ул төшкә.

Марат ХИСМӘТОВ.

Кукмара районы.

Комментарии