Кисәтүче төш

Кисәтүче төш

1987нче елның 10нчы сентябре тирәләре иде. Үзбәкстанның бик алга киткән вакытлары иде ул. Ул вакытта Ташкенттагы бер трестта йөк күтәрүче механизмнарны төзәтү буенча җаваплы вазыйфа башкара идем. Мине Минскига тягач алып кайтырга җибәрделәр. Икенче кварталга кайтып җитәсе техника, инде өченче квартал бетеп килсә дә, һаман юк. Юл кирәгенә, ягулыкка күпме акча кирәк булса, шуның кадәр ал, әмма тягачны алып кайтып, бер бүләк яса инде, диделәр. Ул вакытта билет табулары бик кыен иде бит. Ярый әле хатыным Фәһемия 243нче заводта эшли иде. Ә алар заводында эшчеләр өчен билет кассасы бар. Ул завод аэропорт белән янәшә генә иде. Хатынымны телефоннан чакыртып чыгардым да, шофер белән икебезгә ике билет табуын сорадым. Үзем базарга, Минскида эшләүче кызларга күчтәнәчләр алырга киттем. 17-18 килолы 4 кавын, 2 шешә коньяк, 4 кило авызда эреп китмәле шәфталу алдым. Әй ул кавыннар бер транспорттан икенчесенә күчкәндә бер газапка әверелде соңыннан.

Минскига барып җиткәч, сбыт бүлегенә кереп, теге югалган машинаны таптыра башлагач, алып килгән күчтәнәчләрем бик ярдәм итте. Кавыннарны үзем юып алып кереп, матурлап турап ук куйдым хәтта. Тиешле машинаны табып, тиешле документларны тутыргач, күчтәнәчнең калганнарын да чыгардым. Машинаны мәйданчыкка алып чыктылар. Шофер машинада гына йоклады. Аңа бераз профилактика уздырырга, аз-маз запчасть алып кайтырга да кирәк иде әле. Кайтышлый, Казанга, Балтачка, Нормабашка кердек. Бу – минем туган авылым. Юлдашым Толик белән бер көн бәрәңге дә казыштык әле. Энем безгә 11 капчык бәрәңге әзерләп куйды. Төнлә йокларга яткач, каты гына яңгыр явып китте. Олы юлга чыга алырбызмы, дип, бик борчылдым. Йокыга киткәч, төш күрәм: имеш, Казахстан даласында икәнбез. Юлда туктадык та, мин юл кырыенда далага карап басып торам. Миңа таба авызын ачып, зур гына бер елан шуыша, тиз шуыша. Мин бик каты кычкырып, уң аягымны күтәрдем, имеш, каршылык күрсәтәм. Килеп җитәргә 1,5 м чамасы калгач, елан уңга борылып китте. Шуннан уяндым да, озак кына йокыга китә алмый яттым. Иртән ашарга утыргач, әни сорый: «Улым, йоклый алмадың мәллә, әллә ничек күренәсең?»– ди. Әти-әнием бик тәртипле, укымышлы кешеләр иде. Әнигә төшемне сөйләп бирдем. Ул, төшемне яхшыга юрап, бар да яхшы булыр, дип тынычландырды. Алар догалар укып озатып калдылар, без юлыбызны дәвам иттек. Сарман районы Дусым авылындагы Сәрия сеңлемә кереп, аларда да бер кич кунып чыктык. Кустанай өлкәсенә җиткәндә шофер бик нык арыды. 780 чакрым юл узган идек инде. Аны бераз ял иттерим, дип, рульгә үзем утырдым. Төнге 3ләрдә шул кадәр йокы килә башлады. Анатолий рәхәтләнеп гырлый, минем дә күзләр йомылып-йомылып киткәли. Берсендә кинәт күземне ачып җибәрсәм, куркуымнан сискәнеп киттем: машинам юлның икенче ягына чыгып, биек юл читенә килеп җитә язган. Бик вакытлы ачканмын күземне. Моны мин берәүгә дә әйтмәдем. Безгә алай туктаусыз кайтасы булмаган, туктап, аз булса да ял итеп алгалыйсы булган. Шушы көнне МАЗ белән бер тәүлеккә 1290 чакрым юл узганбыз. Шул ук төнне иртәнге якта Байканурдан космоска очтылар. Күктә шундый зур түгәрәк хасил булды. Ул үзе төрле төстә, тора-бара бик нык зурайды һәм бар дөнья яктырып китте. Толикны да уятып, 5-10 минут карап тордык та, юлыбызны дәвам иттек.

Филсур ГАЗИЗУЛЛИН,

Казан шәһәре

Комментарии