- 30.09.2025
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2025, (№09, сентябрь)
- Рубрика: Милләт язмышы
Татарстан бәйсезлеге көне. Юк, бернинди шәһәр көне дә, Казан көне дә, җәйне озату бәйрәме дә түгел! 1990нчы елның 30нчы августы – Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителгән көн. Бер елдан соң, ТР Югары Советы карары белән, 1991нче елның 30нчы августы ял көне дип игълан ителә. Татарстанда иң массакүләм һәм дәрәҗәле бәйрәмнәрнең берсе әнә шулай туа. Ни кызганыч, бәйрәмнең асылын, исемен һәм җисемен дә югалта барабыз.
30нчы август – Татарстанда яшәүчеләрне берләштерә торган дата. Шулай булырга тиеш, дисәк дөресрәк яңгырар. Шушы дата ничә ел эчендә гади бәйрәмнән бөтенрусия дәрәҗәсендәге масштаблы вакыйгага әверелде. Әмма бу үсеш юлында без нәрсәләрне югалттык соң?
ҮТКӘННӘРНЕ САГЫНУ
90нчы елларда бәйрәм үзенчәлекле, кабатланмас төскә ия була. Яшь буын моны үзе күрмәсә дә, шул чорны тасвирлаган газета-журналларны актара, истәлекләрне барлый ала. Ә алар күп. Ул еллардагы фотолар гына ни сөйли! Болак бу көнне ниндидер аңлата алмаслык җылы атмосфера белән тула. Урам буйлап эленгән котлаулар, шарлар, бөтен җиргә таралган сату палаткалары кешеләрне бәйрәмнең үзәгенә кертеп, шул атмосфераның «тәмен татып карарга» ашкындыра. Ерак түгел – Үзәк стадион эчендә төрле чаралар уза. Хатын-кызлар йомырка, көянтә йөгерешендә, ир-атлар көрәш һәм гантельләр күтәрүдә ярыша. Тамашачыларга зур концерт-тамаша күрсәтелә. Беренче карашка чын – Сабантуй!
Мисал өчен, 1995нче елда республика үзенең беренче юбилеен билгеләп үтә. Чаралар дүрт мәйданда – Муса Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрында, Кабан күлендә, Үзәк стадион һәм ипподромда үтә. Ипподромда тамашачылар ат чабышы караса, Кабан күлендә бу вакытта катерлар һәм моторлы көймәләр узышында ярышалар. Хәтта Республиканың беренче президенты Минтимер Шәрипович та бу ярышта катнашмыйча калмый. Галиаскәр Камал театры каршындагы мәйданда төрле ансамбльләр, Камал театры артистлары, балалар оркестры һәм җырчылар халыкның күңелен ача.
Бүген дә бәйрәме бар, әмма рухы башка. Бәйрәм дигәне дә – рус эстрада йолдызлары катнашындагы концерт һәм салют. «Бәйрәм нәрсә белән истә калды соң?» – дигән сорауга һәр Казанлы: «Салюты шәп иде» дип җавап бирәчәк. Ялгыш кына берәүнең: «Уйнагыз, гармуннар!» фестивален шаккатып карадым», – дигән сүз ычкындыруы ай-һай икеле.
ЮГАЛГАН МИРАС
Яңа гасырга керү бәйрәмне үзгәртми. Ул шундый ук күңелле, җылы үтә. Республика көнен бәйрәм итү урыннары шәһәр эчендә ел саен күбәя бара, 2001нче ел да искәрмә булмый. Бу елны алар рәтенә Тукай һәйкәле янындагы мәйдан кушыла. Бәйрәм өчен махсус ясалган сәхнәдә Илһам Шакиров җырлый, халык биюләре тәкъдим ителә, ә Тукай әкиятләренең геройлары Казан урамнары буйлап балаларны ат арбасында йөртә. Ә бүген президент «Урал»да элдерә... Күп кенә бәйрәм мәйданында программа фәкать рус телендә генә алып барыла. Элек һәркем бәйрәмнең бер өлеше була ала иде, ә хәзер халык ешрак тамашачы ролен үти. Традицион мәдәният икенче планга күчте, дисәк һич ялгышмабыз. Үзешчән коллективлар урынына – чакырылган артистлар, халыкның күңел ачулары урынына – оештырылган (кысаларга салынган!) чаралар.
ЯҢАРЫШКА ӨМЕТ
Сүз дә юк, соңгы елларда уңай үзгәрешләр сизелә. Программада этнографик фестивальләр, халык һөнәрләре буенча мастер-класслар яңадан кайта башлады. Мәдәни мирасны саклап калу омтылышлары да активлаша бара.
Республика көне – бердәмлек һәм үз төбәгең өчен горурлык символы ул. Заманча форматлар һәм традицияләрне саклау арасында баланс табу мөһим. Мөгаен, нәкъ менә шушы баланста Татарстанның һәр кешесенә якын һәм исән калырга тиешле бәйрәмнең киләчәге яшеренгәндер. Иң мөһиме – масштаблылык һәм тамаша артыннан куып, бәйрәмнең асылын югалтмау, чөнки Республика көненең чын бәһасе – чакырылган йолдызлар санында түгел, ә халыкның бердәмлегендә.
ФИКЕР
Фәүзия БӘЙРӘМОВАның (язучы, тарих фәннәре кандидаты) «ВКонтакте» социаль челтәреннән:
– Минем өчен 30нчы август – татарның дәүләтчелек бәйрәме ул. Моны милләтебез шулай аңлады да, Югары Совет Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткәч, төн уртасында мәйдан халык белән тулды, күпләр шатлыктан елады. Ә бит без бу көнгә биш гасырга якын килдек, күпме корбаннар бирдек, күпме газаплар күрдек, тешне кысып түздек, азатлыкка өметне өзмәдек. Һәм ул көн килде, бу – 1990нчы елның 30нчы августы иде...
Мин ул көннең һәр сәгатен, һәр минутын хәтерлим. Аңа кадәр Югары Советта атналар буе кызу бәхәсләр барды, урамда халык җыеннары кайнады, ачлыклар игълан ителде, бөтен илдән милли җанлы татарлар Казанга җыелып, Югары Совет бинасын чорнап алдылар.
Декларациянең берничә варианты бар иде, татар милли хәрәкәте дә үзенекен әзерләде, аны, халык депутатлары буларак, Марат абый Мөлеков белән мин якладык. Безнең төп максат – Декларациядә бары тик бер телне – татар телен генә дәүләт теле дип игълан итү иде, ул вакыттагы СССР Конституциясе дә моңа мөмкинлек бирә иде. Икенче максат – Декларациядә субъектлыкны күрсәтмәү, ягъни Татарстан СССРның да, РСФСРның субъекты булып тормый.
Без, милли җанлы депутатлар, икенче максатыбызны тормышка ашыра алдык, Декларациядә Татарстанның субъекты күрсәтелмәде. Ә менә тел мәсьәләсе катлаулырак булып чыкты, каршылыклар тудырды. Эш шунда, Декларация күпчелек тавыш белән генә түгел, ә абсолют күпчелек, ягъни, депутатларның өчтән ике өлеше белән кабул ителергә тиеш иде. Мин халкыбыз өчен гаять әһәмиятле бу документны исемләп тавыш бирергә чакырдым, ул үтте. Ул вакыттагы Татарстан Югары Советы рәисе Минтимер Шәймиев, инде әзер Декларация проектына үзгәреш кертеп, ике телне дә дәүләт теле дип игълан итәргә тәкъдим итте. Ягъни, өчтән ике тавышны урыс депутатлары ярдәмендә генә алырга мөмкин, дип уйлады һәм шушы адымга барды. Дөрестән дә, залда булган 242 депутатның 241е Декларацияне яклап тавыш бирде, берсе генә каршы булды.
Әйе, без татар телен менә шушы вакытта ук бирдек инде, хәзер шуның әҗерен күрәбез... Төнге 10.00 тирәләрендә Декларация кабул ителде, сессия залына һәм бөтен Татарстанга «Сәйдәш» маршы яңгырады, моны тәрҗемәчеләр белән алдан үзем сөйләшеп куйган идем. Шуннан халык безнең җиңүне аңлады. Ул чакларны искә төшерсәм, хәзер дә күзләремә яшь килә, колагымда «Сәйдәш» маршы яңгырый... Югары Совет ишек төбенә җыелган татарлар безне кулларына күтәреп, мәйданга алып чыгарга теләделәр, мин уңайсызландым, күтәртмәдем, Марат абыйны күтәреп алып киттеләр. Митингта чыгыш ясаганда, мин әйттем: «Тел биреп, дәүләт алдык», – дидем, хәзер дә шул фикеремдә калам, әмма хәзер теле дә, дәүләте дә юк инде...
Минтимер Шәймиев, башта ук, мондагы урысларны һәм Мәскәүне тынычландыру өченме, болай дип әйтте: «Суверенитет не имеет национальной окраски», – диде. Һәм нәкъ шулай булды да – безнең суверенитет милли төсмерсез, татар рухсыз булып чыкты. Бер караганда, Татарстан гөрли, чәчәк ата, икътисадый яктан ул суверен, мөстәкыйль, дип әйтерлек. Ләкин анда татар теленә, татар мәктәпләренә, татар рухына, милли дәүләтчелеккә урын юк. Бу вакытлыча гына чигенүме, әллә инде соңгы җиңелүме, котылгысыз ачы хакыйкать белән килешүме – анысын Тарих күрсәтер...
Әмма Тарих шуңа да шаһит – безнең буын, татар милли хәрәкәте, зыялылар, Татарстанның мөстәкыйльлеген милли төсмерле итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Мәйданнарда ач ятып, Татарстанны саклап калдык, Декларация нормалары кергән яңа Конституция кабул иттерүгә ирештек, амбразурага ташланган кебек, референдум уздырдык, халык белән эшләп, йөзләгән татар мәктәпләре, меңләгән мәчет ачтырдык, дәреслекләр яздык, татарча яңа газета-журналлар чыгара башладык. Әмма без яулаганнарның күбесе юкка чыкты инде, шунлыктан, күңелдә җан әрнүе, моңсулык... Мин Югары Советта беренче рәттә утырдым, янымдагы депутатларның да күбесе бу дөньяда юк инде – Марат Мөлеков, Фәндәс Сафиуллин, Дамир Сираҗиев, Мөдәррис Шәйхиев, шулай ук милли җанлы депутатлар Җәмил Сафиуллин, Раиф Галиев, Разил Вәлиев, Азат Зыятдинов, Роберт Миңнуллин, аларның урыннары җәннәттә булсын!
Моннан 35 ел элек кабул ителгән Декларациядән бүген әллә-ни калмаса да, ул сәяси һәм тарихи документ буларак кадерле, аның факты бар. Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларацияне бары тик республиканы юкка чыгарып кына бетереп булачак. Бу хокукый документ бүген эшләмәсә дә, аның иртәгә кирәк булуы бар. Шуңа күрә, күңелдә югалтулар ачысы көчле булса да, мин бу көнне татарның дәүләтчелек бәйрәме, дип кабул итәм һәм Казанга, Сөембикә манарасы янына киләм. Тарих каршына киләм. Татарстанның яңа тарихын тудыручы бер вәкиле буларак киләм...
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии