Ни тыңларга күңел моңланганда, ни укырга йөрәк сызланганда?

Ни тыңларга күңел моңланганда, ни укырга йөрәк сызланганда?

Саба урта мәктәбе укытучысы, инде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын, Тәлгать ага Фатыйховның 1978нче елны укытучылар бүлмәсендә коллегаларына, физикадан укыткан Гөлзар апа партия взнослары җыйган мәлдә, ә аңа кадәр үзе аңлы санаган укучыларына: «КПСС таралачак, СССР таркалачак», – дип әйтүләрен, «укымагыз татар совет әдәбиятын, корчаңгы әдәбият ул, Фатих Әмирханнан соң аңа аристократ килгәне юк, ә пләбәйләр шәхескә югары таләпләр куймый», дигән киңәшен хәтерләүчеләр әле дә юк түгел... Үзгәртеп кору чорында кинәт кенә сәясмәнлектә авышкан гуманитар белемле татар галимнәре матбугатка чыгып, уздырыштан, Мирсәет Солтангалиев – милләт көрәшчесе, баһадиры, каһарманы, дип раслап торганда, ул баш мөхәррире Айдар Хәлим булган «Аргамак» журналында «Мирсәет Солтангалиев – татарның хыянәтчесе иде», дип язып чыкты. Янә шунда ук аның Төркия җитәкчесе Таңсу Чиләргә ачык хаты дөнья күрде. Анда Төркиянең, азат ил буларак, коммунист Мостафа Сөбхине хаинлектә гаепләп җәзага тарта алуына тукталып, Ринат әфәнде Мөхәммәдиевнең коммунист җитәкче Мирсәет Солтангалиевне данлап язган «Сират күпере» романы өчен әлеге ил исеменнән бүләкләүне татар халкын мыскыллау, әгәр Татарстан хөкүмәте Мостафа Сөбхине данлап язган Төркия язучысын бүләкләсә, бу да төрекләрдән көлү булыр иде, дип ассызыклады. Кызганыч ки, бәгъзе мөхәррирләр, бастырырга өметләндереп үз кулыннан алып калсалар да, аның миңа укыткан «Муса Җәлил –социалистик реализмның күктән биек сайрар кошы» исемле үзенчәлекле мәкаләсен бастырырга базмадылар. Ул чакта инде «Аргамак» төкәнеп, Айдар ага Хәлим мөхәррирлектән киткән иде... Гегель иҗатына гашыйк, үтә чыккан атеист әлеге агайны даһилыкка чыгарырга да, казах шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Олҗас Сөләймановның «әгәр җүләр булса, дөресен әйтер» дигән җөмләсенә сөрлектерергә дә җыенмыйм. Ни генә булмасын, аның фикерләре үзенчәлекле, бәхәсле, кызык иде, һәм укучы игътибарына лаек дип өметләнәм.

Тәлгать ага Фатыйхов фин йортында ялгызы яшәде. Саба мәчете имамы – сыйныфташым Илдар Яхин аны дин юлына тартырга омтылыш ясаганы, йортына иман нуры керсен дип, ике рәкәгать намаз укыганы, Тәлгать аганың элеккеге укучысының намаздагы хәрәкәтләрен пырх-пырх килеп карап торганы истә... Әйе, ул үзсүзле, үз сукмагыннан тайпылмый торган риясыз, ихлас зат иде... Диндә, тәмугның беренче каты – гөнаһлы мөселманнарга, ә соңгы, түбәндәге җиденче каты риялы, иманын чорга, илдәге «һава торышы»на карап, шәхси файда эстәп, ансат алмаштыра торган монафикъларга, диелә бугай.

Бер тапкыр хәлен белергә килгәч, ул өеннән озата чыгып, машинама кереп утырды да нинди музыка тыңлавым белән кызыксынды. Мин соңгы чирек гасыр дәвамында татарча саналучы җырлар тапшыра торган каналны табып бирдем. Анда инде татар моңыннан җәяүләп качкан, «сагыш, ялгыш, язмыш» белән баскан һәм изгән, авылдашлар әйтмешли, «эт сөяккә бара», «мәче багана башына бер менә, бер төшә» корылышындагы, «унитаздагы су агышы» озатылышындагы «хит»лар яңгырый башлады. Тәлгать ага миңа кызганган караш ташлап: «Син ничек боларны җирәнмичә тыңлый аласың?» – дип кызыксынды. «Башка төрлесе юк бит үзебезчә», – дип аклануыма, «классик музыканың милләте юк, классика тыңла», дигән киңәшен бирде. Үзе көн саен мәгълүм бер вакытта һәм аралыкта радио аша кайсыдыр дулкыннан даими тапшырыла торган шундый концерт тыңлый икән...

Акыллы әйтте, тиле йөгерде, дигәндәй, мин моңарчы әз-мәз генә колакка чалынган Бетховен, Вивальди, Моцарт, Шопен, Штраус, Шостакович һ.б. талант ияләренең биографияләре һәм тылсымлы әсәрләре белән ныгытып ук танышырга керештем. Наздан тукылган көйләр язган, чыгышы белән француз булган поляк композиторы Шопенны 12 яшендә үк «Варшава могҗизасы» дип атаганнар икән. Һәм ул эпилепсия чиреннән интеккән. Бетховен 27 яшендә чукраклана, шул хәлендә үлемсез иҗатын дәвам итә. «Кармен» операсының премьерасын Париж тамашачысы кабул итмәвенә гарьләнеп, композитор Д. Бизе Сена елгасына ташлана. Аны коткаралар, әмма талант иясе бик каты салкын тидерә һәм 36 яшендә якты дөньядан китеп бара... Ә «Кармен» операсы ул якты дөньядан киткәч данга күмелә... Тәлгать ага иң бөек композитор –Бетховен, калганнар аннан кайтыш, дип саный иде. Кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә дигәндәй, үзем исә Чайковский дөм талантсыз дип санаган немец композиторы Иоганес Брамс иҗатына, бигрәк тә аның 3нче симфониясенең өченче өлешенә мөкиббән, шуны җай чыккан саен кайта-кайта тыңлаштырам... Әлеге композиторның «Мәскәү виртуозлары» оркестры башкаруындагы «Венгр биюе» дә күңелләрне кузгату хасиятенә ия. Хәзер бит бик уңай, радиодан ниндидер тапшыру көтәсе юк, компьютер аша теләгәнеңне табу «ә» дигәнче хәл ителә. Күпчелеккә классик музыка кирәкми дигән фикер белән килешмим, хикмәт аны ничек тәкъдим итүдә, ахрысы. Әйтик, Австрия композиторы һәм дирижеры Андре Рьеның иң зур, иң атаклы залларда, мәйданнарда уза торган классик музыкаль әсәрләр тукылышындагы чын мәгънәсендә тылсымлы тамашалары илләр-җирләр яулый. Аның оркестрындагы берсеннән берсе якты йөзле гүзәл музыкант хатын-кызлар төрле төстәге матур, җете киемнәр киеп, сәхнәләрне нурлап утыралар, ә ир-ат музыкантларын исә һич тә «мужикантлар» дип булмый, алары әкият принцларына иш һәм төс. 2014нче елны Истамбулга баргач, һәркайда Андре Рье концерты афишаларына юлыктым. Концерт барышында халыкара классик әсәрләр рәтендә төрекчә «Сөюеңне хәтерлә» дигән җырга чират җиткәч, тамашачыларның дәррәү кубып җырлый башлавы могҗизага тиң. Интернеттагы роликта Анде Рьеның Мехико каласында оештырган концертында оркестры «La Paloma» (Күгәрченкәй) атлы испанча җыр башлагач, шулай ук берсеннән берсе затлы киенгән, карашларыннан бәхет саркыган тамашачыларның хисләнеп җырга кушылулары таң калдыра. Интернетка эленгән ул язманы 50 миллион тапкыр ачканнар! Кайчан да булса бу оркестр, әйтик 30нчы август көнне, Казанга килер һәм башка әсәрләр рәтендә халкыбызның иң асыл берәр җырын башкарыр һәм милләттәш тамашачылар аңа кушылып җырлар, ә бәхет белән мөлдерәмә күзләрдә яшь тамчылары җемелдәр, дип өметләнәм...

Әлбәттә, интернет аша җырдагы уңышлар белән танышу зарур шәй. Төрек «йолдызы» Тарканның «Дуду» исемле җырын интернетка кереп ачучылар саны 199 миллион чиген узган... Казах җырчысы һәм композиторы Ахан Атыншыевның «Шу буенда» исемле (руслар «Ык»ны «Ик» дип үзгәрткән кебек «Чу» дип тәгаенләгән) җырын тыңлаучылар саны да дистәләрчә миллионнар белән исәпләнә. Кыргызларның «Буй-буй» дигән җырлары да дөньякүләм киң танылуга ирешкән...

Инде, кем әйтмешли, үзебезнең былбылларга әйләнеп кайтыйк... Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Ренат Еникеев язганнар гына түгел, ә оркестр озатылышында иң затлы җырчыларыбыз башкарган борынгы татар халык җырлары да дөнья сәхнәләре күрке булырлык классик әсәрләр дип саныйм. Кызганыч ки, интернетта тәкъдим ителеше өзек-төтек, аннан-моннан һәм роликлар артык примитив, кайберләре шөкәтсез үк булганга микән, татарча язмаларны караучылар нигездә бик аз. Күп кенә җырчыларыбызның язмаларын карау саны берничә йөз, яки 2-3 мең арасында тирбәлә. Һәр төр титул, бүләккә ия, халык әдибе дип тәгаенләнгән авторларыбыз сүзләренә язылган күп кенә җырлар белән кызыксынучылар саны ташка үлчим. Күпчелеге интернетка эленмәгән дә... Татар мәдәниятен пропагандалау вазифасындагылар тиешенчә эшләп җиткерми дип фаразларга да урын бар сыман. Ә бәлки моны, исем, титуллар алып та, бәгъзеләребезнең «бөеклек» тестын уза алмавына саныйсыдыр? Шөкер, һәммә интернет күрсәткечләре дә гарьләнерлек түгел. Әйтик, Динә Гарипованың «Ай, былбылым» җыры белән 200 мең тапкыр кызыксынганнар. Алсуның «Сандугач» җыры – 268 мең, Салават башкарган «Юлчы» җыры (көе минеке, сүзләре Эдуард Мостафинныкы) – 78 мең, «Бүре» (көе һәм сүзләре мин фәкыйрьнеке) 51 мең чиген узган.

Әлбәттә, җырлар гына түгел, әдәби әсәрләр, шигырьләр, публицистик язмалар сыйфатын һәм кыйммәтен дә интернет мөмкинлекләре чагылдыра ала. Шәхсән үземнең публицистик язмаларым тупланган шәхси блогыма (блог Рустема Зарипова) мөрәҗәгать итүләр 110 мең чиген узды... Боларны тәфсилләвемнең сәбәбе шул, әсәрләре Тукай бүләге, башка төр премияләргә, исем, титулларга тиендерелгән авторларның язганнарын да интернетка эләсе һәм шуларны ябырылып укучылар саныннан чыгып, иҗатларына гадел бәя бирәсе иде. Шәт, барысы да банкротлыкка чыкмас дип өметләник...

Тукайның «сүз башым бит Шүрәле», дигәнен истә тотып, язмабызның җыр турында башлануына һәм Тәлгать агайга әйләнеп кайтыйк әле. Әлеге шәхеснең Чаллыда нәшер ителгән газетада басылган Фәридә Кудашева иҗатына ихлас сокланулы мәкаләсе истән чыкмый. Урысларда «зәвыклар хакында бәхәсләшмиләр» дигән әйтем бар. Аяныч ки, соңгы елларда татарча радиолардан композитор һәм музыкант Бәхти ага Гайсин уйнавы озатылышында Фәридә Кудашеваның аһәңле тавышы инде яңгырамый. Хәер, Илһам Шакировның яшь чагында, тавышы искиткеч матур, чыңлы чагында башкарган халкыбыз һәм асыл композиторларыбыз иҗат иткән җырлар да ишетелми. Сөләйман Йосыпов, Гали Ильясовлар онытылу сукмагында... Мөнирә Булатова, Зилә Сөнгатуллина, Усман Әлмиев, Габдулла Рәхимкулов, Гөлзадә Сафиуллина һәм башка танылган җырчыларыбыз да эфирга чыгудан туктады шикелле. Чын татар җырының ниндилеген онытмас, оныттырмас өчен атнага яки айга бер тапкыр гына булса да мәгълүм бер вакытта атаклы, затлы җырчыларыбыз башкаруында татарның классик әсәрләре теземгә салынган концерт тыңлау, карау мөмкинлеге тудыру көн кадагына менмәдеме икән? Заһидулла Яруллинның «Тукай» маршын татарча радиоларыбызның «Тукай» елында да яңгыратмавын ни дип аңларга да белмим. Көннең бер вакытында Тукай һәйкәле янында аны көн дә бер яңгыратып алу да артык булмас иде, югыйсә. Татарстанның беренче президенты указы белән Болгар радиосы оешып, көнебезне «Казан сөйли» дип башлый торган «Татарстан радиосы» бинасына кереп урнашкач, элгәренең кыйммәтле фонды хуҗасыз калып, юкка чыкмадымы икән дип борчылам.

Интернетка эленү, шәп исәбендә түш яки бүксә кагып йөргән бәгъзе «классик» авторларыбыз әсәрләренең укырлык түгеллеге ачыкланса, нишләрбез, дигән сорау туарга мөмкин. Татар теле дәреслекләренә китаплары кибетләрдә ару хакка күпләп сатылып яки ««интернет тесты» аша зарурлыгы расланган авторлар гына үткәрелсен дигән карашта торам. Күптән түгел дүртенче сыйныфта укучы оныгымның дәреслегендә бер ирнең хатынына, ир бала тап, кыз бала алып кайтсаң, суга салам, дип янавыннан башлана торган хикәягә тап булдым. Андагы башка әсәрләрдән дә күңел әллә ни хушлык тапмады. Элек бит дөньякүләм танылган әсәрләр татарчага тәрҗемә итеп тә басыла иде. Колумбияле Гарсия Маркесның «Ялгызлык» романы йөз мең тираж белән басылып «ә» дигәнче сатылып бетте. Решат Нури Гүнтекиннең «Чалы кошы» романы татар телендә китап булып ике тапкыр нәшер ителде. Тәрҗемәләр дәүләт химаясындагы әдәби журналларда да дөнья күрде. Тәрҗемәче хезмәтен лаеклы бәяләп, шул традицияне кабат торгызу мәгкуль, тиражлар дөм җилгәрелмәсен өчен. Ә дәреслекләрне тулыландыру өчен көнчыгышның даһи шагыйрьләре Гомәр Хәйям, Алишер Навои кебек гигантларның татарчага тәрҗемәләре бар дип беләм. Проза әсәрләреннән Тукайның «Хаҗи» хикәясе дә онытылмасын иде! Ул интернетка рус телендә эленгән һәм аны русча рәхәтләнеп тыңлыйлар, ә татарчасын берәр танылган артистыбыз укуында, затлы музыка озатылышында тәкъдим итү һаман юк... Паола Коэльонең «Алхимик» романы, Иерусалим профессоры Ной Харариның «Кешелекнең кыскача тарихы» да татарчага тәрҗемә ителүгә лаек. Нобель бүләге лауреаты Орхан Памукның «Минем исемем Кызыл» (Бәнем адым Кырмызы) романы искитмәле әсәр. Шул ук Гүнтекиннең «Яфрак явымы» бәяны да көн кадагына суга торган. Әлеге төрек язучылары әсәрләрен мин Минск шәһәрендә басылган сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итеп укыдым. Алар рус теленә дә аударылган...

Кем эшләргә тиеш икән соң бу тәҗел эшләрне? Кем җитәкләгән оешма, ниткән комиссия? Соңгы чирек гасыр дәвамында ошбу сорауларга җавап таба алганым юк.

 Рөстәм ЗАРИПОВ,

Саба районы, Шәмәрдән бистәсе

Комментарии