- 29.12.2025
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2025, №12 (декабрь)
- Рубрика: Милләт язмышы
Сөембикә ханбикәнең Казан чоры азмы-күпме өйрәнелгән, фәндә һәм әдәбиятта шактый яктыртылган, ә менә гомеренең Касыймдагы соңгы еллары турында мәгълүмат бик аз. 17 яшендә нугай далаларыннан Казанга килен булып төшкән һәм ханбикә булган, 35 яшендә аннан әсир итеп сөрелгән фаҗигале шәхес ул Сөембикә!
Башта Шаһгалинең энесе, касыймлы Җангалинең хатыны, ул үлгәч, кырымлы Сафагәрәйнең сөекле бикәсе, ул да үлгәч, милләт дошманы Шаһгалинең кадерсез бичәсе була ул. Алар барысы да Казан Касыйм, Кырым ханнары, ә Сөембикә – милләт Ханбикәсе!
Ире Сафагәрәй үлгәннән соң, 1549нчы елда Казан ханлыгы белән Сөембикә ханбикә идарә итә башлый. Шул елның ноябрендә үк ул Явыз Иван гаскәренә каршы халыкны күтәрә һәм татар дәүләтен саклап кала. 1550нче елның 25нче февралендә урыслар хурлыклы рәвештә чигенергә, җиңелергә һәм Мәскәүгә кайтып китәргә мәҗбүр булалар.
Ил башында Сөембикә кебек каһарман хатын торганда Казанны яулап алып булмасын аңлаган Иван Грозный татарлар алдына төп шартны куя – Ханбикәне һәм аның улын Мәскәү карамагына бирергә. Һәм татарлар бирә, ханбикәсен һәм аның нәсел дәвамчысын урыс кулына тапшыргач, Мәскәү Казанга кагылмас, дип алданалар. Бу хәл Казан алынырга әле бер ел кала, 1551нче елның 11нче августында була. Бу – тарих каршында милләтнең иң зур алдануы, татарның гасырларга сузылган фаҗигасе шуннан башлана...
Сөембикәнең Казан чоры шуның белән тәмамлана, аның читтә әсирлек чоры башлана. Зөядәге (Свияжск) агач чиркәүдә улы белән бер төн кунганнан соң, 12нче августта аны су юлы белән, көчле сак астында, Мәскәүгә озаталар. Мәскәүдә ул, көчле күзәтү астында, 1552нче елның маена хәтле яши, аннан соң Сөембикәне мәҗбүриләп, Касыйм ханы Шаһгалигә кияүгә бирәләр. Казан өстенә барыр алдыннан, Сөембикә аша Шаһгалине законлы хан итү өчен, бәлки бу Иван Грозныйның бер сәяси алымы булгандыр...
Сөембикәнең улы Үтәмешгәрәйне, анасыннан аерып алып, чукындыралар, Александр дип исем кушалар. Бу хакта танылган дин галиме Ризаэддин Фәхреддин менә нәрсә яза: «Җиде яшьлек бала әнисеннән тартып алынып, 1553нче елның 8нче гыйнварында Чудово монастыренда чукындырыла һәм христиан рухында тәрбияләнә башлый. Анасыннан аерылган, ватаны, иманы, диненнән яздырылган Үтәмеш-Александр озак яшәми: 20 яше тулыр-тулмас, 1566нчы елның 11нче июнендә вафат була. Мәсхәрә һәм хөрмәт бергә катышкан «тантана» белән, ул патша фамилиясе әгъзалары белән берлектә кремльнең Архангел соборында күмелә» (Ризаэтдин Фәхретдин. Казан ханлары. – Казан, 1995, 147 б.)
Сөембикәнең Ханкирмәндә – Касыймда яшәү чоры бик аз билгеле һәм каршылыклы. Күп кенә галимнәр аның кайда ничек яшәве, үлгәне һәм кайда җирләнүе билгесез, дип яза, Ризаэддин Фәхреддин дә шул фикердә: «Сөенбикәнең кайда һәм ничек үлүе турында версияләр бик каршылыклы, хәтта кайда күмелүе дә мәгълүм түгел. Кайбер чыганакларда әүвәлге ханбикәнең Иван IV котыртуы буенча Шаһ Гали тарафыннан борыны киселүенә һәм үтерелүенә дә ишарәләр бар», ди ул. Шушы ук күрсәтелгән хезмәтенең 144нче битендә Ризаэддин хәзрәт Сөембикәне «38 яшьләрендә, 1557нче елда вафат булмыш», дип яза.
Әйе, версияләр шактый. Кызының Шаһгали тарафыннан җәберләнеп яшәвен ишеткән Йосыф морза, Иван Грозныйга хат язып, Сөембикә белән аның улын үзенә бирүләрен сорый, әмма урыс патшасы моңа риза булмый. Мондый эчтәлекле хатлар күп була, Явыз Иван Сөембикәнең барлык кардәшләренә дә аның Шаһгали белән яхшы яшәвен яза, хәтта Касыймга килеп, карап китәргә тәкъдим итә. Ул арада нугайлар арасында Сөембикәнең җәберләнеп үлүе турында хәбәрләр тарала башлый, тарихчы Һади Атласиның язуы буенча, бу хәл 1554нче елларда булган булырга тиеш. «Иванның Йосыф, Гали, Касай, Шәехгалиләргә язган шушы ярлыклары 1554нче елның гыйнварында язылганнар иде. Шушы елдан соң тарихларда Сөембикә турында хәбәрләр киселәдер. Аның кайсы елда вә кайда үлгәнлеге ачык билгеле булмаса да, 1554нче елдан соң озак тормаган, үлүе Касыйм шәһәрендә булган икәнчелеге аңлашыладыр.» (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. I том. – Казан, 2009)
Танылган тарихчы, археолог Равил Фәхретдиновның да Сөембикәнең кайда үлүе һәм күмелүе турында үз фикере бар:
«Бердәнбер газиз баласыннан аерып, җаны сөймәгән бер әшәке адәмгә көчләп бирелгән Сөембикәнең соңгы көннәре билгеле түгел. Аның Шаһгали тарафыннан кыйнап үтерелгәнлеге хакында да кайбер, әлегә ачыкланып ук бетмәгән хәбәрләр бар, һәрхәлдә, атасы Йосыфның Иван Грозныйга үпкәләп, ачуланып язган хатында шул хакта әйтелә. Кайда күмелгәнлеге дә ачык түгел – Касыйм шәһәрендәге Шаһгалинең гаилә мавзолеенда аңа куелган таш юк» (Равил Фәхретдинов. Сөембикә һәм Сөембикә манарасы Сөембикә ханбикә. – Казан, 2006)
Ә менә тарих фәннәре докторы, профессор Александр Черёмин бу мәсьәләгә ачыклык кертеп, Сөембикәнең Касыймдагы соңгы елларын, анда ничек үлүен һәм кайда күмелүен архив документларына таянып аңлата. Аның язуынча, 1551нче елда, әсирлеккә төшкәч, Сөембикә Мәскәүдә, патша сараенда яши, ул христиан динен кабул итүдән баш тарта. Димәк, аны да көчләп чукындырырга тырышканнар? Иманына, диненә хыянәт итмәгәч, Черёминның язуынча, 1553нче елның маенда Сөембикәне хәшәрәт кыяфәтле Шаһгалигә көчләп кияүгә бирәләр. Ләкин аларның тормышлары барып чыкмый, алар бер-берләрен күралмыйлар. Черёминның язуынча, Сөембикә Касыймда, хан сараенда, тоткын булып, караңгы бүлмәдә бик астында яши. Шул караңгы зинданында ул 8 ел үткәрә, 1561нче елда 41 яшендә вафат була, дип яза ул.
Күрәсез, монда барысы да татар тарихчыларының язганнарыннан аерыла, алар Шаһгали белән Сөембикәнең никахын 1552нче елның маенда, дип язса, Черёмин 1553нче елның мае, ди, ягъни, инде Казан алынганнан соң була. Сөембикәнең үлеме дә 1561нче ел дип күрсәтелгән, татар тарихчыларында бу дата иртәрәк. Черёмин Сөембикәнең каберен Касыймда, Шаһгали төрбәсендә, дип яза, исемсез кабер ташын аныкы, ди. «Справа от входа в текие расположена могила Сююн-Бике. На надгробном камне отсутствует имя погребённого. Хан Шах-Али, похоронив не выдержавшую домашнего заточения Сююн-Бике, велел не писать на надгробии её имени, чтобы оно окончательно стёрлось из памяти потомков» (А. А. Черёмин. Касимовское ханство (XV – XVII века). – Минск, 2014.) Китапның 60нчы битендә Сөембикә ханбикәнең кабер ташы фотосы да куелган.
Мәскәү тарихчысы Александр Черёмин, нигездә, РГАДА – Русия дәүләт борынгы актлар архивы белән эшли, күпчелек мәгълүматлар да аннан алынган.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә – Сөембикә ханбикәнең язмышы Ханкирмәндә дә фаҗигале булып чыга, чөнки ул иманын сатмый, кыйбласын алыштырмый. Шаһгали белән төп каршылык та Казан өчен, милләт язмышы өчен булырга тиеш. Сөембикә аның урысларга ияреп Казанны алырга баруын, халкын канга батырып, татар дәүләтен юк итүен кабул итә алмый. Казан ханбикәсе Сөембикә Шаһгалигә хан итеп түгел, милләт хаины итеп карый, нәфрәтеннән, аны ир буларак та кабул итми. Аларны җимертелгән, канга батырылган Казан, кол ителгән милләт язмышы гомерлеккә аерып тора. Бу дөньяда да, ахирәт көнендә дә мәңгегә аерып куя...
Ә исәннәргә – гыйбрәт! Ханыңны һәм ханбикәңне, аның нәселен үз ирегең белән дошман кулына бирү – ул инде дәүләтеңне, киләчәгеңне бирү дигән сүз. Татар мисалында ул нәкъ шулай булып чыга да, моны тарихчылар да шулай бәяли.
«... Сөен-бикә руслар кулына тоткын ителде, – дип яза Һади Атласи. – Кызганыч, Казан ханлыгы үзе өчен иң кирәкле булган тиңсез бер башлыгын югалтты. Сөен-бикәнең тоткын ителүе бер хатынның тоткын ителүе иде исә дә, чынлавында бөтен ханлыкның тоткын ителүе иде» ( Һади Атласи. Күрсәтелгән хезмәт, 242 б.)
Шушы ук фикерне тарихчы Михаил Худяков та кабатлый: «... современники поняли низложение Сююн-Бике как падение Казанского ханства», – дип яза ул. (Михаил Худяков. Очерки по истории Казанского ханства. – Казань, 1923.)
Бүгенге көндә Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәне хәтерләткән ниләр бар соң? 1555нче елда Шаһгали төзеткән Җәмигъ мәчет һәм тәкыя бар, ул мавзолейда Сөембикә ханбикәнең дә кабере булырга тиеш. Без ирем белән анда булдык, Сөембикә ханбикә рухына дога кылдык, Коръән укыдык. Раббым, иле, дине, дәүләте һәм милләте өчен дөньялыкта күп газаплар күргән Йосыф кызы Сөембикәнең рухын шат кыл, бәндәчелек белән белеп яки белмичә кылган гөнаһларын кичер, яткан җирен нурлы кыл, догаларыбызны кабул ит!
Шаһгали төрбәсе каршында, тарихи мәчет белән ике арада, 2022нче елда Сөембикә ханбикәгә һәйкәл куелган. Аның алдына – «Казанская царица Сююнбике» дип, гарәп хәрефләре белән «Казан ханбикәсе Сөембикә» дип язылган. Арткы ягында исә, зур гына текстта, «Вошла в историю как символ жертвенности во имя своего народа», дигән сүзләр дә бар. Бу чыннан да шулай! Сөембикә ханбикә ул – татарның әле һаман тоткынлыкта булган азатлык символы, хыялдагы дәүләтчелек билгесе, мәңге әрнүле сагышы, милләтенең тарихи ялгышы...
Сөембикә ханбикәнең эзләре уелып калган, күз яшьләре тамган Ханкирмәндә борынгы тарихыбызны искә төшерерлек тагын ниләр бар? Шөкер, шәһәрдә ике мәчет эшләп тора, алар икесе дә патша заманыннан калган. Татар мәдәният үзәгендә дә ул чорларны хәтерләткән ядкәрләр бар, Касыйм шәһәре дәүләт музеенда да кайбер нәрсәләрне күрергә мөмкин. Светлана һәм Равил Терегуловлар идарә иткән «Татарская сказка» этно-кафесында милли рух бик көчле, шулай ук биредә дини мәҗлесләр, ифтарлар, очрашулар да уздырыла. Патша заманыннан калган, заманча рәвешкә китерелгән бу затлы бинада «Касыйм ханлыгы музее» эшләнеп бетеп ята, татар ханнарының картиналар галереясы да бар. Анда Сөембикә белән Шаһгали рәсемнәре дә куелган, әмма араларында – бушлык... Һәм аңа һәркем үз бәясен бирә, үз мәгънәсен сала... Алга таба бу залларда милләтебезнең бөек һәм фаҗигале тарихына багышланган фәнни җыеннар, күргәзмәләр, китап презентацияләре булачак, ИншәәАллаһ! Һәм без инде аларга чакырулы, милләткә әйтер сүзебез дә бар! Йөз елдан соң Ханкирмәндә Сөембикәнең язмышын кабатлаган, Касыйм ханлыгы белән 70 ел идарә иткән, халкын чукындыртмас өчен ана арыслан кебек көрәшкән Фатыйма Солтан тарихы да өйрәнүне көтә. Касыйм ханлыгының борынгы тарихын өйрәнеп, аны халыкка җиткерүдә без дә үз өлешебезне кертербез, Аллаһ теләсә!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
язучы, тарих фәннәре кандидаты,
«Туган як тарихы клубы» әгъзасы,
Рязань – Түбән Новгород өлкәләре

Комментарии