Елъязмачылар белән очраштым...

Елъязмачылар белән очраштым...

Милләт каһарманнары китап нәшер итә, тарихыбызны яза, гафләт йокысыннан уятырга тели. Алар чыгарган китапларның исемнәре генә дә уйландыра, кулга алуга бу китапның эчендә ни барын бәян итә. «Кыерсытылган миллилек», «Дәвамлы өмет», «Үрләргә үрелгәндә», «Күңелемдә иман нуры»...

Әнә шундый яңгырап торган исемле китапларын күтәреп аларның авторлары Казандагы Миргазыян мәчетенә Аксакаллар шурасы оештырган кичәгә җыелды. Һәркем үз китабын, аның язылу тарихын, китап кадәр китапка тотынырга ни мәҗбүр иткәнен бәян итте.

Әлмәт төбәгеннән килеп, берничә ел элек газетабызның герое булган шәхес, бозлы суда йөзү буенча тимер кеше исеменә лаек булган чемпион, Салкын Алан авылының «Хикмәт» мәчете имамы Илдус Хәзрәт Маликов иң беренче сүзне алып, «Күңелемдә иман нуры» китабы белән таныштырды.

– Шушы китапны язганда үземә дә меңәрләгән китап актарырга туры килде. Күңелемдә гел мең сорау, бәхәс. Хәзер кайберәүләр имамнардан бәлеш имамы дип көлә. Хөсетлек, көнчелек, сатлыкҗаннар каян килә, алар кемнәр? Шул сорауларга җавап табарга тырыштым. Шуны аңладым, болар эт ялкавы белән авыручылар. Менә биредә минем укытучыларым утыра, мәҗлес түрендәге атаклы галимнәр Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, бертуган галимнәр Энгель һәм Индус Таһировлар утырган өстәлгә ишарәләп.

– Татар бик бай тормышта яшәргә тиеш. Ләкин уяу булырга, гафләт йокысыннан арынырга. Менә заманында минем әтиемә колхоз рәисе килеп, бик ашыгыч кирәк иде, дип 20 улак ясарга кушты. Ләкин бу ашыгычлык сүздә генә булган. Әтием ясады, тиз өлгертте. Аннан шул тагараклар ишегалдында йөрергә комачау итеп ике ай аунап ятты. Әтием түзмәде, ат җигеп кайтты да, аларны төяп чокырга илтеп аударды. Татар шундый бәйсез дә, горур да, эшлекле дә булырга тиеш, – дип башлады ул сүзен.

Илдус хәзрәт кешеләрне тәкъвалыкка өнди, үзе дә үрнәк күрсәтә. Авылында ташландык урынны төзекләндереп мәчет коруда башлап йөри, хәзер шунда иманлы бәндәләр катнашында «Бәрәкәтле алан» җыеннары уздыра.

Аксакаллар шурасын республикабызда иң беренчеләрдән оештыручылар Түбән Камада. Аңа инде чирек гасыр. Бүген дә активлыклары белән үрнәк булып торалар. Китап иҗатчылары да анда күп икән. Әнә 62 ел гомерен мәгарифкә багышлаган 89 яшьлек Суфиян абый «Җилкенеп яши күңел» исемле китабын күтәреп килгән. Ә Мансур Ганиевка 75 яшь. Ул дистә еллар дәвамында шаҗәрәләр белән мавыга. 8 авыл метрикасын булдырган инде. Имамнар нәселләрен барлый.

Мин Түбән Камада бер генә тапкыр булмадым. Килә-керешкә аңлата алмый торган хис, бик сирәк урыннарда тоемлана торган татарлык исен тоям мин бу калада. Күпмедер дәрәҗәдә моның серенә төшендем мин бу кичәдә: һәр күзәнәгенә татарлыгын сеңдергән архитектор Фирдәвес Хановның да өлеше бардыр бу мохитны тудыруда. Ул 25 ел Түбән Каманың баш архитекторы булган. Һәр төзелешкә, һәр корылмага татар рухын кертергә тырыштык, дип сөйләде. Әйе, бу бик хак һәм изге гамәл. Һәр йорт ишегалдына, баскыч төбенә күз салуга ук, монда татарлар яши дигән фикер туарга тиеш. Чөнки чын татар булган җирдә тәртип, матурлык, чисталык була.

Түбән Кама шәһәре аксакаллар шурасы рәисе Васил Камалов әнә шундый татар җанлы коллегаларының эшләренә, тормышларына сокланып, һәркайсын яратып таныштырды.

Бу очрашуда сөенеп тә, горурланып та утырдым. Тәкъдим ителгән китапларның авторлары «Безнең гәҗит» укучыларына яхшы таныш. Аларны чын күңелдән, «Безнең гәҗит»челәр, дияргә мөмкин. Әнә һәр саныбызда диярлек төпле фикерләре белән бүлешүче Рәфкать Ибраһимов инде 5 китап авторы икән.

– Мин беренче мәкаләләремне «Безнең гәҗит»кә тәкъдим итеп карадым. Бастырдылар. Иң мөһиме, минем фикерләремне кисмиләр, кыю басалар. Шуннан рухланып китеп менә шулай китап чыгару дәрәҗәсенә җиттем. «Безнең гәҗит» кебек кыю басмалар «Мәдәни җомга», «Звезда Поволжья» гына калды инде, – дип сөйләде ул.

Тагын бер авторыбыз Рәсих Җәләл. Ул 1981 – 1983нче елларда Әфганстан сугышында катнашкан. Авыр яраланып, табибларның берничә ай гомере калган, дигән сүзләрен юкка чыгарып, аякка баскан. Һәм менә шул ялгыш сәясәтне, чын хакыйкатьне «Безнең гәҗит» битләрендә дә, үз китапларында да бәян итә.

– Очрашуларда еш булабыз. Бер мәктәптә бер баланың биргән соравы тетрәндерде: «Сез анда нигә ирештегез? – дип сорады ул. Мин җавап бирә алмадым.

Нигә ирештек соң чынлап та? 18–19 яшьлек сөлектәй егетләрнең тормышлары дәвам итәр иде, без гаиләле, балаларыбыз, оныкларыбыз кала. Ә аларның?.. Алар кем өчен, ни өчен һәлак булды?! Менә шуннан «Киселгән тамырлар» исемле документаль фактларга нигезләнгән китабымны иҗат иттем. Китапларга тотынуымның сере шунда, фронтовик-хезмәттәшләрем белән элемтәдә торабыз, югалткан дусларыбызны да онытмыйбыз. Шундый бер очрашуларның берсендә дустымның энесе абыемның язмышын беләсем килә, үзара очрашасыз да, сөйләшәсез дә, бу онытыла. Шуларны язып калдырсаң иде син, дип сорады. Менә шуннан беренче китабым туды: «Серле юлга сәфәр», аннан икенчесе: «Сындырып сыный заман»...

Газетабызда шигырьләре даими басыла торган милләтпәрвәр шагыйрь Хәмид Вәлиди дә яңа шигырьләрен укыды, китапларын күрсәтте. Анда авторның тел-милләт фаҗигасенә җаны сызлавы чагыла.

Казан аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов та «Безнең гәҗит»челәргә яхшы таныш. Саллы мәкаләләре гәҗитебезнең гел түрендә. Аның яңа китабы «Ирек ирексезлектән яхшырак» дип исемләнгән. Тавышлы китап кебек ул, кулга алуга исеме үк ни турында икәнен кычкырып тора.

Гомумән, кайсы гына китапны алма, аның исеме шундый яңгыравыклы. Монда милләт язмышы, монда милләт фаҗигасе...

Галимнәр Индус һәм Энгель Таһировлар да бер букча китап күтәреп килгәннәр. Алар тарихчы, аларның тормышы, эше шул. Менә аларның эшен, баксаң, милләт дип җан атучы башка аксакалларыбыз да тулыландыра икән.

Әлеге язучылар (әйе, һәвәскәр булсалар да, курыкмыйча шулай дип атый алам) язучы гына түгел, документалистлар, елъязмачылар да. Тыйнаклар да үзләре – сүз куешкандай һәркайсы кабатланды: «Мин язучы да, тарихчы да түгел. Ләкин бүгенге вәзгыятьне тарихка калдырырга теләдем», – диештеләр. Әйе, елъязмачылар таш гасырлардан ук булган. Алар үз чоры вәзгыятен таш кыяларга төшергән. Ә бүгенге аксакаллар шурасы активистлары тәкъдим иткән китаплар да киләчәк тарихын күзалларга, бүгенге сәер чынбарлыкны аңларга ярдәм итәчәк. Килер буыннар бүгенге чор тормышын шушы китаплар, без чыгарган гәҗитләр аша бәяләр. Менә шунда кемнәр нинди бәя алыр, монысы киләчәк хозурында.

Ләкин шушы тарихны язу, дөресрәге аны китап итеп чыгару җиңел түгел. «Китапны язып була, ә менә чыгару...» – дип тел шартлатты иҗатчылар. Бу китаплар авторларның шәхси акчаларына басыла. Әле ярый ла юлыңда алдарнәширләр очрамаса. Әнә Расих Җәләл хәтта полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Рәфкать Ибраһимов китап чыгару нечкәлекләрен, шулай ук безнең бик актив авторларыбызның берсе булган шәхес, «Мәңге яшисе килә» өлкәннәр клубы җитәкчесе, мәрхүм Рафаэль Сальмушев (сүзләребез ковид алып киткән авторыбызга дога булып барып ирешсен) белән «Сугыш соры балалары» китабын нәшер иткәндә өйрәнеп, үзе дә «кызып китеп», әйткәнемчә инде 5нче китабын күрсәтте бу кичәдә.

«Бу шәхесләр үз акчаларына тарих яза», «Мәдәният министры булган, хәзер президент ярдәмчесе Мединскийның ялган тарихына җавап тәкъдим итә», «Татарны гафләт йокысыннан уятырга, манкортлыктан чыгарырга булыша»... Аксакаллар шурасы активистлары чыгарган китапларны тәкъдим итү кичәсендә катнашкан галимнәр Индус һәм Энгель Таһировлар, Фоат Галимуллин, Хатыйп Миңнегулов, язучы-драматург Данил Сәлихов, Мәскәү кунагы, татар активисты, Татар һәм төрки халыклар милли конгрессы президенты Рөстәм Ямалеев китапларга бәя биргәндә әнә шундый фикерләр җиткерде.

Китап ул гасырларга кала торган елъязма. Шул тарихны язучы фидакарь җаннарга сокланып кайттым. Аларга алга таба да иҗади уңышлар телим. Күңелегезне төшермәгез, сынмагыз, нык булыгыз. Бергәләшеп киләчәкнең күзен ачарбыз, хакыйкатьне табарга булышырбыз.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии