- 10.11.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №44 (8 ноябрь)
- Рубрика: Милләт язмышы
Советлар Союзы вакытында халыклар арасында дуслык һәм тынычлыкка багышланган лозунг һәм плакатлар күп була иде. Андый язуларны биек биналарның түбәләренә һәм олы юллар кырыендагы тау битләрендә әллә кайдан күренеп тора торган зур хәрефләр белән язалар иде. Сугыш пропагандасы тыелган тема иде. Хәзер без шуларның киресен күрәбез. Икенче Бөтендөнья сугышы афәтләрен онытып та бетермәгән өлкән яшьтәге пенсионерларыбыз да үзләренең пенсияләреннән өлеш чыгарып, хәрби хәрәкәттә катнашучыларга ярдәм күрсәтеп тора башладылар. Монысы инде һәр кешенең үз эше. Сәясәтне кем ничек аңлый бит.
Халыклар бердәмлеге көненә багышлап оештырылган чараларда, рус булмаган милләтләрнең Конституциядә бирелгән милли хокуклары тыелган вакытта, бердәмлек, тигез хокуклылык дип сөйләнеп йөреп, үзебезне үзебез алдап яшибез түгелме? Илдә бер генә халык дәүләт төзүче тулы хокуклы булып саналуга карамастан, син дәүләт төзүче түгел дип тормыйлар, башкаларын да хәрби хәрәкәттә катнашырга алып китәләр бит.
Мәктәпләрдә ана телендә укуның тыелуын дуслык, бердәмлек булсын өчен шулай кирәк, дип аңлатмакчы булалармы? Гаделлек булмаган җирдә дуслык та, бердәмлек тә була алмый. Шулай булуга карамастан, куркытылган халык, һаман да болай булып тормас, дип уйланып, вакытлыча гына мондый кыерсытуларга түзеп торырга мәҗбүр.
Хәзерге вакытта безнең халык үзенә кирәк булган, милләткә һәм дингә багышланган мәсьәләләрнең берсен дә үзе теләгәнчә башкара алмастай хәлдә калдырылды. Казанда Җәмигъ мәчете төзеләсе урыны, Русия хөкүмәте җитәкчелеге катнашында оештырылган булса да, Патриарх Кирилл Казанга килгәч, Конституция буенча чиркәү хөкүмәттән аерылган булуга карамастан, мәчет тезеләсе урынны Казан читенә күчерергә әмер биреп киткән, диделәр. Безнең өчен хурлык түгелмени бу?
Казанның үзендә яки башка төбәкләрдә мәчет саласы булганда күп төрле уйлап чыгарылган сәбәпләр белән мәчет салырга рөхсәт ителмәгән очракларның күп булуын күреп торабыз. Казан Кремле сурәте белән акча чыгарыла башлагач, кемнәргәдер ошамыйча, ул да бик тиз генә туктатып калдырылды. Башка милләтләргә карата хөрмәт белән карамау бердәмлекнең булмавын күрсәтүче билге түгелмени?
Конституциядә бирелгән хокукларыбызны таләп итеп митинглар үткәрүләр тыелды. Дәүләтебезне югалтканда һәлак булган милләттәшләребез хөрмәтенә Сөембикә манарасы янына барып дога кылуларга кадәр тыелды. Тигез хокуклылыкны яклап үткәрелгән референдум нәтиҗәләре юкка чыгарылды, Республиканың Дәүләт Советында бәйсезлек турында кабул ителгән Декларация онытылды. Конституциядә бирелгән миллилек хокукларыбызны үтәүләр тыелды. Гомумән, тыелмаган әйбер калмады да бугай инде.
Бердәмлек, дуслык дип буш сүз сөйләнеп йөрүләр белән түгел, кылган гамәлләр гаделлек белән башкарылганда гына,дуслык, бердәмлек, үзара хөрмәтләшеп яшәүләр һәм бердәмлек була алыр иде.
Рәфкать ИБРАҺИМ,
Казан шәһәре
Комментарии