- 10.03.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №09 (9 март)
- Рубрика: Милләт язмышы
1992нче ел. Казан шәһәренең бер клубында мөдир булып эшләгән чагым. Мәдәният һәм сәнгать институтыннан диплом алды практикасына бер төркем студентлар килеп керде. Үзем дә шул ук уку йортын тәмамлаган булгач, алар белән эшләү миңа бер бәйрәм генә. Эш мәйданы зур безнең: берләшмәбезнең җиде тресты, һәммәсенең тулай тораклары бар, кыскасы, кайда клуб, кайда кызыл почмагы, дигәндәй, җиң сызганып, колач җәеп эшлә генә! Һәм эшләнде дә. Егерме студентка үзебезнең һәвәскәрләрне дә кушып, эш тәртәсенә керткәч, ике ай эчендә эшкә җикмәгән бер мәйданчык та калмады. Анда – КВН, монда – осталык бәйгесе, тегендә – спектакль һәм дистәгә якын концерт оештырылды.
Яшь белгечләр арасында төрле милләт вәкилләре бар иде. Һәрберсе үз халкының иң гүзәл, үзенчәлекле сәнгать колоритын күрсәтергә тырышты, милли костюмнарының бай бизәкләре сәхнәне ямьләде. Ничек кенә аермалы булсак та, җыр-моң безне барыбер берләштерә. Мәсәлән, удмуртларның «Эх сез, матур кызлар!» дигән дәртле җыры дүрт телдә башкарылды. Күңелгә иң хуш килгән чыгышлары белән ике башкорт кызы аеруча сөендерде. Берсе моңлы итеп курайда уйнады, икенчесе шул курай көенә өздереп биеде һәм югары осталык белән татар-башкорт җырларын башкарды.
Җырчы кыз Фәйрүзә исемле иде. Беренче күрүдә үк күңелем түрендә сакланып яткан бик кадерле хатирәне уятты ул. Тик башта, кемгә охшатам бу кызны, дип баш ваттым. Аның калын кара толымнары, карлыгач канатыдай кыйгач кашлары, терекөмеш кебек җитез хәрәкәте – бер кешене, ә тавышы, җырлавы гына түгел, сөйләшү рәвеше дә икенче кешене хәтерләтә иде. Ниһаять, бу сер бөтенләй көтелмәгән яктан ачылды. Бер көнне ул кабинетыма керде дә:
– Диләрә апа, сиңа бер үтенечем бар иде, – ди.
– Сөйлә, акыллым, – дидем. Уемда һаман шул сорау – кемгә охшатам?
– Әткәйләрнең кушылуына 25 ел була, кунак җыялар, кайтып килергә иде, – ди.
– Ерак кайтасыңмы?
– Башкортстанның Илеш районы, Тормыш авылына...
– Кем кызы син, акыллым, әти-әниләрең кем? – дим.
– Әткәй – Тормышныкы, Батырҗан исемле, әнкәй Рсай авылыннан, Фәнүзә. Әллә сез дә безнең якларданмы?
– Авылыгызда тагын Батырҗан исемле кеше бармы?
– Әйе, тик ул әле бәләкәй малай...
Йөрәгемнең тибеше колагыма ишетелә башлады.
– Моннан күп еллар элек сезнең авылда әтием Ильясов Муса Идрисович укытучы булып эшләгән иде, – дим.
– Мин беләм бит аны. Аның фотосурәте Кадернең урта мәктәбендә – Почет тактасында бар, – дип әйткәндә, мин күңелем белән Тормыш мәктәбе янына – ерак балачагыма кайтып җиткән идем инде...
– Аһ, үскәнем, – дидем, үземне тынычландырырга тырышып. – Хәзер мин сиңа үзем белән күптән булган бер вакыйганы бәян итәм...
1961нче ел. Әтиләр Тормышка күченеп киткәндә мин Яркәйдә укып калдым. Аннан соң әти мине дә килеп алды. Мәктәп янында кызлар белән таныша торырга калдырды да, үзе уку әсбаплары белән эчкә кереп китте. Шул чак баш очыбыздан ачы итеп чинап бер песи очып китте дә артыбыздагы чирәмгә шапылдап барып төште. Койма башына кунаклаган малай-шалай шаркылдап көлә башлады. Куркыттылар, янәсе! Бер кыз: «Тиле, бу бит укытучы абый кызы!» – дип әйтүе булды, тегеләр саллы гына сүгенеп, койма артына мәтәлеп төштеләр. Хәзер без инде бөгелә-сыгыла көлә башладык. «Кем ыргытты ул песине?» – дип сорадым мин.
– Батырҗан! Авылның бер тилесе бар бездә, – дип җавап бирде баягы кыз.
Чәчү бәйрәме җитте. Авыл яшьләре башта әти язган пьесаны уйнадылар, аннан концерт өлеше булды. Үземнең шигырьләрем белән мин дә катнаштым. Пьеса барганда – пәрдә артында, концерт барганда сәхнәгә чыгып, сөйкемле генә, миннән олырак бер малай баянда уйнады. Әтидән, кем ул, дип сорагач, «Батырҗан», – диде. Без ул концертны Кадер Сабан туенда да куйдык. Шунда мин үземә сәер кызыксыну белән баянчы малайны күзәттем...
1965нче елда әти Ирмәш башлангыч мәктәбендә укытты. Мин алтынчы сыйныфта интернатта яшәп укыдым. Бүлмәдәшем Фәнүзә Рсай авылыннан, сигезенче сыйныфта. Ул – татар классында, мин урысныкында. Ә безнең урыс теле һәм әдәбияты программасы бер тирәдә бара. Фәнүзәгә урыс теле авыррак бирелә, шуңа күрә аның иншаларын мин язып бирәм. Ул үзе каядыр чыгып китә дә, тумбочка өстендә яткан әзер язмага гына кайтып керә.
Ялт иткән аяз көн иде. Бакчада йөреп керим әле дип, ишегалдына чыктым. Капка төбендә Фәнүзә бер егет белән черкелдәшеп тора. Мине күрде дә яннарына чакырып алды. «Ай-яй, шәп егетне эләктергән!» – дип уйлап куйдым мин. Алай дисәң, алар икесе дә һинд киносы артистларыннан да чибәррәк. «Шушы кыз инде мине гел «выручать» итә, ату ул сочинениеләрне мәңге дә яза алмаган булыр идем. Синең янга да чыга алмас идем», – дип, Фәнүзә егетнең иңенә назлы гына сарылып алды.
– Батырҗан, – дип кулын сузды егет.
– Диләрә, – дип кулымны бирдем мин... Аның кайнар учында минем бармакларыма энәләр кадалган кебек, ток суккан кебек булды: «Бу егетне күргәнем бар бит минем!»
– Мин сине элегрәк күрәнем юк иде микән? – дип сорамасынмы үзе!
– Белмим шул, – дим, каушаган тавышым белән. – Сез кайсы авылдан соң?
– Тормыштан. Монда механизаторлар училищесында укыйм, – ди бу.
– Тормышта әти укытып алган иде. Мин анда каникулларда гына булдым.
– Син бит Муса абый кызы! Хәтерлисеңме, концертта син шигырьләреңне укыдың, мин баянда уйнадым... Үскәнсең!..
Бу сөйләшү шактый барыр иде әле, мин елмаеп кына куйдым да, саубуллашып, бүлмәмә ашыктым. Үскәнсең, имеш. Ә үзе – нинди егет булган! Шуннан соң Фәнүзә: «Батыр бирде», – дип, миңа шоколадлар, ирис-монпасье конфетлары, чикләвекләр алып керә башлады. Мин дә Фәнүзәнең сочинениесен ниндидер рәхәтлек кичереп, әйтерсең лә аның өчен түгел, Батыр өчен яза башладым...
Бу уку елы шулай тәмамланды. Без авылларыбызга кайтып киттек. Җәй буе үз маҗараларыбыз белән әвәрәләнеп яшәдек тә, кабат көз җитеп, яңа уку елы башланды.
Мин – җидегә, Фәнүзә тугызга килдек. Сагынылган. Туганнарча сөенешеп күрештек. Бездә балалар музыка мәктәбе ачканнар – мин фортепиано классына язылдым. Өченче класска – пионервожатый, үзебездә Тимур отряды командиры итеп сайландым. Мәктәптән басуга чыгып, мәк, чөгендер җыеп колхозга тапшырабыз. Район үзәгендә бушлык бар иде, шунда булачак парк өчен агачлар утырттык. Кыскасы, баштан-аяк мәктәп тормышында кайныйбыз. Тагын иншалар тарихы башланды. Поэмалардан да бер үк өзекләр ятлыйбыз. Ләкин кызыкайның күңеле һаман «свиданиедә». Көзге каршында бераз бөтерелә дә, чыга да кача! Минем дә күңелдә кырмыскалар кымырдаша башлады. Түзмәдем, бер күрергә зар булып, мин дә чыгып киттем.
Алар монда! Батырның ялтырап торган велосипеды рәшәткәгә сөялгән. Каушамаска тырышып исәнләштем дә: «Батырҗан абый, велигыңда йөреп килим әле, ашыкмасаң», – дип сорарга җөрьәт иттем. Ә ул: «Ал, апаем, ал, рәхәтләнеп йөре! Син кайтмай китмәем бит инде мин», – дип шаяртып та куйды.
Мин аның велигында! Кулларым чытырдатып ул тоткан рульләргә ябышкан. Иелеп, рулен үбеп алыр идем, мәтәлеп капланырмын дип куркам. Авылны чыгып, болынга төшеп киттем. Сахра! Юл буендагы зәңгәр чәчәкләргә карап, үземне җитен басуында дип хис итеп, урысча «Лен» дигән җырны акырып җырлап барам. Анда шундый сүзләр бар:
Лен, лен, лен – кругом цветущий лен!
А тот, который нравится –
Не в меня влюблен!..
Арып-талып бетеп кайтарып бирдем мин Батырҗанга тимер атын. Ишегалды эскәмиясендә утыралар, җаныкайларым, мине көтеп...
Аларның мәхәббәте дәвам итте, минем – укуым, дигәндәй, ул арада көз дә үтеп китте. Чаңгылы-буранлы кышны да озатып, яңа хисләр, яңа балкышлар белән яз җитте! Кемдер коридорда: «Базыда боз кузгалган!» – дип хәбәр салды. Фәнүзә белән без дә Базы елгасы күперенә ашыктык. Андагы тамаша, чыр-чу: Йонны авылы ягыннан бала-чага боз өстенә учаклар ягып җибәргән. Су буенда безнекеләр маташа. «Сиреньнәр хуш исләр тарата» дигән җырны үзәк өзгеч итеп җырлап училище егетләре күренде. Уртада баяны белән Батырҗан килә. Күпер уртасына җиттеләр дә Батыр «Аллария-ләрия» көен уйнап җибәрде. Китте бию, китте такмак – яшьләр кара-каршы сиптерә генә. Мине дә түгәрәккә тартып керттеләр. Менә берәүнең:
Алма бит ул ал да була,
Сары, яшел дә була;
Мәхәббәтнең иң татлысы
Тиле яшьлектә була.
Аллария-ләрия, гөлләрия-ләрия,
Тимәгез кеше ярына – булсын ияләренә! – дип җырлавы булды, колакларыма кадәр кызарып, биюдән атылып чыктым да, йөгерә-йөгерә кайтып киттем. Йөрәгемә ук кадап, хисләремне фаш иттеләр кебек тоя идем үземне.
Әниләр, уку елы тәмамлангач, Казанга күченәбез дип план кора башлады. Мин моны Фәнүзәгә сөйләдем, ул Батырҗанга әйткән. Интернатның балконында яшелләнеп килгән язгы матурлыкка хозурланып, шигырь язып утыра идем, Фәнүзә йөгереп керде дә: «Диләрә, сине Батырҗан чакыра», – дип, җитәкләп үк алып чыгып китте. Соңгы вакытта, барыбер китәбез, дип, күзенә чалынмаска тырышып йөри идем. Янына килдек. Батырҗан назлы карашы, йомшак, ягымлы тавышы белән:
– Китәсез икән дип ишеттем, апаем. Фәнүзә апаң белән безгә бик булышкан идең, шуңа истәлегем булсын дип, үзеңә шушы ефәк яулыкны бүләк итәсем килде, – дип, иңнәремә зәңгәр косынка салды. Аның куллары кагылуыннан кып-кызыл булдым. Тез буыннарым тезгененнән ычкынып, сыгылып төшмәсәм ярар иде дип, көчкә үземне контрольдә тоттым. Күңелем тулып, күз яшьләрем сытылып чыкты. Мин, гаепле кеше сыман, Фәнүзәгә карадым – ул елмаеп кочып алды. Ә Батырҗан икенче кесәсеннән кызыл косынка чыгарып: «Монысы сиңа, матурым», – дип, Фәнүзәнең иңнәренә салды. Мин ихлас күңелемнән рәхмәтемне әйтеп, йөгереп киттем дә, кереп, мендәремә капланып үксеп-үксеп еладым. Тәүге мәхәббәтнең ачы да, татлы да булган беренче кайнар яшьләре иде ул!..
– Менә, Фәйрүзә, сөйләп бетердем мин сиңа үземнең мәхәббәт кыйссасын. Иртәгә мин сиңа ул косынканы алып киләм. Мин аны 1967нче елдан бирде ядкарь итеп сакладым. Синекеләр микән ул вакыйганың геройлары? Моны белер өчен, косынканы алып кайт та, алларына җәеп сал – ни әйтерләр?! Танысалар – үзләренә миннән сәлам әйт. Алар булмаса, икебез арасында калыр бу сер...
P.S. Әйе, дусларым! «Тормыш куласа, әйләнә дә бер баса», дигәндәй, Фәнүзә белән Батырҗанның йөрәк җимешләре – Фәйрүзә, минем мәхәббәт кайтавазы булып, 25 елдан соң каршыма килеп басты. Һәм ничек кенә әле! Кулларында бер каклаган каз, бер банка башкорт балы белән! Булмас димә, дөнья бу.
Диләрә СӘРВӘРТДИНОВА,
Казан шәһәре
Комментарии