Тарихи ядкарьләр сагында

Тарихи ядкарьләр сагында

2023нче елны Русия Федерациясе Президенты үзенең яңа Указы белән Русиядә традицион рухи әхлакый ядкарьләрне саклау елы итеп игълан итте. Татарстанда бу ел Татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау елы дип аталды.

«Тел – ананың баласына биргән иң кадерле бүләге», ди халык. Нишләп соң әле әниләребез биргән шул кадерле бүләкне чит кавемнәр теленә алыштырабыз? Сәбәбе нидә? Сәбәбе – гаилә йолаларын, гореф-гадәтләрен, әдәп-әхлак кануннарын үтәмәүдә.

Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы үткәргән барлык чаралар татар телен, мәдәниятен, аның асыл сыйфатларын саклап калу максатыннан башкарыла. Бу оешмада бөтен җаны-тәне белән милләтенә тугры милләтпәрвәрләр генә хезмәт куя.

Яшел Үзән районы җирле «Ак калфак» оешмасында шундый шәхесләр эшли. 2014нче елда үз эшен башлаган бу оешма татар халкы өчен бүген чиксез күп эшләр башкара. Аның җитәкчесе Гөлинә Саттарова. Бу елның «Педагог һәм остазлар» елы икәнен дә истә тотсак, Гөлинә ханымның нәселе тирәнгә, педагоглар нәселенә барып тоташа. Гөлинә ханым Яшел Үзән районы Усаклык бистәсендәге С.К. Гыйматдинов исемендәге гимназиянең директор вазифасын башкара. Гимназиядә телгә, гореф-гадәтләргә зур игътибар бирелә. Мультилингваль укыту һәм тәрбия дигән проект тормышка ашырыла. Балалар татар, рус, инглиз телләрен камил белә. Үтә дә җаваплы дәүләт хезмәте булуга карамастан, иҗтимагый хезмәтне дә күпләргә үрнәк итеп алып бара. Мин, Гөлинә ханым белән очрашкан саен, аның нәзакәтле, зыялы булуына сокланам.

Яшел Үзән районында күп милләтле халык яши. Барлык «Ак калфак» бүлекчәсендәге халык милләт җанлылар. Миңа Норлат авылында үткән «Тарихи ядкарьләр сагында» дип аталган фестивальдә булырга насыйп булды. Бу авыл очраклы гына сайланмаган икән. Норлат авылы Ак калфак оешмасы җитәкчесе Роза Ягудина үтә дә тырыш, зыялы ханым халкым өчен бик күп эш башкара. Бу чараның да башында Роза ханым тора. Шул чарадан алган тәэсирләремне сезгә дә җиткерергә булдым. Бирегә бу көнне 12 авылның ак калфаклылары килгән иде. Алдан искәртеп куйыйм әле, күрсәтелгән йола-уеннарның барысында да өч буын бербөтен булып чыгыш ясады. Алар авыл кешесенең бетмәс мәшәкатьләреннән арынып, репетицияләргә кереп, борынгы гореф-гадәтләрне, йолаларыбызны өйрәнеп, тутыкмас ядкарьләрне халыкка җиткерде. Алып баручы Хөршидә ханым һәм Роза ханым халык мәкальләре белән кичәнең максатын әйтеп башлап җибәрделәр. Сәхнә чарага туры китереп бизәлгән. Кичә «Исәнмесез, Аллага шөкер!» җыры белән башланып китте. Менә сәхнәгә Галия абыстай чыгып, «Фатыйха» сүрәсен, Коръән аятьләрен укып, чарага хәер-фатихасын бирде. «Яшь йөрәкләр» төркеме һәм Гөлчәчәк ханым бик матур итеп татар халык җырларын башкарды. Сәхнәгә күтәрелгән өлкәннәрнең күбесе намаз, мәчет әһелләре. Әмма алар белә: гасырлардан килгән гореф-гадәтләрне яшь буынга сеңдермәсәк, мирас итеп тапшырмасак, буыннар чылбыры өзелеп, милләтебез төпсез упкынга очачак.

Норлат авылында үткән чараның уңайлыгы шунда ки, киенеп-чишенеп, авылдан-авылга йөрмичә, вакытны отып, нәтиҗәдә без күбрәк гореф-гадәт, йола-уеннарны өйрәнеп, язып алып, «артистлар» белән аралашып әңгәмә кордык, оештыручы һәр авылның «Ак калфак» оешмасы җитәкчеләренә рәхмәт укыдык.

Нәни кызның «Кәрия-Зәкәрия» җыры безне бала чакка алып китте. Укытучылар бу җырны – безгә, ә без укучыларга өйрәттек. Җыр шулай киләчәк буыннарга да барып җитәр, иншаллаһ!

Әйшә Һәм Мулла иле авыллары «Аулак өйгә» җыелды. Монда алар җырлап-биеп күңел ачып, кул эшләре белән мәшгуль булды. Кызлар бер-берсеннән шәл бәйләргә өйрәнде. «Кәләпүш», «Парлы уен», табышмак әйтешеп уйнадылар. Җәза үтәүче әкият тә сөйләде, әтәч булып та кычкырды, җырлап-биеп тә алдылар. Сәхнәгә менеп үземнең дә биисем килеп китте.

Усаклык бистәсе ак калфаклылары бәбигә исем кушу йоласын күрсәтте. Имам бәби колагына «Алмаз» дип исем кушты. Алмаз бай дигән мәгънәне аңлата. Бәбигә киленнең әнисе гаилә ядкаре – сарык йоныннан сырган юрган бүләк итә. Сабыйга шундый юрган файдалы, ди. Кодагый бишек җыры көйләп бәбине йоклата.

Баланы мунча кертү йоласын Танай авылы ак калфаклылары күрсәтте. Һәр чарада өлкәннәр янәшәсендә балалар, алар әби-бабай нәсыйхәтен тыңлый, күңеленә сеңдерә. Бәби мунчасының төтене бөтен авылга таралып, яңа энергия биргән, чөнки мунчага балага теләкләр тели-тели җиде төрле утын ягылган. Мунчага су ташу да бәйрәмгә әверелгән. Чишмә суы чайкалып түгелмәскә тиеш, юкса сабый бәхете түгелеп-чәчелә. Чиләк-көянтә белән су ташу – үзе сәнгать. Ул гәүдәнең зифалыгын саклый. Күкрәк сөте белән уып, бала аркасындагы кылны чыгарганнар. Кыл чыгып беткәч, бала тынычлана. 40 көн булгач, «Кулһуаллаһ»догасын укып, баланы бал-май салып 40 кашык су белән коендыралар. «Суы сарыксын, үзе калыксын, бер кулы майда, икенчесе балда булсын», – дип такмаклаганнар. Баланы өлкәннәрнең догалары, йолалары саклый.

Күгеш авылы ак калфаклылары «Тегәч ясау» йоласын күрсәтте. Шулай ук онытылып бара торган йола. Бик оста иттереп, кич утырып, балалар белән бергә үткәрделәр.

Күгәй авылы «Орлык чыгару» йолаларына тукталды. Сәхнә тутырып бик борынгы йоланың барлык өлешләре уйланылган иде. Хәтта кружкалары, ипи кисүләре, азык төенчекләре дә искиткеч иде.

Акъегет авылы «Кияүгә чыга торган кызга бирнә әзерләү» йоласын күрсәтте. Бирнәне ничек әзерләргә, буыннан буынга күчә торган кадерле әйберне ничек сакларга, аны кемгә тапшырырга кирәклеген әбисе кызына ныклап аңлатты. Ничә мендәр, юрган кирәген, кияүнең өен ничек киендерергә кирәклегенә төшендерде.

Норлат авылы «Сабан туй батырына сөлге чигү» йоласын күрсәтте. Яшьләр белән бергә утырып сөлге чиктеләр. Аны батырга бүләк иттеләр, ул аны үз баласына тапшыра. Гөлназ ханым бик матур итеп «Чабата» биюен башкарды.

Олы Ачасыр авылы ак калфаклылары, бүгенге вәзгыятькә дә тәңгәл китереп, «Утырма утырып солдатка әйберләр җыю» йоласын күрсәтте. Яу кырындагы егетләребез, улларыбыз өчен күңелләр сыкрап калды.

Бакырчы авылы күрсәткән «Яңгыр теләү» йоласында Хаҗәт, Истихат намазлары укылды, ботка пеште. Шулай яшь буын да катнашты.

Юынчы авылы «Корбан чалу» йоласының барлык нечкәлекләрен күрсәтте.

Һәр авылның да күрсәткән йола бәйрәмнәре яшь чакларга алып кайтты. Әйе, без бәләкәй чакларда өлкәннәр борынгыдан килгән йолаларны, шөкер, безгә тапшырганнар, ә без аларны киләчәк буынга түкми-чәчми тапшыра алсак иде.

Яшел Үзән районы «Ак калфак» оешмасының тагын бер үзенчәлеге бар. Анда «Күрше хакы, тәңре хакы» дигән проект эшләп килә. Шуңа да Кайбыч районы «Ак калфак» оешмасы кунакка килгән иде. Оешма җитәкчесе Җәмилә ханым җитәкчелегендә үзләренең дәртле, нәзакәтле биюләре белән әсир иттеләр.

Бәйрәмдә «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе хөрмәтле Кадрия Идрисова да катнашты. Ул һәрбер чыгышны аерым-аерым анализлап, югары бәя бирде һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Тәтеш, Чүпрәле, Биектау, Балтач «Ак калфак» оешмасы җитәкчеләре үзләренең җылы фикерләрен җиткерделәр.

«Нигә кирәк йолаларны, гореф-гадәтләрне белү?» – дияр кайберәүләр, ирония белән. Алар безгә әти-әнине үз урынына куярга, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтергә, килен-кайнана мөнәсәбәтен яхшыртырга, гаиләләрнең нык булуына өнди, ятим балаларны, картлар йортларын булдырмаска өнди. Татар хатын-кызлары элек-электән белемгә омтылган, шуңа да бик тәрбияле, алдынгы карашлы булганнар. Илебезнең ныклыгы да хатын-кызның югары тәрбияле, итагатьле булуында.

Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Балтач районы, Шубан авылы

Комментарии