Аптыраш

Казан шәһәрендә бер атнада дөньяга килгән сабыйларга шундый исемнәр кушканнар: Рамир, Феликс, Эльзира, Сальмина, Мияна... Күпчелеге үзебезнекеләр һәм катнаш никахтагылар. Бу кемнәрне үзебезнең хәзрәтләр дә беләдер әле. Гөнаһысына кермим. Шулай да рас булырга мөмкинлеге бар бит аның. Затсыз исемнәр ягыннан да илаһи зур уңышларга ирешә башладык. Арттырып җибәрә-җибәрә. Әллә Аллаһыбыз, әллә ахмаклыгыбызмы? Кешеләр эшенә тыгылма дип боерган иде миңа шагыйрь Сибгать ага Хәким, үзенең улының исемен телгә алып. Тыңламадылар мине. Советлар вакыты. Советча гына балкы. Башкача ярамый. Хет үл, егыл. Исемнәрнең яманнарын кушу СССРда башланды, хәзер дәвам итә. Өлгерешләр дә шәп, дингә кайту чоры. Һәр яктан камиллеккә ирешү мөмкин түгел түгелен. Шулай да бер тамчы гына булса да буладыр бит инде, җәмәгать. Әллә инде кечкенә балага бата, диләрме. Әллә уйлана белергә омтылу да калмады инде кайбер кемсәләрдә. Әллә кесәләрдә сәмән азлыгы этәрәме? Әллә тегеләр өчен бар тырышлыгыбыз китә? Күпчелек өчен. Аптыраш. Үзегезнеке ничек, дигәннәргә – имәннәрдәй. Петр беренче кистергән имәнлекләрдәй. Аңлаганга. Аңлау өчен башны каядыр бәрә-бәрә еларга кирәк.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии