Милли шура утырышы: күчтәнәчкә – чәкчәк һәм... яшерен резолюция

Милли шура утырышы: күчтәнәчкә – чәкчәк һәм... яшерен резолюция

Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтае җыелыр алдыннан, кайбер телеграм-каналлар Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев икенче срокка сайланмыйча, РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин кураторлыгында Донецк һәм Луганскины төзекләндерү эшенә билгеләнергә мөмкин дигән фараз чыгарган иде. Китмәде, милләте белән калды Васил Габтелгаяз улы. 2нче август көнне корылтайның пленар утырышында бертавыштан кабат Милли шура рәисе итеп сайланды ул. Аның кандидатурасын тәкъдим иткән очучы, Русия Герое Дамир Йосыпов: «Мин пилот һәм күп вакытым очышларда үтә. Ләкин Васил Гаязовичның очу вакыты минекеннән дә артып китә. Бу аның күпме эшләгәнен күрсәтә», – дигән дәлил китерде. Башка кеше тәкъдим дә ителмәде.

МИЛЛИ ШУРА НӘРСӘ ЭШЛӘГӘН?

Икенче срокка сайланыр алдыннан, Васил Шәйхразыев Милли шураның үткән биш ел эчендә башкарган эшләре буенча хисап тотты. Хәер, үзенә кадәр эшләгән коллегаларының эшләрен дә әйтергә онытмады. Бөтендөнья татар конгрессы оешуга быел 30 ел. Корылтай шул түгәрәк датага туры китереп оештырылды. «1992нче елда беренче җитәкчесе итеп сайланган Индус Таһиров җитәкчелегендә 10 ел дәвамында конгрессның нигезе тупланды. Дөньяда сибелеп яшәүче милләттәшләребезне барлау һәм берләштерү, татар халкының идеологик нигезен булдыру, конгрессның эш формаларын оештыру, федераль һәм җирле органнар белән хезмәттәшлек юлларын табу – болар барысы да шул чорның казанышлары. 1996нчы елда чит илләрдә күчмә утырышлар уза башлады», – дип санап китте Васил әфәнде. Корылтайның беренче көнендә Индус әфәнденең үзе белән сөйләшкән идек. «Кайсы төбәккә – машинада, кайсына – самолетта, кайсына поездда бардык. Җитәкчеләр янына кереп, үзебез турында, татарлар турында сөйли идем. Төбәкләрдә Сабан туйларын оештыруны да без башлап җибәрдек, ләкин ул төп юнәлеш булмады», – дип искә алды Индус әфәнде. Ә менә 2002нче елда җитәкче итеп билгеләнгән Ринат Закировның төп казанышы – конгрессны Сабан туйлары оештыра торган оешмага әйләндереп калдыру, дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Васил Шәйхразыев милли бәйрәмнең Русия күләмендә һәм чит илләрдә зурлап уздырыла башлавын шушы чорның казанышы итеп билгеләп үтте. Ринат Закиров җитәкчелегендә конгресс башкарган башка эшләрдән Казан югары уку йортларында татар балалары өчен квота булдыру, федераль оешмалар белән хезмәттәшлек, Русиянең тышкы эшләр министрлыгы һәм «Россотрудничество» белән мөнәсәбәтләр оештыру, конгрессның рәсми сайты ачылу, махсус газета нәшер ителә башлау, төрле җыеннар барлыкка килү әйтелде. Ул гына түгел, бүген конгресста эшләүче, ә 2005нче елда Татар иҗтимагый үзәге* рәисе булып сайланган Тәлгать Бариев тәнәфестә аралашканда: «Закиров Хәтер көннәренә кешеләрне китерү өчен автобуслар, аппаратура белән булышлык күрсәтте. Иҗтимагый үзәкнең* бер тиен акчасы юк, шуңа конгресс ярдәменнән башка булмас иде. Бүген мондый ярдәм турында сүз дә була алмый», – дип сөйләде.

Ә инде үткән биш елның төп эш нәтиҗәсе – татарларның гамәл стратегиясе. «Анда милләтнең нигезе, милли үзаңны саклау һәм үстерү мәсьәләләре, татар халкы үсешенең төп юнәлешләре чагылыш тапкан. 2020нче елдан башлап, конгресс эшчәнлеге татарларның гамәл стратегиясе белән тәңгәл килә. Безнең төп максат стратегияне гамәлгә ашыру булып кала», – дип сөйләде трибунадан Васил әфәнде.

Шушы еллардагы зур бәйрәмнәр – ТАССРның 100 еллыгын, быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтүләр дә телгә алынды хисапта. Гәрчә аларны Милли шураның эше дип аерып алып әйтеп булмый. Ә менә 2021нче елда халык санын алу вакытында консультатив-хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан юрист белән килешү төзү – чыннан да Милли шура эше. Юристка ничә мөрәҗәгать кергән, ничә закон бозу очрагы теркәлгән, аларны хәл итә алганнармы – анысы турында сүз булмады.

Татар офислары, һәйкәлләр, элмә такталар ачыла, дип санап китте Васил Шәйхразыев. Ул шулай дип хисап тотканда милләт җырчысы Вафирә Гыйззәтуллина искә төште. 11 ел (!) үзе артыннан йөргәннән соң, укучылары аша бер депутатка чыгып кына, узган елның сентябрендә ниһаять әнисенә элмә такта куйдыруга ирешкән иде җырчының кызы Камилә ханым. Куелмаган һәйкәлләр дә, саный китсәң, шактый җыела...

МИЛЛИ ШУРА НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ ТИЕШ?

Васил Шәйхразыев киләчәктә эшлисе эшләрне дә әйтеп китте. Мәсәлән, конгресста дин әһелләре белән эшләү бүлеге булдырырга тәкъдим итте. Бу милли рухны күтәрергә дә ярдәм итәр иде, диде. Президент Милли шура алдына максат куйган – татар атында Казаннан Алтайга хәтле сәфәр кылырга. Эшлисе эшләр моның белән генә чикләнмәс, шәт.

Бөтендөнья татар конгрессының һәм аның эшче органы Милли шураның татар милләтен тәкъдим итәрдәй бердәнбер иҗтимагый оешма булып калуын искә алып, әллә бурычлар тезеп китәргә булыр иде бу бүлектә. Ләкин хыялый түгел, реалист булырга кирәк. Бүгенге шартларда Милли шура да, хәтта Татарстан Республикасы да чиста татар телендә укыта торган урта мәктәп булдыра алмый (ә без әле һаман да милли университет хыялы белән яшәгән булабыз). Ә менә татар теленең статусын күтәрү мәсьәләсе белән чыга һәм аны резолюциягә кертә ала иде. Башкорт Корылтае башкорт теленнән бердәм дәүләт имтиханы биргән балаларга җирле вузларга кергәндә өстенлекләр бирү тәкъдимен федераль үзәккә җиткерде бит. Шулар үрнәгендә Татарстан Дәүләт Советына мөрәҗәгать әзерләргә, аннары аның федераль үзәккә закон проекты булып китүен контрольдә тотарга булыр иде. Булмады, кермәде резолюциягә.

Хәзер ата-аналар белән эшләү бик мөһим, дип кабатлыйбыз. Мәктәптә баласының туган тел буларак нинди тел укыйсын да алар сайлый. Шуңа күрә бүген ата-аналар белән үтемле итеп эшләү, аларга аңлату эшләре алып бару да конгресс башкара ала торган нәрсә. Бу гамәл әлегә тыелмаган бит.

Юрист ярдәме күрсәтү дә җанисәп белән генә тукталмыйча, ел әйләнәсе алып барылса, шулай ук конгрессның «менә бит» дип төртеп күрсәтә ала торган бер эше булыр иде. Татарның хокуклары халык санын алганда гына бозылмый. Мәсәлән, кайдадыр ата-ана туган тел итеп татар телен сайлап та, мәктәптә мөмкинлек юк дип, аның теләген кире каксалар, татарның хокукын яклап бара алырдай бер оешмасы да юк. Прокуратурага рәсми шикаять язу да әлегә тыелмаган. Конгресс бу эшне дә оештыра алыр иде.

Күпләр әйтмешли «Сабан туен оештыручы орган гына» булып калганда да, яхшыртасы эшләр җитәрлек әле конгресска. Милли бәйрәм Татарстан авылларында – гаилә белән җыелып карый торган концерт, ә чит төбәкләрдә милләтләр дуслыгы бәйрәменә әйләнеп калды. Татарлыгы җуелды. Хәер, Милли шура бу юнәлештә эшләргә җыена. Әле ярый Татарстан Президенты Сабан туйларына милли үзенчәлекне кайтарырга дигән йөкләмә биргән.

МИЛЛИ ШУРА НӘРСӘ ЯШЕРӘ?

Милли шура элекке составта пленар утырышка бер көн кала, ягъни 1нче август көнне җыелган иде. 75 әгъзаның 55е өстәл артында утыра дип санадык. Съезд кабул итәргә тиешле резолюция проекты белән алар да танышмаган булып чыкты. Чөнки аны таратмаганнар. Һәм бу хәл ике генә кешене борчый булып чыкты. Башта галим Дамир Исхаков сүз алды:

– Җәмәгать, йоклап утырмагыз, сез – идарәче орган. Милли шура әгъзасы буларак, мин әле һаман да резолюция проектын һәм уставка кертәсе үзгәрешләрне күрмәдем.

Тулы картинаны күзаллау өчен, сөйләшүнең бер өлешен ничек бар – шулай бирсәк, дөресрәк булыр.

Васил Шәйхразыев: «Без уставка үзгәреш кертмибез. Ул көн тәртибендә дә юк. Резолюция дә көн тәртибендә юк. Ләкин без резолюцияне ясап бетерербез, бүген проектын бөтен кешегә җиткерербез».

Дамир И.: «Аны съезд караганчы башта проектын Милли шура карарга тиеш түгелме икән?»

Васил Ш.: «Президент указы нигезендә оештыру комитеты бар. Шуңа күрә ул тәкъдим итәчәк».

Дамир И.: «Съездны алып баручы төп орган – Милли шура».

Васил Ш.: «Съездны алып баручы – президиум һәм аның рәисе».

Дамир И.: «Димәк, без «не у дел» булып чыгабыз инде, шулай бит?»

Васил Ш.: «Юк, сез «у дел».

Бу диалогка Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла кушылды: «Проект кайчан тәкъдим ителәчәк соң безгә?»

Васил Ш.: «Хәзер ясап бетергәчтен әйтербез».

Ркаил З.: «Ничек ясап бетергәч? Без бит аңа ниндидер төзәтмәләр кертергә яисә килешмәскә мөмкин. Көне килеп җиткәч резолюция проектының һаман әзер булмавы сәер».

Васил Ш.: «Юк, монда бернинди сәерлек юк. Әгәр дә без биш ел буена эшләп, Милли шураның төп эшен съезд килеп җиткәч резолюция генә карау дип әйтсәк, ул дөрес түгел. Резолюцияне без съездда төпләп кабул итмәячәкбез. Без аны проект итеп бирәбез һәм ике атна эчендә бөтен булган тәкъдимнәрне җыеп, карап резолюцияне кабул итәчәкбез».

Ркаил З.: «Ә ике атнадан соң съездның резолюциясен ничек кабул итеп була соң аны? Съезд таралган була бит инде. Һәм оештыру комитеты кемнәрдән гыйбарәт ул?»

Васил Ш.: «Президентның указы бар. Мин оештыру комитетының рәисе. Комитетта шулай ук Ирада Әюпова, Данис Шакиров, Илшат Әминов, Сергей Иванов, Марат Садыйков кебекләр бар».

Ркаил З.: «Аңлашылды бу».

Дамир И.: «Васил Гаязовичның чыгышларында төрле фикерләр ишетелде. Шул исәптән – сәяси. Әгәр дә без съезддан соң резолюцияне кабул итсәк, арткы число белән була инде бу, анда теләсә нәрсә, безнең белән килештерелмәгән әйберләр керергә мөмкин. Шуңа күрә резолюция проектын безгә башта нык итеп тикшерергә кирәк. Аның нигезе булырга тиеш. Без нигезен кабул итсәк кенә аңа өстәмәләр кертергә була. Ә нигез, кызганычка, бүгенгә юк».

Әлеге сөйләшү шуннан арыга китмәде, Васил әфәнде «проблема юк» дип түгәрәкләп куйды. Дамир әфәнде проект белән танышканнан соң, ике атнадан җыелырга һәм резолюцияне шул вакытта гына кабул итәргә дигән тәкъдим кертте. Ләкин резолюция икенче көнне пленар утырыштан соң ук кабул ителде. «Күпчелек тавыш белән», – диде Васил әфәнде, санап тормый гына. «Каршы» дип күтәрелгән кулларны әйтеп тормады, ә андый тавышлар ишетелде. Резолюциядә татар өчен әһәмиятле булырдай мәсьәләләр, шул исәптән бу язмада телгә алынган тәкъдимнәр урын алмаган, аның каравы Владимир Путинның Украинада алып барган гамәлләрен хуплау турында пункт бар. Һәм бу – бөтен татарлар исеменнән кабул ителгән резолюциядә. Андый җөмләнең булачагы турында алдан билгеле иде. Шуңа күрә Дамир Исхаков, Ркаил Зәйдуллалар «проектны күрәсебез килә» дип әйтеп карадылар да инде. Васил Шәйхразыев нәрсәгә «әлегә әзер түгел, әзер булгач таратырбыз» дигәндер, оештыручыларның кайберләре ул вакытта ук «проект әллә кайчан әзерләнде инде» дип сөйләп торды. Нәтиҗәдә, аның тексты делегатларга пленар утырыш башланыр алдыннан гына таратылды, яхшылап танышу мөмкинлеге дә бирелмәде.

«Резолюция кабул ителде», – дигәч, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова протест йөзеннән корылтайны ташлап чыгып китте. Ул ишеккә таба юнәлгәндә, Васил Шәйхразыев: «Бергә булыйк, бердәм булыйк! Безнең көч – бердәмлектә. Күчтәнәч итеп һәрберегезгә чәкчәк бирәбез», – дип сөйләп калды...

 

Үзбәкстанның татар һәм башкорт аксакаллары шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин Казан үзәгендәге Бауман җәяүлеләр урамына Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев исемен бирергә тәкъдим итте. «Татарны кем танытты, конгрессны кем төзеп бирде? Минтимер Шәймиев. Казан урамнары исемнәрен карап чыктым, анда Кирпичный урамы да, Силикатный урамы да бар. Үзәктә Бауман урамы – кем белә аның кем икәнен? Беркем белми. Грозныйда – Путин урамы, Казанның үзендә Нурсолтан Назарбаев урамы бар. Икесе дә исән. Ә нигә безнең президентыбызга урам булмаска тиеш?!» – дигән сүзләрен пленар утырышка җыелган катнашучылар алкышларга күмде.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Татар иҗтимагый үзәге* – Русиядә экстремистик дип табылды һәм эшчәнлеге тыелды.

Комментарии