- 23.03.2026
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2026, №03 (март)
- Рубрика: Көн сулышы
яки «Почет тактасын» укыганда
Халык телендә «Почет тактасы» дигән бер гәҗиттә «Мин татар дип горур басып торам...» дигән башисем бар. Шул баш астындагы язмада түбәндәге юллар да бар:
Якын киләчәктә: «Милләтебез горур – тиз бирешмәс!
Көрәшләрдә аның бар хәле.
Бердәм булып сафка басыйк, халкым,
Хәтер бар да халкым бар әле».
Саллы баш астында чыккан мәкаләләргә, гадәттә, бәйләнергә тел күтәрелми. Ләкин мин бәйләним әле...
Яңгыравыклы, күнегелгән канатлы сүзләр, бер калыпка салынган лозунглар колакларга шома керә – моңа совет заманыннан ук өйрәнелгән инде. Андыйларның мәгънәсен уйлап тормыйсың, барган худка «йотып җибәрәсең». Мин дә, колак артыннан гына уздырып җибәргән булыр идем ул шаблоннарны. Ләкин ачу килгән чакта – «почет тактасын» актарып караштыргалап утырганда эләкте шул бу юллар кулыма. Оста язалар да шул, акыллы кешеләр! Бу юлларның авторы белән кызыксынмадым да, ләкин рифмага туры килсен дип, шундый мәгънәсез сүзләр тезмәсе кулланган кешегә (бәлкем ул олуг шагыйрь буларак танылгандыр) рәхмәт хисе урынына нәфрәт туды. Әйе, саллы сүзләр белән лозунглар рәвешендә язу-тантана итү безнең татар шагыйрьләрендә һәм журналистларында гадәти хәл – ул совет заманы йогынтысымы, әллә безнең халыкка хас яраклашу гадәтеме?
Бер бөтен татар милләте язмышы турында язарга алындың икән, уйлый да белергә кирәк бит. Уйлыйсың икән – әйтәсе килгән сүзеңнең мәгънәсен белеп яза да белергә. Сүзнең дә алды-арты булырга тиештер, безне әниләр шулай өйрәтте, бигрәк тә массакүләм мәгълүмат чаралары аша үзеңне танытасы килгәндә?
«Милләтебез горур – тиз бирешмәс!»
Нәрсә бу? Киләчәктә озаклап булса да, урыска бирешергә туры киләчәкмени? Әле хәлебез барында көрәшеп калырга кушасызмы, гәрчә ахыр чиктә бирешергә язган булса да. Мәгънәсез – төшенкелеккә бирелгән күңел чакыруымы бу, әллә чарасыздан күңелләрдә җыелган җан ачысын чыгару алымымы?
«Бердәм булып сафка басыйк, халкым,
Хәтер бар да халкым бар әле»
Бердәм булырга, сафка басарга өнди – һәрвакыт яхшы яңгыраучы, күнегелгән дөрес өндәмәләр – боларга каршы килеп булмый. Әмма дә ләкин, урынсыз кулланганда бик тә мәгънәсез сүзләр. Бигрәк тә «Хәтер барда халкым бар әле», – дигән юлларны күргәч, йөрәк өши. Без татарлар иңде үлем түшәгендә яткан ярым үлеләр – безнең эш майтарырлык көчебез юк – хәтеребез генә калган икән бит. Ә халык дигәнебез, милләт буларак, инде күптән юк – безнең хәтерләрдә генә саклана булып чыга. Менә язганнарның төп мәгънәсе шулай яңгырый кебек тоелды миңа. Бәлки, авторның да шул ук мәгънәне бирәсе килгәндер. Ә сезгә ничек?
Әйе, милләтебез юкка чыгу алдында – бу безнең «тырышлык» нәтиҗәсе. Минемчә, моңа урыс кына гаепле түгел. Көн тәртибендә торган мәсьәләләрне күрмәмешкә салыштык, хакыйкатьне яшердек – алдап күрсәттек. Нәтиҗәдә, мактануга корылган идеологиябез белән милләтне юлдан яздырдык. Ахыр чиктә, гаиләдә ана телендә сөйләшкәндә генә туган телне саклап булуын аңламас дәрәҗәгә җиттек.
Шулай, җәмәгать! «Почет такталары» укып, түрәләргә тәлинкә тотып, дөресен язарга куркып, барып чыктык инде – халыкның күзен бәйләп упкынга этәрдек. Татар тыйнак халык, диләр. Ләкин бүгенге кыланышларыбызга карата, алай димәс идем. Сер түгел – көне-төне мактанабыз бит. «Баланы юлдан яздырасың килсә, аны макта», – дигәннәр. Ә мактанчык берничек тә горур була алмый.
Фоат ЗАКИРОВ,
Татарстан, Арча районы Кәче авылы
Комментарии